Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 94 учащихся |
У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Мәктәптә хатын-кызлар көненә багышлап бәйге уздырылды
09.03.2023
Бүген мәктәбебездә "Ягез әле, әниләр" һәм "Ягез әле, кызлар" бәйгесе үтте. Барлык төр ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешеп, әниләр командасы җиңү яулады. Бәйге бик күңелле үтте. Актив катнашкан кадерле әниләребезгә, дәү әниләребезгә, ак яулыклы әбекәйләргә, уңган кызларыбызга зур рәхмәт!
-
Атналык линейкада "2023 ел - Укытучылар һәм остазлар елы"на старт бирелде
06.03.2023
2023 ел - Россиядә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Мәктәбебездә бу ел уңаеннан, дүшәмбе көнне уза торган атналык линейкада, алга максат һәм бурычлар куеп тантаналы рәвештә әлеге елга старт бирелде.
#педагогһәмостазларелы #укытучыелы #ГодПедагогаНаставника #ГодПедагога2023 #ГодНаставника2023
-
Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү
06.03.2023
"Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү" класс сәгатьләрендә укучылар "Укытучылар һәм остазлар елы" хакында сөйләштеләр. Күренекле шәхесләрнең фикер-теләкләрен тыңладылар.
#Разговорыоважном
-
Ике укучыбыз Талантлар Университетының "Проект коллайдеры" белем бирү программасында катнашты
05.03.2023
4-5 март көннәрендә Татарстан Республикасының сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү республика үзәгендә Талантлар Университетының "Проект коллайдеры" белем бирү программасы узды. Ике көнлек чарада Яңа Әлем мәктәбенең ике укучысы физика һәм информатика укытучысы И.И. Шәрипов җитәкчелегендә катнашты. Биредә укучылар проект күнекмәләрен үстерделәр, стендта яклау, идеяләр краш-тесты һәм үз проектларын эшләп бетерү буенча экспертлардан консультацияләр алдылар. Укучылар үзләренең проектларын конкурс кысаларында тормышка ашыру өчен ни дәрәҗәдә яраклы икәнен ачыкладылар, дөрес юнәлеш сайланганмы-юкмы икәнен бәяли алдылар һәм Татарстан Республикасында "Зур чакырулар" фәнни-технологик проектлар конкурсында катнашуның мөһим нюансларын аңладылар.
-
Авыл мәктәбендә укучыларга экологик тәрбия бирү
04.03.2023
3 март көнне Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Яңа буын экологик культурасын формалаштыру" темасына Республика фәнни-практик конференциясе узды. Бу конференциядә мәктәбебезнең югары квалификацион категорияле биология укытучысы Фидус Нәрфис улы Гыйльфанов "Авыл мәктәбендә укучыларга экологик тәрбия бирү" дигән темага уңышлы чыгыш ясады. Фидүс Нәрфис улы Экология Министрлыгының дипломына лаек булды. Киләчәктә дә аңа зур уңышлар телибез!
-
Боз сараенда хоккей турниры уздырылды
04.03.2023
Бүген "Лачын" боз сараенда патриотик рухта хоккей турниры узды. Бу ярышның тамашачысы буларак, якташларыбыз командасына җанатып, безнең мәктәптән укучылар да, укытучылар да катнашты.
-
Владимир Путин педагогам: своим примером вы научили учеников отличать подлость от правды
03.03.2023
Президент России 2 марта дал старт Году педагога и наставника в России. Обращаясь к учителям, Владимир Путин процитировал слова выдающегося наставника - Константина Ушинского. В этом году исполняется 200 лет со дня его рождения. «Он называл «невыносимым насильем» попытки отнять у народа его язык, оборвать ту самую «прочную связь, соединяющую поколения в одно великое историческое живое целое». Это насилие, настоящее преступление совершают как раз неонацисты, о которых я сейчас сказал, и их хозяева. Уверен, что и о сегодняшнем преступлении эти самые хозяева не вспомнят, никто даже не обратит на это внимания. Но вновь повторю: ничего у них не получится – мы их дожмём», - сказал Владимир Путин.
-
«Без – Россия гражданнары» парламент дәресе - полиция бүлегендә узды
02.03.2023
Хәрби-патриотик айлык кысаларында, укучыларда актив тормыш позициясе һәм патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, мәктәбебездә Парламент дәресләре үтте. Шушы кысаларда Богады һәм Яңа Әлем мәктәбенең югары сыйныф укучылары район суды һәм полиция бүлегендә экскурсиядә булдылар. Судья ярдәмчесе Авзалова Эльмира Феликсовна балаларга суд эшчәнлеге һәм белергә тиеш булган кануннар турында бик эчтәлекле дәрес үткәрде. Яңадан балалар районның полиция бүлегенә юл тотты. Анда аларны ветераннар рәисе, музей җитәкчесе Васил Вахитов каршы алды. Укучылар дежур частьнең эше белән дә таныштылар, аннан полиция бүлегенең музее белән таныштылар. Әлеге экскурсия укучыларда зур тәэсирләр калдырды. Район суды һәм полиция бүлеге коллективына бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
"Җәннәт - аналарның аяк астында" дип аталган әхлак дәресе уздырылды
02.03.2023
Ветеран укытучыбыз Тәхия Әхтәм кызы "Җәннәт - аналарның аяк астында" дип аталган әхлак дәресе уздырды. Пәйгамбәребезнең бу хәдисе нинди мәгънәгә ия соң? Тәрбияле бала анасына карата мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле, кайгыртучан булырга, ананы рәнҗетмәскә, ярдәм итәргә тиеш. Риваятьләрдә сөйләнгәнчә, анаңны аркаңа салып, Хаҗга алып барып, аны күтәреп, Кәгъбәтулла тирәли йөреп чыгып та, ана хакын үтәп булмый. Тормышта мәрхәмәтле булыйк.
-
“Созвездие-Йолдызлык-2023” гала-концерты
01.03.2023
Районда "Созвездие-Йолдызлык - 2023" фестиваленең муниципаль этабы тәмамланды. Муниципаль этапта төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында мәктәбебез 2 урынны яулады! Без укытучыларга һәм сәләтле укучыларыбызга иң матур һәм сыйфатлы концерт номерлары белән шатландырулары өчен һәм фестивальгә яхшы әзерләнгәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез! Котлыйбыз һәм сезгә иҗади уңышлар телибез!