Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 94 учащихся |
У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
"Без сезнең белән горурланабыз!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды
20.01.2023
Мәктәптә "Без сезнең белән горурланабыз!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Хөрмәтле махсус операциядә катнашучы якташларыбыз! Сезнең һәр көнегез, аегыз - гомерегез туган илебезнең бәйсезлеген саклауга багышланган. Рухи ныклы, сәламәтлек сезне ташламасын. Исән-имин туган ягыбызга әйләнеп кайтыгыз! #исәнлек #тынычлык #сәламәтлек
-
Патриотик тәрбия сәгатьләре үткәрелде
19.01.2023
27 нче гыйнвар - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Мәктәптә, шушы көн уңаеннан, сыйныф сәгатьләре үтте. Ленинград блокадасы 871 көн дәвам иткән.
-
#Шәмяктысы акциясенә кушылдык
18.01.2023
"Балалар иҗат үзәге" кулланылышта булган консерв банкаларын, шәмнәр җыю буенча #шәмяктысы акциясенә кушылырга чакырды. Безнең мәктәп укучылары, укытучылары, әти-әниләр бу акциядә актив катнаштылар. Акциянең асылы - махсус хәрби хезмәттә булган егетләребезгә күңел җылысын бүләк итү.
-
Мобилизацияләнгән авылдашыбызның әнисенә шефлык итү
17.01.2023
17 нче гыйнвар көнне мәктәбебез волонтерлары Фидания Яhудә кызы җитәкчелегендә Зәкиева Галия апага ярдәм итәргә бардылар. Алар хуҗалык эшләрендә булыштылар, утын бушаттылар. Мәктәбебездә волонтерлык эшчәнлеге даими алып барыла. Өлкәннәребез алар ярдәменнән бик канәгать калалар hәм рәхмәтләрен әйтәләр. Укучыларда кешелеклелек, әхлак сыйфатлары тәрбияләү, хезмәт тәрбиясе бирү - безнең төп максатыбыз.
-
Изменился номер телефона для приема сигналов по школьному питанию
16.01.2023
С 1 сентября 2020 года в России запущена совместная горячая линия Общероссийской общественной организации «Народный фронт «За Россию» и Минпросвещения России. С момента начала работы горячей линии было получено более 17 000 обращений, из которых сформированы более 6 500 жалоб. Поступившие жалобы рассматриваются в том числе на оперативных штабах Министерства просвещения Российской Федерации по организации горячего питания. Минпросвещения России информирует, что в связи с технической необходимостью изменился номер телефона для приема сигналов по школьному питанию.
-
Ата-аналар комитеты укучыларның мәктәп ашханәсендә туклануларын контрольдә тота
21.12.2022
Бүген 2 нче сыйныфның ата-аналар комитетыннан Мирзагитова Айсылу ашханәдә укучыларның туклануы белән танышты.
-
Талантлар Университеты белән эшчәнлек
19.12.2022
Яңа Әлем мәктәбендә ачылган "Үсеш ноктасы" үзәгенең Талантлар Университеты белән эшчәнлек алып бару буенча килешү төзелгән иде. Декабрь башында мәктәп директоры Илназ Илшат улы белән Талантлар Университетының проеклар иҗат итү лабораториясе координаторы Рөстәм Айрат улы эшчәнлекне арттыру буенча күрешеп сөйләштеләр. Бүген исә 7-9 сыйныф укучылары Талантлар Университетының төп юнәлешләре белән, укуда һәм укудан тыш вакытта кулланып була торган чаралары, төрле бәйгеләр турында видеоочрашуда таныштылар. Үзләренең лидерлык сыйфатларын, сәләтләрен үстерәсе килгән, проект эшчәнлеге белән шөгыльләнәсе һәм фәннәр буенча белемнәрен арттырасы килгән укучылар өчен бу менә дигән мөмкинлек!
-
Яңа елга әзерлек
18.12.2022
Мәктәптә Яңа елга әзерлек бара. Шул уңайдан, укучыларыбыз класс җитәкчеләре, әти-әниләр белән берлектә, бәйрәмгә багышлап, стендгазеталар чыгардылар.
-
Игелек эшлә дә суга сал
17.12.2022
Кайвакыт акча өчен түгел, ә йөрәк кушуы буенча файдалы нәрсә эшләргә телисең. Мондый мотивацияле кешеләрне волонтерлар дип атыйлар. Безнең мәктәптә дә волонтерлар бик күп. Бу атнада мәктәбебез волонтерлары мобилизацияләнгән авылдашыбызның әнисенә ярдәм иттеләр.
-
Цифр дәресе уздырылды
16.12.2022
16 декабрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Үсеш ноктасы" үзәгендә 5-9 сыйныф укучылары өчен "Тормыш өчен болыт сервислары. Саклау һәм эшкәртү" темасына цифр дәресе уздырылды. Дәресне физика һәм информатика укытучысы Шәрипов Илназ Илшат улы үткәрде. Бу дәрестә укучылар челтәрнең нәрсә икәнен, болыт технологияләре төшенчәсенә нәрсәләр керүен һәм аларның ничек эшләвен, Интернет барлыкка килүне, ничек үсеш алганын, болыт тылсымының нәрсә икәнен һәм җыелган мәгълүматны ничек сакларга икәнен белделәр. Бу технологияләр белән эшләүче кешеләрнең һөнәрләре белән таныштылар. Шулай ук, 2022 елда Актаныш районында беренчеләрдән булып Яңа Әлем авылында ВОЛС каналы буенча югары тизлекле Интернет барлыкка килүе турында да белделәр.