Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Ел укытучысы" конкурсының зона этабына әзерлек
02.02.2023
Гимназиябезнең яшь мөгаллимәсе - төрек һәм инглиз теле укытучысы Румия Данис кызы Темел Бөтенроссия "Ел укытучысы" конкурсының зона этабына әзерләнә.
Киңәшле эш - таркалмас, диләр. Гимназиябезнең директор урынбасарлары Юлия Валентин кызы Әмирҗанова һәм Ленар Наил улы Хөсәенов бәйгегә әзерлектә - таяныч та, терәк тә, киңәшче дә, ярдәмче дә. -
Студентлар белән очрашу
02.02.2023
Гимназиябездә бүген сагынып көтеп алган студентларыбыз белән очрашу узды. Студент тормышына аяк басып, тәүге сессияләрен биргән беренчеләр дә, инде 2-3-4 ел укып, шактый гына тәҗрибә туплаган студент егет-кызларыбыз да бар иде. Үзләре укыган гимназиягә очрашуга килгән яшьләрдә балаларча самимилек тә, олыларча җитдилек тә сизелде. 10-11 сыйныф укучылары белән үзара ярышта, мәзәк хәлләрне тасвирлауда, җырларда, шаян сорауларга тапкыр җаваплар табуда, үзләре укыган уку йортларын тәкъдим итүдә дә чагылыш тапты ул. Һәр студент та үзләрен укыткан укытучыларга рәхмәт белдерде. 11 сыйныфта ЕГЭ бирүләре дә әле һаман да онытылмаган.
Очрашуда катнашкан укытучылар, сыйныф җитәкчеләре дә рәхәт, бәхетле мизгелләр кичерде әлеге кичәдә. Үзең укытып чыгарган укучының тормышта үз юлын табып, уңышка омтылуын күрү, аның авызыннан рәхмәт сүзләрен ишетү, хөрмәтен тоюдан да бәхетле, мөкатдәс кичерешләр бар микән?! Ул синең бар борчу-мәшәкатьләреңне, тынгысыз укыту барышын, балалар, дип, ут йотып яшәгән, эшләгән елларыңның шаукымын оныттыра, куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен тоемларга ярдәм итә, күңелне, уйларны яшәртә, яңа максатлар куеп, уңышка ирешергә көч бирә. Рәхмәт сезгә, студентларыбыз! Сезнең хакта гел яхшы хәбәрләр генә ишетеп, сөенеп яшәргә язсын киләчәктә дә!
Очрашуга килгән студентларыбызны гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева сәламләде. Гимназиябез белән һәрчак элемтәдә яшәүче яшьләргә мөрәҗәгать итеп, теләк-фикерләрен җиткерде, тормышта үз һөнәрләренең осталары булуларын теләде.
Очрашу кичәсе табын артында аралашу, ихлас сөйләшү белән дәвам итте. -
"Татар музыка сәнгатенең 5 легендасы"
01.02.2023
Бүген гимназиябез укучылары "Татар музыка сәнгатенең 5 легендасы" дип аталган концертка бардылар. Артистлар балаларга аңлаешлы итеп, татар музыка сәнгатенең легендалары турында сөйләделәр, аларның җырларын башкардылар.
-
"Ак җилкән" газетасының гыйнвар саны
31.01.2023
Гимназиябезнең "Ак җилкән" газетасының гыйнвар саны "кызу табадан" төште. Әлбәттә, әлеге сан бик матур үзгәрешләр һәм яңарышлар белән нәшер ителде. Өр-яңа рубрикалар белән баетылып та җибәрелде. Редколлегиябез – афәрин!
-
Котлыйбыз!
31.01.2023
"Рухият" фонды оештырган "Сандугач сайрар илем" төбәкара балалар фестивалендә катнашып, гимназиябезнең 5В сыйныф укучысы Гөлинә Закирова "Вокал. Халык җырын ялгыз башкару" номинациясендә, 2 кечкенәләр төркемендә, III дәрәҗә лауреат булды. Җитәкчесе – Чекалина Гүзәлия Фирдәвес кызы. Молодец, Гөлинә!
-
Котлыйбыз!
31.01.2023
«Куркынычсыз интернет» бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашып, 5В сыйныф укучысы Самир Галиев җиңү яулады. Молодец, Самир!
-
Физикадан Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры
31.01.2023
Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында физикадан 8В сыйныф укучысы Әмирхан Шәймәрданов призер булды. Укытучысы Римма Гранит кызы Баһаветдинова. Котлыйбыз!
-
Татар теленнән онлайн дәрес
31.01.2023
Гимназиябезнең 5-10 сыйныф укучылары татар теленнән республика олимпиадасына әзерләнә. Олимпиадага әзерлек буенча КФУ галимәсе - хәзерге татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы доценты Рәмилә Камил кызы Сәгъдиева үткәргән чираттагы онлайн дәрес.
-
Рус теленнән онлайн дәрес
31.01.2023
Гимназиябезнең 8-10 сыйныф укучылары КФУның педагогика фәннәре кандидаты, доцент Елена Ильдар кызы Әюпованың рус теленнән онлайн дәресендә - олимпиадага әзерлек.
-
Интернатта
30.01.2023
27 гыйнвар көнне интернатта 7 сыйныф кызлары тәрбиячеләре Латыйпова Ләйсән Рафис кызы җитәкчелегендә төчегә пончик-кабартма һәм кыстыбый пешерделәр. Тәмле ризыкны пешерү дә, авыз итү дә балаларга бик ошады.