Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 ( 294 ) 295 296 297 298 299 300 >>
-
Өйрәнүләр 19.01.2013

17 нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Актаныш бүлеге тарафыннан гимназиянең эвакуацион кабул итү пункты буларак өзерлеге тикшерелде. Шул ук вакытта гадәттән тыш хәлләр очрагында эшчәнлек буенча укулар узды.
-
Гер спорты беренчелеге узды 18.01.2013

Бүген укучылар арасында гер спорты буенча район беренчелеге узды. Гимназия укучылары Салихов Илназ, Дәүләтов Данис - 3 нче, Минһаҗев Аяз - 1 нче урынны яуладылар. Гимназия командасы 3 нче урынны яулады. Афәрин!
-
Ата-аналар җыелышы 17.01.2013

Иртәгә, ягъни 18 нче гыйнвар көнне, гимназиядә 2013 нче елда үтәчәк дәүләт йомгаклау аттестациясенә багышланган ата-аналар җыелышы узачак. Җыелышта район мәгариф бүлеге җитәкчеләре дә катнашачак. Башлана 17 сәгатьтә.
-
Интернет-тестирование 17.01.2013

Бүген 11 нче класс укучылары БДИга әзерлек кысаларында математика фәне буенча интернет-тестированиеда катнашалар. Тест 1 сәгать 30 минут дәвам итә. Үтү вакыты 8.00 - 10.00 һәм 13.00 - 16.00.
-
Математика фәннәре атналыгы бара 16.01.2013

Бу атнада гимназиядә математика, физика һәм информатика фәннәре атналыгы бара. Атна кысаларында ачык дәресләр һәм бик күп төрле чаралар үткәреләчәк.
-
Интернет-тестирование 15.01.2013

Бүген 11 нче класс укучылары БДИга әзерлек кысаларында рус теле фәне буенча интернет-тестированиеда катнашалар. Тест 1 сәгать 30 минут дәвам итә. Үтү вакыты 8.00 - 10.00 һәм 13.00 - 16.00.
-
Зур җиңү 14.01.2013

Бөтенроссия инглиз теле буенча олимпиаданың региональ этабы нәтиҗәләре буенча гимназия-интернат укучысы Валькова Алена (укытучысы Лилия Флүн кызы Тимирова) призерлар арасына керде. Котлыйбыз сине, Алена!
-
Җиңүләребез 12.01.2013

3а класс укучылары Салахова Ильвина, Вәлиева Альбина, Вәлиева Алинә һәм Фәрдиева Алисә "Уникум" проекты уздырган "Веселая математика" II Бөтенроссия дистанцион марафонда катнашып, II нче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
Педсовет 11.01.2013

Кичә гимназиядә педсовет узды.
-
БДИ узды 10.01.2013

Кичә Актанышның 1 нче мәктәп базасында гимназиянең барлык чыгарылыш класс укучылары да рус теленнән БДИ да катнаштылар.
















