Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Укучыларыбыз Бөтенроссия "Җиңү җырлары" акциясенә кушылдылар 05.05.2023

5 нче май көнне укучыларыбыз Бөтенроссия "Җиңү җырлары" акциясенә кушылдылар. Акция "Патриотик тәрбия" федераль проектының "Мәгариф" милли проекты кысаларында уза. Укучылар җиңү җырларын башкардылар. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала.
#ПесняПобеда #ДеньПобеды #ПесниПобеды #ҖиңүКөне #ҖиңүҖырлары
-
Районкүләм "Язгы бөреләр" курчак театры конкурсында 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләндек 04.05.2023

Районкүләм "Язгы бөреләр" курчак театры конкурсында безнең мәктәп укучыларының курчак театры 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Укучыларны һәм аларның җитәкчеләре Д.А.Гильманованы уңышлары белән тәбрик итәбез.
-
"Җиңү көне"нә багышланган класс сәгатьләре узды 04.05.2023

"Мөһим темага сөйләшү" "Разговоры о важном" бүген, ягъни 4 нче май көнне, һәр класста "Җиңү көне"нә багышланган класс сәгатьләре узды. #разговорыоважном #деньпобеды #җиңүкөне
-
Батырлар даны мәңгелек! 04.05.2023

Барысы да истә: Җиңү бәйрәменә шәп акция башлыйбыз! Һәр гаиләнең үз каһарманы бар. 9 май - Бөек Җиңү көне уңаеннан Актаныш районында яшәүчеләрне «ВКонтакте»дагы битләреннән онлайн форматтагы акциядә катнашырга чакырабыз. Героегызның фотосын, аның хакындагы кыскача мәгълүмат, хәрби юлын яки язманы #МойГеройМояСемья #АктанышМинемГерой хештегы белән үз аккаунтларыгызда урнаштырыгыз. Геройларның тарихлары "Актаныш-информ" редакция сәхифәләрендә дә урнаштырылачак. Пост сезнең социаль челтәр битендә урнаштырылганнан соң, "Вконтакте"дагы "Актаныш-информ" төркеменә хат итеп сылтамасын җибәрегез: https://vk.com/aktanyshrt . Герой турында сайтта һәм социаль челтәрләрдә сөйләячәкләр. Хөрмәтле ветераннарыбызның батырлыгын бар дөньяга данлыйк! Үз геройларыбызны һәммәбез дә белергә тиеш!
-
Победа в заочном этапе регионального этапа Всероссийского конкурса «АгроНТИ-2023» 03.05.2023

Определены победители заочного этапа Всероссийского конкурса АгроНТРИ – 2023 в Казанском ГАУ. С 4 по 20 апреля 2023 года прошёл заочный региональный этап Всероссийского конкурса «АгроНТИ-2023», в котором могли принять участие школьники сельских школ и малых городов с 5 по 11 класс. По результатам тестирования определены по 40 участников очного регионального этапа с каждой номинации (Агророверы 15 участников в соответствии с Положением конкурса). Среди победитетей есть ученик 5 класса нашей школы Шакиров Гадел (учитель Даутов Айнур Ханифович). Поздравляем их с победой в заочном этапе и приглашаем принять участие в очном региональном этапе, который пройдет 13 мая 2023 г. в Казанском государственном аграрном университете.
-
Туклануга күзәтү 03.05.2023

3 май көнне ата-аналар комитетыннан Закирова Айсылу туклану торышына күзәтү ясап, фикерләрен журналга язды.
3 мая Закирова Айсылу из родительского комитета ознакомилась с состоянием питания в школьной столовой и написала свое мнение в журнале.
-
"Заманча дөнья геоэкологиясе" республика фәнни-гамәли конференциясендә укучыларыбыз дипломнарга ия булдылар 03.05.2023

2 нче май көнне Сарман муниципаль районы Җәлил посёлыгында "Заманча дөнья геоэкологиясе" темасына республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге конференциядә Яңа Әлем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Авзалова Таңсылу 1 нче дәрәҗә дипломга, 3 нче сыйныф укучысы Муллахметова Әминә 2 нче дәрәҗә дипломга ия булдылар. 4 нче сыйныф укучысы Габдрашитова Азалия актив катнашканы өчен сертификатка ия булды. Җитәкчеләре Гыйлфанов Ф.Н., Нургалиева Л.З., Манихова Э.М.
-
"Сыерчык оялары" бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде 02.05.2023

"Көмеш кыңгырау" газетасының Вконтактедагы төркемендә сыерчык оялары бәйгесе үтте. Безнең мәктәп укучылары да бу бәйгедә актив катнаштылар һәм җиңүчеләр булдылар.
-
"Сыерчык оялары" бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде
02.05.2023
"Көмеш кыңгырау" газетасының Вконтактедагы төркемендә сыерчык оялары бәйгесе үтте. Безнең мәктәп укучылары да бу бәйгедә актив катнаштылар һәм җиңүчеләр булдылар.
-
Ветераннарыбызны бәйрәм белән котладык 29.04.2023

Җиңү көне якынлаша. Укучыларыбыз, Илназ Илшат улы, Айсылу Илдус кызы җитәкчелегендә, авылыбызның тыл ветераннары Хөмәйрә апа белән Гайнеямал апаның хәлләрен белеп, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Нургали улының күчтәнәч кабын, котлау открыткасын тапшырдылар. Өлкәннәребез рәхмәтләрен җиткерделәр. Бөек Җиңүгә 78 ел тула. Барлык сугыш һәм тыл ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын.



