Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 16.01.2023
Бүген – 16 гыйнвар көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре Бөек Ватан сугышында Ленинград блокадасын өзүгә багышланды.
Ленинград камалышы - Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң тетрәндергеч фаҗигаләрнең берсе. Балалар белән мондый эмоциональ авыр темага сөйләшкәндә, аларга Ленинград блокадасында яшәүчеләрнең ныклыгы һәм каһарманлыгы, ата-бабаларыбызның батырлыклары аңлатылды. Ленинград оборона музееның виртуаль залларына сәяхәт https://blokadamus.ru/ бай экспонатлар белән танышу мөмкинлеге бирде. 1Б сыйныфы укучылары да, сыйныф җитәкчесе Гөлназ Дильшат кызы Солтанова белән ,Ленинград блокадасында шәһәр халкының, сугышчыларның тормышы, яшәү өчен, җиңү өчен һәр көнне кылган батырлыклары, бер-берсенә ярдәме турында видеолар, фотолар карадылар. Соңыннан, мәңгелек ут рәсемен ясап, сугышта батырларча һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. -
«Олимпка юл» 16.01.2023
«Олимпка юл» республика олимпиадасында инглиз теленнән гимназиябезнең 7А сыйныфы укучысы Гүзәл Харисова, 8В сыйныфы укучысы Азалия Маликова(укытучылары Фәйрүзә Филарис кызы Ганиева); 8А сыйныфы укучысы Лиана Шакирова( укытучысы Румия Данис кызы Темел), 10 сыйныф укучысы Раян Галиәхмәтов, 11А сыйныфы укучысы Динара Камилҗанова (укытучылары Сания Мөдәрис кызы Гыймранова) призер булдылар! Котлыйбыз!
-
Интернатта 14.01.2023
Кышкы каникуллардан соң, интернатта янәдән җанлы тормыш башланды. Ял вакытларында балалар кызыклы фильмнар, мультфильмнар да карарга өлгерә.
-
Чаңгыда 14.01.2023
Көннәр җылыну белән, укучыларыбыз чаңгы юлы салды.Физкультура дәресендә саф һавада - чаңгыда шуып үзләренә көч һәм энергия алар. Укытучылары Алсу Рәскать кызы Хәррасова.
-
“Ел укытучысы-2023” конкурсының район этабы җиңүчеләре билгеле! 13.01.2023
Гимназиябезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы – 3Б сыйныфы класс җитәкчесе Айгөл Данис кызы Зиннурова - лауреат, инглиз һәм төрек теле укытучысы – 5В сыйныфы класс җитәкчесе Румия Данис кызы Темел - "Педагогик дебют" номинациясендә җиңүче, география укытучысы – 11В сыйныфы класс җитәкчесе Рөстәм Уел улы Фәйзуллин 2 урын яулады!
-
Дөнья сәнгать мәдәнияте олимпиадасының төбәк этабы призерлары 13.01.2023
Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында Дөнья сәнгать мәдәнияте (МХК) олимпиадасында гимназиябезнең 9А сыйныфы укучысы Илина Фәрдиева, 11А сыйныф укучысы Динара Камилҗанова призер булдылар! Укытучылары Миләүшә Мәгьсүм кызы Абдуллина. Котлыйбыз!
-
Химия фәненнән "Олимпка юл" призерлары 13.01.2023
«Олимпка юл» республика олимпиадасында химия фәненнән гимназиябезнең 8В сыйныф укучысы Румил Хаҗиев, 11В сыйныф укучысы Әмирсалих Анамов призер булдылар! Укытучылары Рузилә Илдар кызы Гарипова. Котлыйбыз!
-
Күргәзмә 12.01.2023
2023 ел -Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы!
2023 ел - Россиядә укытучылар һәм остазлар елы!
Шул уңайдан, китапханәбездә китап күргәзмәләре оештырылды. -
Конкурска әзерлек 12.01.2023
Гимназиябезнең иң актив сыйныфы "Дус сыйныф серләре" конкурсында катнашырга әзерләнә. Иртәгә "Яшьлек"тә район конкурсында очрашуга кадәр!
-
"Ел укытучысы-2023" 11.01.2023
"Ел укытучысы-2023" конкурсының район этабында катнашучы укытучыларыбыз: башлангыч сыйныфлар укытучысы – 3Б сыйныфы класс җитәкчесе Айгөл Данис кызы Зиннуровага, инглиз һәм төрек теле укытучысы – 5В сыйныфы класс җитәкчесе Румия Данис кызы Темелга, география укытучысы – 11В сыйныфы класс җитәкчесе Рөстәм Уел улы Фәйзуллинга һөнәри осталык бәйгесендә уңышлар телибез. Хәерле сәгатьтә!