Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 94 учащихся |
У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Фронтка открытка" акциясенә кушылдык
05.12.2022
Илебез буенча "Фронтка открытка" акциясе башланып китте. Акциядә 18 яшькә кадәрге яшь егетләр һәм кызлар катнаша ала. Балаларга махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга Яңа ел котлауларын әзерләргә тәкъдим ителде. Әлеге акциягә мәктәбебез укучылары да кушылды.
-
Класс сәгате волонтерлар көненә багышланды
05.12.2022
5 декабрь көнне, Россия президенты В.В.Путинның Указы буенча Рәсәйдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә. «Волонтер» — инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар. Укучыларыбыз бүген класс сәгатендә "Кем ул волонтёр?", "Ул нинди сыйфатларга ия?" дигән сорауларга җавап таптылар.
-
Укучылар "Иң мөhим дəрес"тә белемнәрен арттырдылар
03.12.2022
1 декабрь кәнне, "Үсеш ноктасы" үзәгендә, 5-6 сыйныф укучылары ПАО "Татнефть" уздырган "Иң мөhим дəрес"тə катнаштылар. Бу онлайн дəрестə укучылар экология турында лекция тыңладылар. Ни өчен табигатьне сакларга кирəклеге көнкүреш калдыкларын ничек həм кайда куярга кирəклеге турында фикер алыштылар.
-
О телефоне доверия
02.12.2022
Единый общероссийский телефонный номер «Детский телефон доверия» - 8 800 2000 122. Воспользоваться телефоном доверия могут дети и взрослые, проживающие в населенных пунктах Республики Татарстан. Звонок является анонимным и бесплатным как со стационарных, так и с мобильных телефонов.
-
Мәктәбебез ашханәсе районда 2 урын яулады
01.12.2022
Бүген технологик техникумда уздырылган мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең чираттагы киңәшмәсендә "Иң яхшы мәктәп ашханәсе" конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Үз эшенең профессионалларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тәбрикләде. Ул рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аларның авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар теләде. Мәктәбебез ашханәсе районда 2 урын яулады!
-
Пушкин картасы ярдәмендә укучыларда патриотизм хисе, Ватанга хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү
30.11.2022
1812 елның 12 нче июнендә француз армиясе сугыш игълан итеп тормыйча, Россиянең көнбатыш чикләренә үтеп керә. Рус гаскәрләре французларга караганда өч тапкыр азрак була. 19 нчы гасыр башында Россия империясе һәм аның халыклары зур куркыныч алдында калалар. Франция императоры Наполеон Бонапарт, яхшы коралланган күпсанлы армия туплап, Европада басып алу сугышлары башлап җибәрә. Күп кенә дәүләтләрне үзенә буйсындырып, ул Россия чикләренә якынлаша.
-
Мәктәптә "Татарча яз!" акциясе уздырылды
25.11.2022
25 ноябрь көнне, мәктәбебездә уздырылган "Татарча яз!" татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясендә укучылар, укытучылар, әти-әниләр катнашты. Акциянең максаты - татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту.
-
8-9 сыйныф укучылары өчен бердәм пенсия белеме дәресе үткәрелде
18.11.2022
18 ноябрьдә мәктәбебезнең 8-9 сыйныф укучылары өчен бердәм пенсия белеме дәресе үткәрелде. Дәресне Татарстан Республикасының Актаныш районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Булат Мөзәллиф улы Басыйров алып барды. Белем бирү кампаниясенең максаты: яшьләрдә пенсия культурасы төшенчәсен формалаштыру, шуның белән аларның социаль грамоталылыгын, социаль җаваплылыгын һәм хокукый культурасын күтәрү. Дәрес барышында укучылар булачак пенсия хокуклары, хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыру һәм идарә итү мөмкинлекләре, социаль түләүләр һәм пособиеләргә хокуклар турында белделәр, пенсия законнары һәм Россиядә пенсия белән тәэмин итү тарихы турында база белемнәрен алдылар. Тематик дәрес вакытында Булат Мөзәллиф улы барлык укучыларга Россия Пенсия фонды тарафыннан эшләнгән " Всё о будущей пенсии" дигән дәреслекләр таратты.
-
"Бәхет йолдызы"нда безнең укучыларыбыз җиңү яулады
18.11.2022
Яр Чаллы шәһәрендә "Бәхет йолдызы" дип исемләнгән республикакүләм фестиваль-конкурс үтте. Мәктәбебез укучылары Саттаров Илмир һәм Хаҗиева Алия "Хореография" номинациясендә чыгыш ясап, 1 нче дәрәҗә лауреат булдылар. Җитәкчеләре: Шарипова Ленара Фәвәдис кызы. Укучыларыбызга һәм Ленара Фәвәдис кызына киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу оештырылды
18.11.2022
2005 елдан башлап БМО Генераль Ассамблеясе тәкъдиме белән ноябрьнең һәр өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Актаныш районының юл куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова Яңа Әлем мәктәбе укучылары, балалар бакчасы нәниләре белән әңгәмә үткәреп, юлларда исән-имин йөрергә чакырды.