Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 94 учащихся |
У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Әтиләр белән ярыш үткәрелде
22.02.2023
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәптә ата-аналар, укучылар катнашында "Күңелле ярышлар" уздырылды. Чарада әтиләр үзләренең җитезлекләрен, көчләрен сынадылар. Ярышлар бик җанлы, кызыклы узды. Бәйрәм чарасы чәй табыны янында дәвам итте. Җанатар әниләр, укучылар, барлык ярышта катнашучы әтиләр күңелле бәйрәмнән рухи байлык алып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.
-
Халыкара туган тел көне
21.02.2023
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга тиешле дәрәҗәдә җиткерү белән бәйле. Бүгенге көндә галимнәр җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, матур һәм бай. Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Шулай да туган тел дип аталучы тел бер генә була. Мәктәптә туган тел көне уңаеннан "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!" исеме астында интеллектуаль уен уздырылды. Укучылар сорауларга җавап бирделәр, бер-берсенә мәкальләр әйттеләр, белемнәрен ныгыттылар.
-
И туган тел, и матур тел
21.02.2023
Халыкара туган тел көне — 21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм. Бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә булышлык итү максатында, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конференциясендә Халыкара туган тел көнен билгеләү турында карар кабул ителә. 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятныңтөрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан дөньякүләм билгеләп үтелә. Шул уңайдан башлангыч класс укучылары белән, авыл китапханәчесе Имамова Рима Риф кызы, "И туган тел, и матур тел" исеме астында әңгәмә үткәрде.
-
Якташларыбыз 2022 елның иң яхшы көрәшчеләре
18.02.2023
Якташларыбыз Руслан Ришат улы Нургалиев һәм Илфир Илфат улы Әнвәров - "2022 елның иң яхшы көрәшчеләре" исеменә лаек булдылар. Аларны без дә тәбрик итәбез!
"Лучшими борцами 2022 года" стали наши земляки Руслан Ришатович Нургалиев и Ильфир Ильфатович Анваров. Мы их тоже поздравляем!
-
Патриотик тәрбия чарасы
17.02.2023
Нәрсә ул батырлык? Батырлык ул - кыюлык, гайрәт, тәвәкәллек, кирәк булганда, үз-үзеңне аямау. "Геройлар белән аралашу" дип аталган россиякүләм проект кысаларында, мәктәбебездә Геройлар белән очрашу уздырылды. Чечня сугышында катнашкан авылдашларыбыз Хасанов Тимерҗан, Галеев Фаяз, Актаныштан Вагыйз абый патриотик чарада катнаштылар. Үзләренең хезмәт иткән вакытларын искә төшереп, укучыларны сәламәтлекләрен сакларга, ныгытырга чакырдылар. Барыбызның да теләге бер - илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Ватанны саклаучы егетләребез, абыйларыбыз, әтиләребез исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калабыз.
-
Район башлыгы махсус хәрби операциядә яраланган авылдашыбызның хәлен белде
16.02.2023
Район башлыгы Ленар Рафак улы, яраланып, Казан госпиталендә дәваланган Рафик Гыйлфанов янында булып күчтәнәчләр тапшырды. "Бүген Казанда булу форсатыннан файдаланып, госпитальдә дәваланып яткан Әлем егете Рафикның хәлен белеп, күчтәнәчләр китердек. Терелергә һәм исән-имин туган якларга кайтырга язсын!" дип яза ул үзенең рәсми Телеграм каналында. Рафик, мәктәбебезнең әтиләр Советы әгъзасы, махсус хәрби операциягә икенче төркем мобилизацияләнгән райондашларыбыз белән киткән иде. Яраланган, дәваланырга дип туган якларына кайтардылар. Бүгенге көндә хәле яхшы, шөкер алга таба.
-
15 февраль - Муса Җәлилнең туган көне
15.02.2023
15 февраль - татар халкының каһарман улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан, мәктәбебезнең "Үсеш ноктасы" үзәгендә шагыйрьнең иҗатына багышланган кичә узды. Укучылар герой-шагыйрьнең шигырьләрен искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр.
-
"Без - Рәсәй гражданнары" темасына парламент дәресе
15.02.2023
Бүген Яңа Әлем мәктәбенең "Үсеш ноктасы" үзәгендә җәмгыять белеме укытучысы Динара Айдар кызы Гыйльманова "Без - Рәсәй гражданнары" темасына 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үткәрде. Быел парламент дәресләре милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елына багышланган. Дәрескә авыл җирлеге башлыгы Марат Мирзагидан улы Исламов, мәктәп директоры Илназ Илшат улы Шәрипов һәм район Советы депутаты, җаваплылыгы чикләнгән "Башак" хуҗалыгы җитәкчесе Илүс Илдус улы Ярмиев кунак итеп чакырылдылар. Дәрес барышында дәүләт, дәүләт символлары, гражданлык, кеше хокуклары һәм бурычлары, милләт төшенчәләре чагылдырылды. Дәүләт милли сәясәтенә аерым игътибар бирелде. Укучылар кызыклы видеоролик карадылар, фикер алыштылар. Дәрес барышында кунакларга да сүз бирелде. Алар да, дәрес темасын яктыртып, бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат сөйләделәр.
-
Укучыларыбыз «Гаилә мәктәбе» дәресләрендә катнаштылар
15.02.2023
Бүген район ЗАГС бүлегендә Богады, Яңа Әлем, Такталачык, Уразай мәктәбе укучылары өчен «Гаилә мәктәбе» дәресләре үткәрелде. Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева укучыларны бүлекнең эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук гаилә кыйммәтләре, ир һәм хатын мөнәсәбәтләре, балаларны тәрбияләү буенча закон кысаларында һәм шәхси киңәшләрен бирде. Дәрестә өлкән психолог Фәһимә Шәйгәрданова, акушер-гинеколог Анжелика Хөсәенова, имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин катнашты. Кунаклар татар гаиләсен саклау буенча үз юнәлешләре буенча чыгыш ясады.
-
Китапханәче белән файдалы әңгәмә
13.02.2023
13 февраль көнне авыл китапханәчебез Имамова Римма Риф кызы 2 сыйныф укучылары белән матур әдәбият әсәрләрен укуның әһәмияте һәм интернетны дөрес файдалана белүнең серләре турында кызыклы әңгәмә оештырды. Шулай ук интернеттагы зарарлы уеннарның балаларга тискәре йогынтысын һәм телефонны чамасыз күп куллануның зыяны турында төшендерде. Әңгәмә бик кызыклы узды.