Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Будьте внимательны и осторожны! 09.01.2023
Минобрнауки РТ напоминает, что уроки могут быть отменены: в начальных классах сельских школ - при минус 23 градусах, в начальных классах городских школ и 5-9 классах сельских школ - минус 25, в 5-9 классах городских школ - минус 27 градусов, в 10-11 классах сельских школ - 30 градусах мороза, в 10-11 классах городских школ - минус 32 градусах.
Кроме того, занятия по физкультуре в зимний период на открытом воздухе, согласно санитарным нормам и правилам, допускаются для учеников младших классов лишь при температуре воздуха не ниже трех градусов мороза и скорости ветра не более 6-10 метров в секунду, для старшеклассников - не ниже минус 10 градусов и ветре не сильнее 6-10 метров в секунду.
Одновременно с этим Министерство образования и науки РТ рекомендует приостановить перевозку детей школьными автобусами и выезды детей за пределы муниципальных образований при температуре наружного воздуха -25 градусов и ниже.
Руководителям органов управления образования и образовательных организаций РТ рекомендовано в период сильных морозов также усилить контроль за работой систем теплоснабжения. -
“Сферум”да видеодәресләр 09.01.2023
Гимназиябездә "Сферум" мәгълүмат-коммуникация белем бирү платформасын 2022 елда актив куллана башлаган идек. "Сферум" үз эченә видеосервис, мессенджер, чатлар һәм мәктәп яңалыклары лентасын ала. Укытучылар, укучылар һәм ата-аналар белән эшләүдә әлеге сервис безнең өчен бик уңайлы. Платформа "ВКонтакте" социаль челтәре технологияләренә нигезләнгән, ә цифрлы инфраструктураны "Ростелеком" тәэмин итә.
Яңа елдан без аның мөмкинлекләрен тагын бер кат сынап карадык! Укучыларны дистанцион укутуда да ярдәмгә килде ул безгә.
Салкын булу сәбәпле, бүген укытучыларыбыз дәресләрне “Сферум” ярдәмендә видеодәрес форматында үткәрә. Укучылар белән дәрес материалларын уртаклашалар, мәктәп чатларында аралашалар.
Укучыларга платформа уку материалларын карарга һәм үзләштерергә, өй эшен җибәрергә, расписаниене тикшерергә һәм чатларда аралашырга мөмкинлек бирә. -
Котлыйбыз! 05.01.2023
Кыш Бабай призына узган волейбол турнирында гимназиябезнең 2008-2009 елгы егетләр командасы 2 урын яулады. Молодцы!
-
Яңа ел ялларында актив ял! 05.01.2023
Чаңгыда шуарга яратучылар арасында узган район чаңгы ярышында гимназиябез укытучылары да сынатмады. Химия укытучысы Рузилә Илдар кызы Гарипова - 1, башлангыч сыйныфлар укытучысы Чулпан Рөстәм кызы Мингалимова 2 урын алды. Котлыйбыз!
-
Очрашу 05.01.2023
Яңа ел каникуллары гимназиябездә истәлекле вакыйгаларга бай була. Шуларның иң күңеллесе - гимназиябезне тәмамлаган укучыларның кунакка кайтуы.
Мәскәүдә укучы 1 курс студенты Лиана Айнур кызы Мөхәммәтованы да сөенеп каршы алдык. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева белән очрашканнан соң, сәнгатьләр тарихын өйрәнүче кызыбыз Лиана тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина, дөнья сәнгатеннән олимпиадага әзерләнүче укучылар белән очрашты. Үзе уку барышында өйрәнгән яңалыклары, уңышлары белән уртаклашты. -
Башлангыч сыйныфларда методик киңәшмә 05.01.2023
2022-2023 уку елында федераль дәүләт белем бирү стандартларының яңартылган варианты башлангыч һәм төп мәктәпкә кертелде. Мәктәпләрнең яңартылган программаларга күчүе 2022-2023 уку елында башланды һәм 2027 елга кадәр дәвам итәчәк. Бүген башлангыч сыйныф укытучылары яңартылган федераль белем бирү стандарларын өйрәнү буенча методик киңәшмә үткәрде.
-
Яңа ел белән! 31.12.2022
Кадерле укучылар, хөрмәтле ата-аналар, укытучылар! Яна ел белэн котлаулар кабул итеп алыгыз! Яңа ел бәйрәме матур булып үтсен! Алдагы өр-яңа ел бары бәхет-куанычлар гына алып килсен. Туасы таңнар тыныч булсын. Гомер юлларыбыз шатлык белән тулып торсын һәрчак. Кызыклы очрашулар, бәхетле мизгелләр күп булсын! Эшләребездә уңышлар юлдаш булсын, күңелләребездәге мәрхәмәтлелек бар җиһанны яктыртсын. Йортларыбызга авырулар, хәвеф-хәтәрләр, бәла-казалар килмәсен. Гаиләләребездә бәхет уты һәрвакыт сүнмичә янып торсын! Яңа ел белән сезне, киләсе еллар бәхет китерүче еллардан булсын!
-
Педсовет 30.12.2022
Гимназиябездә II чирек йомгаклары буенча узган педагогик киңәшмә эшчәнлегендә Актаныш район башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Митҗан кызы Шакирова катнашты. Ленар Рафак улы коллективны якынлашып килүче Яңа 2023 ел белән тәбрик итте. Педагог-оештыручы Миләүшә Рәдис кызы Аграповага ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллинның Рәхмәт хатын тапшырды. Коллективка, гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәевага районның Яңа елга әзерлек чараларында актив катнашканы өчен рәхмәт белдерде. Киңәшмәдә Венера Хәмәтнәсыйх кызы II чиректә укучыларның өлгерешенә тулы анализ ясады. Белем бирү барышында сферум, онлайн платформаларда укучылар белән актив һәм индивидуаль эшләргә, яңа алымнарны кулланганда грантларда актив катнашырга чакырды.
-
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин белән очрашу 30.12.2022
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин республиканың полилингваль мәктәпләренең алдынгы карашлы һәм XXI гасыр таләпләре буенча эшләүче директорлары, укытучылары белән очрашты. Очрашу истәлекле мизгелләргә бай булды. Илсур Гәрәй улы гимназиябез эшчәнлеген югары бәяләде. Директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәевага нәтиҗәле эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде. География укытучысы Рөстәм Уел улы Фәйзуллин, башлангыч сыйныф укытучылары Айгөл Данис кызы Зиннурова, Чулпан Рөстәм кызы Мингалимова, Гөлназ Дилшат кызы Солтанова, китапханәче Эльвира Мәүлетдин кызы Исламова да министр Илсур Гәрәй улының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
-
Парадта 29.12.2022
Гимназиябез коллективы, укучылары Актаныш районының Яңа ел парадында катнашты. Яңа елга әзерлек нәтиҗәләре буенча коллективыбыз бизәлеш буенча I урын яулады, парадта актив катнашкан һәм Яңа ел открыткасы рәсемен үзенчәлекле ясаган өчен бүләкләнде.