Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
"Үз уен" ("Своя игра") әдәби викторинасы 07.03.2023

Рус теле hәм әдәбияты атналыгы кысаларында 7 сыйныф укучылары арасында "Үз уен" ("Своя игра") әдәби викторинасы узды. Урыннар түбәндәгечә:
1 урын - 7А сыйныфы,
2 урын - 7Б сыйныфы,
3 урын - 7В сыйныфы.Җанатарлар командасы да бик актив катнашты.
-
Котлыйбыз! 07.03.2023

Татнетны үстерү фонды оештырган "Әдип сүзе" проектында актив катнашып, гимназиябезнең педагог-китапханәчесе Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы җиңүче дипломына ия булды.
-
«Кызыл ромашка» шигырь укучылар I республика конкурсы җиңүчеләре 06.03.2023

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган «Кызыл ромашка» шигырь укучылар I республика конкурсында катнашып, гимназиябезнең 2А сыйныф укучылары Диана Гарипова, Румия Шәрипова (җитәкчеләре Сөмәя Тәлгать кызы Муллаярова), 2Б сыйныф укучылары Ильяс Вәгыйзов, Камилә Габделгалиева (җитәкчеләре Светлана Риф кызы Шәйхуллина), 3Б сыйныф укучысы Зәлинә Хаҗиева (җитәкчесе Айгөл Данис кызы Зиннурова) “Нәфис сүз” номинациясендә җиңү яуладылар.
-
"Озын толым" конкурсында 06.03.2023

Татар кызлары элек-электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган, озын толымлы булулары белән дан тотканнар. Безнең кызларыбыз да нәкъ шундыйлар! Интернатыбызда тәрбияче Исламова Зөлфия Зәет кызы үткәргән "Озын толым" конкурсында кызларыбызны актив катнашты.
-
8В сыйныфында 06.03.2023

8В сыйныф укучылары 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнен күңелле уеннар уйнап, биеп, җырлап, дустанә аралашып билгеләп үттеләр.
-
Хоккей турнирында 04.03.2023

Гимназиябез укучылары - бүген "Лачын" боз сараенда узучы хоккей турнирында иң актив җанатарлар! Хоккей сөюче актанышлылар өчен бүген актив ял, бәйрәм көн!Матур җиңүләр телибез хоккейчыларга!
-
«Кызыл ромашка» шигырь укучылар I республика конкурсы лауреатлары 03.03.2023

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган «Кызыл ромашка» шигырь укучылар I республика конкурсында катнашып, гимназиябезнең 1Б сыйныф укучылары Нуриман Локманов һәм София Давлетова "Вокал" номинациясендә I дәрәҗә лауреат булдылар. Җитәкчеләре - Гөлназ Дильшат кызы Солтанова.
-
Рус теле һәм әдәбияты атналыгы 03.03.2023

5 сыйныф укучылары арасында "Барысын да белергә телим!" исемле квест-уен узды.
-
"Мәктәп фәне - киләчәкнең инновацион потенциалы" VIII дөньякүләм укучылар фәнни-гамәли конференциясе җиңүчесе 03.03.2023

"Мәктәп фәне - киләчәкнең инновацион потенциалы" VIII дөньякүләм укучылар фәнни-гамәли конференциясендә 7А сыйныф укучысы Вәлиева Алинә (укытучысы Вәлиева Алсу Риф кызы) "Үсемлекләрне гидропоника ысулы белән үстерү" фәнни-эзләнү эше белән катнашып, "Иң яхшы практик " номинациясендә җиңүче итеп танылды. Котлыйбыз!
-
"Минем гаилә традицияләре" темасы буенча проект эшләре 03.03.2023

Рус теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында, 6Г сыйныф укучылары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйрүзә Риф кызы Газизова җитәкчелегендә, "Парламент дәресе - 2023" республика конкурсына багышланган "Минем гаилә традицияләре" темасы буенча проект эшләрен якладылар.
















