Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Безнең җиңү! 28.01.2023
2022 ел нәтиҗәләре буенча база мәктәпләре арасында югары күрсәткечләргә ирешеп, гимназиябез 1 урын яулады. Актаныш районының 2022 ел нәтиҗәләре буенча узган "Алдынгылар слеты"нда Актаныш район башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәевага җиңүче дипломын тапшырды.
-
"Ак нур" 28.01.2023
Гимназиябезнең "Ак нур" бию ансамбленең зурлар төркеме хореограф Миләүшә Робсон кызы Солтанова җитәкчелегендә "Йолдызлык" фестиваленә әзерләнә.
-
Истәлекле дата: «Блокада карлыгачы» онлайн акциясе 27.01.2023
27 гыйнвар - Ленинград камалышы өзелгән көн.
Быел Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 79 ел тулды. Шул уңайдан, 27 гыйнвар Россиядә хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә.
Быел яшь петербурглылар берлегенең “Блокада карлыгачы” онлайн-акциясе Бөек Ватан сугышы елларында укытучылар күрсәткән батырлыкларга багышлана. Әлеге тарихи акциягә гимназиябез укучылары да кушылды. -
"Тату сыйныф серләре" (зона этабына әзерлек) 26.01.2023
Гимназиябезнең 10 сыйныф укучылары, ата-аналар "Тату сыйныф серләре" республика бәйгесенең зона этабына әзерләнә.
-
"Ак җилкән" 26.01.2023
"Ак җилкән" газетасының гыйнвар саны басмага әзерләнә.
- Язмаларны полосаларга салу, вёрсткадан матур гына фотомизгел. Шунда ук чираттагы утырышыбызны үткәрдек, - ди, гимназиябезнең өстәмә белем бирү педагогы Юлай Низаев -
"Ел укытучысы" конкурсының зона этабына әзерлек 26.01.2023
Гимназиябезнең төрек һәм инглиз теле укытучысы Румия Данис кызы Темел Бөтенроссия "Ел укытучысы" конкурсының зона этабына әзерләнә. Румия Данис кызы әлеге конкурсның район этабында "Педагогик дебют" номинациясендә җиңү яулаган иде.
-
«Мирах» интеллектуаль клубы уены 26.01.2023
6 сыйныф укучылары белән «Мирах» интеллектуаль клубы уенын «Сәләт-Ялкын» клубы президенты Ләйлә Рафак улы Минһаҗева үткәрде.
-
Физкультура фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призерлары 26.01.2023
Физкультурадан Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында гимназиябезнең 7А сыйныфы укучылары Илмар Хәррасов, Әминә Имамразыева, 8А сыйныфы укучысы Роман Әмирҗанов призер булдылар! Укытучылары Алсу Рәскать кызы Хәррасова. Котлыйбыз!
-
"Йолдызлык" фестиваленә әзерлек 25.01.2023
Гимназиябезнең 5 сыйныф укучылары музыка укытучысы Әлфинә Фердинас кызы Фәйзуллина белән "Йолдызлык" фестиваленә әзерләнә.
-
Студентлар белән очрашу кичәсе 25.01.2023
Хөрмәтле студентларыбыз! 1 нче февраль көнне 17:00 сәгатътә очрашу кичәсенә рәхим итегез!