Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 301 ) 302 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Җиңү арты җиңү... 02.11.2012

Кичә район күләмендә үткәрелгән "Безнеңчә Хеллоуин" конкурсында гимназия командасы "Фантастик бию" номинациясендә - 1, "Фантастик костюм" номинациясендә - 2 нче урынны яулады. Булдырасыз, кызлар-егетләр!
-
Җиңү арты җиңү... 30.10.2012

29 нчы октябрь көнне уздырылган "Команда-2013" волонтерлар оешмалары республикакүләм конкурсының район этабында 8-11 нче класс укучыларыннан торган гимназия командасы I нче урынны яулады (җитәкчеләре - Алсу Мирзамөхәммәт кызы Хафизова). Афәрин!
-
Татар яшьләре Казанда Корбан ашында очрашты 29.10.2012

Корбан ашына 400дән артык татар яше катнашты. Татарстанда беренче тапкыр мондый күп санда татар яшьләре катнашкан мәҗлес Коръән аятьләрен уку белән башланды. Чара төрле чыгышлар, Ислам диненә кагылышлы викторина, татарча җырлар белән бергә үрелеп барды. Корбан ашын оештыручылар сүзләренә караганда, мондый мәҗлес татар яшьләрен берләштерү, татар халкының дини гореф-гадәтләрен яшьләр арасында тарату һәм хәйрия максатыннан уздырылды.
Чарада гимназиянең бер төркем укучысы да катнашты. -
Корбан ите – саваплы ризык 26.10.2012

Кичә гимназиядә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Килгән кунакларны Руслан хәзрәт Мортазин, Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Д.Ә.Харисов, гимназия директоры Л.Ф.Нурлыева котладылар. Чара хәзрәтнең вәгазеннән башланып китте. Догалар укылды. Теләгән һәр кешегә корбан итеннән авыз итәргә мөмкин иде. Чарада мәктәп укытучылары һәм укучылары, МТС, 57 нче бистәләрдә яшәүчеләр катнашты.
-
Халыкара китапханә айлыгы кысаларында... 25.10.2012

22 нче октябрь көнне 3а,3б класс укучылары өчен "Табышмак-зиһен ачкычы" дигән кичә үткәрелде. 24 нче октябрь көнне 4 нче класс укучылары белән район үзәк китапханәсенә экскурсия оештырылды.
-
Корбан бәйрәме мөбарәк булсын! 25.10.2012

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
-
Очрашу 24.10.2012

Бүген гимназиядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Экономика, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты җитәкчесе Марат Гадыевич Галеев укучыларга "Татарстан Республикасы экономикасы: кичә, бүген, иртәгә" темасы астында лекция укуды.
-
Парламент сәгате - 2012 23.10.2012

22 нче октябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гимназиянең 8-9 класс укучылары өчен "Парламент сәгате" үткәрде. Дәрес Казанда Дәүләт Советы бинасында узды.
-
Зур җиңү 23.10.2012

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән I Халыкара татар теленнән олимпиадада безнең гимназиянең 9 нчы класс укучысы Шәйхин Айдар I нче урынны яулады (укытучысы Ләйсән Әминова). Котлыйбыз!
-
Бүген өмә 20.10.2012

Бүген гимназия коллективы районкүләм өмәдә катнашты. Мәктәп яны территорияләре, 57 нче бистә урамнары чүп-чардан чистартылды.
















