Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 289 ( 290 ) >>
-
Безнекеләр чемпион! 12.02.2013

Бүген укучыларның хоккей буенча район беренчелегенең финал уеннары тәмамланды. Ярымфиналда ПУ-80 командасын 4:3 исәбе белән, финалда 2 нче мәктәп командасын 5:4 (бул.) исәбе белән җиңеп, гимназия командасы чемпион булды. Афәрин, егетләр!
-
Коллегия узды 12.02.2013

Кичә Яр Чаллы шәһәрендә “Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлар турында” коллегия утырышы узды. Утырышта ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков район һәм шәһәрләрнең мәгариф бүлекләре җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Коллегиядә гимназия директоры Ләйсән Фоатовна Нурлыева да катнашты. -
Җиһазлау 11.02.2013

"Безнең яңа укытучы" гранты кысаларында гимназиянең яшь укытучылары Фәрдиева Регинага, Фәйзуллин Рөстәмгә һәм Нуриева Әлфинәгә кабинетлар кайтты. Кабинетларда интерактив такталар, проекторлар, документ-камералар, укыту әсбаплары һәм башкалар урнаштырылды.
-
Виртуаль сәяхәт 11.02.2013

11 нче февраль көнне 9а класс укучылары 8 нче класс укучыларына Казан федераль университетының “Казан химия мәктәбе” музеена виртуаль сәяхәт үткәрделәр. Химия өлкәсенә зур өлеш керткән галимнәрнең биографиясе һәм эшләре белән таныштырдылар.
-
Россия чаңгы юлы - 2013 11.02.2013

Кичә “Бүләк” чаңгы базасында "Россия чаңгы юлы - 2013" Бөтенроссия ачык массакүләм чаңгы ярышлары узды. Бу чарада гимназия укытучылары һәм укучылары бик теләп катнаштылар.
-
Тикшерү 09.02.2013

Гимназияда атна буена 11 нче класста уку торышы тикшерелде. Тикшерү киләсе атнада да дәвам итәчәк. Дирекция тарафыннан ачык дәресләр каралачак, контроль эшләр, тестлар алыначак.
-
Семинарда катнаштылар 08.02.2013

Гимназия укытучылары Венера Хаева-Хәмитҗанова, Азат Мирзаянов, Регина Фәрдиева, Лилия Мисбахова кичә Алабуга шәһәренең 1нче санлы гимназиясе базасында "Традиции и инновации в реализации ФГОС и НОО с использованием УМК" темасы астында узган районара семинарда катнаштылар. Алар анда мастер-класслар, чыгышлар ясадылар.
-
Ел укытучысы - 2013 08.02.2013

Шушы көннәрдә "Ел укытучысы - 2013" Бөтенроссия конкурсы район турының 1 нче этабы бара. Бүген Әлем авылында узучы зона этабында гимназия укытучысы Мирзаянов Азат Фәрит улына уңышлар телибез.
-
Химия иленә сәяхәт 07.02.2013

Химия атналыгы кысаларында гимназиянең 3 нче класс укучылары химия кабинетына экскурсия ясадылар. Химия укытучысы Рүзилә Илдар кызы һәм 8 нче класс укучылары балаларга берничә кызыклы экспериментлар һәм бик күп мәгълүматлар бирделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
-
4 нче класс укучылары тестлар тапшырды 07.02.2013

Бүген 4 нче класс укучылары рус теле һәм табигать белеме фәненнән республикакүләм тест тапшыруда катнаштылар.
















