Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 298 ( 299 ) 300 >>
-
Шома бас 03.12.2012

1 нче декабрь көнне район мәдәният сараенда хореография һәм фольклор коллективларның татар халык биюе һәм этнографик бию буенча республика “Шома бас” смотр конкурсының зона туры узды. Анда гимназиядән бер төркем укучылар катнашты.
-
Күзәтчелек советының II утырышы узды 03.12.2012

1 нче декабрь көнне гимназиябездә Күзәтчелек советының II утырышы узды. Анда ТР фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Д.М.Мостафин, КФУның филология һәм сәнгать институты ректорының уку-укыту буенча урынбасары Р.Х.Мирзаһитов, Актаныш муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.М.Камаев һ.б. катнашты.
-
Җиңү арты җиңү... 29.11.2012

Республикакүләм Янгынга каршы куркынычсызлык бәйгесенең муниципаль этабында "Рәсем" номинациясендә 3а класс укучылары Хөрмәтуллин Таһир - 1 нче, Миргаязов Илдар - 3 нче, 5б класс укучысы Макаева Алсу - 3 нче, 7б класс укучысы Ваншина Алия – 2 нче, 9а класс укучысы Салахов Рушан - 3 нче, "Кул эшләре" номинациясендә 9а класс укучылары Тимерова Илсинә, Исламова Илүзә - 1 нче, Дәүләтов Наил – 2 нче урыннарны яуладылар. Котлыйбыз!
-
Инглиз теленнән олимпиада нәтиҗәләре 29.11.2012

Бөтенрәсәй инглиз теле буенча олимпиаданың муниципаль этабында гимназиянең 11 нче класс укучысы Валькова Алена (фотода) )җиңүче булды (укытучысы - Тимиров Лилия Флүн кызы). 10 нчы класс укучысы Шәвәлиева Гүзәл - призер (укытучысы Әюпова Ләйсән Рәшит кызы). Афәрин!
-
Уңышларыбыз 28.11.2012

Бөтенрәсәй технология буенча олимпиаданың муниципаль этабында гимназиянең 11 нче класс укучысы Исламова Гүзәл призер булды. Җиңүченең укытучысы - Гарипова Рүзилә Илдар кызы. Котлыйбыз!
-
Физика олимпиадасы нәтиҗәләре 28.11.2012

Бөтенрәсәй физика буенча олимпиаданың муниципаль этабында гимназиянең 11 нче класс укучысы Мирзашарипов Айнур җиңүче булды. 10 нчы класс укучысы Шәвәлиева Гүзәл - призер. Җиңүчеләрнең укытучысы - Нурлыева Ләйсән Фоат кызы. Котлыйбыз!
-
Олимпиададагы уңышларыбыз 27.11.2012

Бөтенрәсәй биология буенча олимпиаданың муниципаль этабында гимназиянең 8а класс укучысы Минниярова Элина һәм 9а класс укучысы Әхмәтшин Данил призер булдылар. Җиңүчеләрнең укытучылары - Әгләмов Данил Филүс улы. Котлыйбыз!
-
Спорт яңалыклары 26.11.2012

Шимбә көнне үткән баскетбол буенча район беренчелегендә гимназия егетләр командасы 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Уңышларыбыз 23.11.2012

Бөтенрәсәй тормыш иминлеге нигезләре буенча олимпиаданың муниципаль этабында гимназиянең 9б класс укучысы Надергулов Марат - җиңүче, 11 нче класс укучысы Давлетов Данис - призер булдылар. Җиңүчеләрнең укытучылары - Сибгатуллин Ришат Тимершәех улы. Котлыйбыз!
-
Олимпиадалар башланды 21.11.2012

Бөтенрәсәй математика олимпиадасының муниципаль этабында гимназиянең 8 нче класс укучылары Анамова Диләфрүз - 1, Гатина Резеда - призер булдылар. Булдырасыз, кызлар! Җиңүчеләрнең укытучылары - Фәрдиева Регина Равил кызы.
















