Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Ата-аналар комитеты җыелышы
Опубликовано: 18.03.2023Гимназиябездә узган ата-аналар комитеты җыелышында бүген әти-әниләрне дә, укытучыларны да борчыган көнүзәк мәсьәләләр, укыту-тәрбия барышындагы яңалыклар, рәсәйкүләм мәгариф системасына кертелгән агымдагы үзгәрешләр уртага салып сөйләшенде. Әти-әниләрнең дә, укытучыларның да фикерләре тыңланды.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова катнашында узган Әтиләр советында һәм ата-аналар комитеты җыелышларында һәр фикер дә шулай уртага салып сөйләшенә, эшлекле карарлар кабул ителә. Гимназиябезнең гаилә советы дияргә дә була аларны.
Бүгенге сөйләшүдә дә гаиләдәге һәм гимназиядәге, интернаттагы эчке тәртип кагыйдәләре турында да ачык сөйләшү барды. Җәмәгать урыннарында, интернетта, социаль челтәрләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре, хокукый җавапчылык та аңлатылды.
Һәм, әлбәттә инде, һәр кешене берләштерә торган милли бәйрәмнәребезне үткәрү турында да фикерләштек. Яңа елны каршы алу - "Нәүрүз" бәйрәмен үткәрү буенча да фикерләштек, 25 март көнне гимназиякүләмендә үтәчәк ул.
К списку новостей