• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а
Телефон: 89172573988, 89270410506
E-Mail: gaou.ggi@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ
Руководитель: Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна
Год основания учреждения: 2005
У нас учатся: 447 учащихся
У нас учат: 39 учителей

Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары

Гимназиябездә зур бәйрәм

Опубликовано: 21.03.2023

- Гимназиябездә бүген зур бәйрәм, без хыялланган бәйрәм! Шигърият көне һәм Нәүрүз бәйрәме, Мөхәммәт Мирза исемендәге татар теле кабинеты ачылу - һәммәсе бер көнгә туры килеп, бер-берсен тулыландырды. Олпат шәхесебез Илфак Ибраһимовның юбилей кичәсенә туры килүе дә бүгенге бәйрәмне аеруча истәлекле итте. Хөрмәтле мөхтәрәм кунаклар, якташ язучылар, шагыйрьләр, без әлеге кабинетның эчтәлеген сезнең белән бергәләп тагын да тулыландырырбыз дип ышанып калам. Татар теле кабинетындагы күргәзмәлекләрдә районнан чыккан язучылар, шагыйрьләр урын алган. Алар үрнәгендә иҗат дөньясында тәүге адымнарын ясаучы - гимназиябезне тәмамлаучы укучыларның да фотолары, иҗади уңышлары урын алган биредә. Илфак абыйның кульязмалары, шигырь дәфтәре, әдипләр белән язышкан хатлары биредә урнаштырылу да укучыларыбызны иҗатка тартуда зур этәргеч.
Бүген ачык сыйныф сәгатьләрендә күренекле шәхесләребез Ркаил Зәйдулла, Мөхәммәт Мирза, Айгөл Әхмәтгалиеваның дәрес бирүләре, укучылар белән аралашуы да киләчәктә үзенең нәтиҗәсен бирер.
Язучылар белән бергә, бүген безнең сөенечебезне остазларыбыз - КФУ профессоры, әдәбият галиме Нурфия Марс кызы Йосыпова, Татарстанның Халык укытучысы - гимназиябездә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Ләйсән Галиәкбәр кызы Әминова да уртаклаша. Һәр башлангычны хуплап кабул итеп, хыялларны бергәләп чынга ашыргач, укуда да, иҗатта да күркәм нәтиҗәләргә ирешәбез. Хыяллар да зурдан. Тагын бер татар теле кабинетын ачу уе белән яшибез. Материаллар тупладык. Анысын да апрель аенда ачарга планлаштырабыз. Якташыбыз, драматург Данил Салихов исемендәге кабинет булачак ул. Шулай ук фәнни конференциягә дә әзерләнәбез.
Хәерле сәгатьтә! Бик зур рәхмәт сезгә һәрвакыт элемтәдә торуыгызга, укучыларыбызга әдәби остаз булуыгызга, - дип, рәхмәт белдерде гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәклегендә татар әдәбияте һәм сәнгате көннәрендә катнашучы язучыларыбызга.



К списку новостей