Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Кулланылыштан чыккан батарейкаларны җыю акциясе 18.03.2023

18 март көнне мәктәбебездә кулланылыштан чыккан батарейкаларны җыю оештырылды. Бу акциядә иң актив 6 нчы сыйныф укучылары булдылар.
-
Башлангыч сыйныф укучылары “Puff-the-Ball” дип исемләнгән музыкаль спектакль күрсәттеләр 16.03.2023

Инглиз теле атналыгы кысаларында 3-4 нче сыйныф укучылары (Муллахмәтова Әминә, Индаев Салих, Габдрашитова Азалия, Мирзасалихов Гомәр, Муллахмәтов Рәмис, Шәрипова Юлия) “Puff-the-Ball” дип исемләнгән музыкаль спектакль күрсәттеләр. Укучыларыбызның оста итеп уйнауларына барлык тамашачылар да сокланып карап утырдылар. Афәрин, алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
Укучыларыбыз кош оялары ясауда катнашалар 15.03.2023

Туган ягыбызга канатлы дусларыбыз - кошлар кайтуны укучыларыбыз бик шатланып, зарыгып көтәләр. Алар бик тырышып кошлар турында рәсемнәр, әтиләре, дәү әтиләре белән кошларга матур-матур оялар ясыйлар. Бу чараларда 2 сыйныф укучылары бик актив.
-
Инглиз теле атналыгында мастер класс күрсәтелде 15.03.2023

13 март көнне мәктәбебездә инглиз теле атналыгы башланып китте. Инглиз теле атналыгы кысаларында Лилия Әхнәф кызы Сәлимҗанова "Безнең тормышыбызда чит теллəр" дигəн темага хезмәттәшләребезгә мастер класс күрсəтте.
-
"Funny English" дип исемлəнгəн викторина үткәрелде 15.03.2023

Инглиз теле атналыгы планы нигезендə 5нче həм 7нче сыйныф укучылары командаларга бүленеп, "Funny English" дип исемлəнгəн викторинада катнаштылар. Чараны "Үсеш ноктасы" үзәгендә чит тел укытучылары Гыйлманова Динара Айдар кызы həм Сəлимҗанова Лилия Әхнәф кызы оештырдылар.
-
Укучыларыбыз "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленең концертын тамаша кылдылыр 14.03.2023

13 март көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленең концерты узды. Зәвыклы, бик эчтәлекле чара милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган иде. 8-9 сыйныф укучылары, Фидус Нәрфис улы җитәкчелегендә күңелле чараны тамаша кылып кайттылар.
-
Мәктәп ашханәсендә балаларның туклануына күзәтү 14.03.2023

Туклану сыйфатын контрольгә алу буенча ата-аналар комиссиясеннән Миләүшә Хамадуллина мәктәп ашханәсендә булып, меню, ризыкның сыйфаты белән танышты.
-
Укучылар советы утырышы 14.03.2023

Бүген мəктəптə укучылар үзидарəсенең чираттагы утырышы узды. Мәктәп президентының, министрлыкларның эшчәнлеге тыңланды һәм аларга анализ ясалды.
-
Проект эшләрен яклау дәвам итә 14.03.2023

Укучы белгәннәренең барысын да үз тормышына кагылышлы мәсьәләләрне чишү өчен куллана белергә тиеш. Шул максаттан, "Үсеш ноктасы" үзәгендә укучылар үзләренең проект эшләрен якладылар. Проект эше укучының тормышка ашыру өчен укытучы ярдәме белән башкарылган мөстәкыйль иҗади эше.
-
Сергей Михалковның тууына 110 ел 13.03.2023

Шагыйрь, балалар язучысы, Россия Федерациясенең Дәүләт гимны тексты авторы Сергей Михалковның тууына 110 ел тулу уңаеннан, "Мөһим темага сөйләшү" класс сәгатьләрендә укучылар аның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләштеләр.



