Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 ( 297 ) 298 299 300 >>
-
Уңышларыбыз 17.12.2012

Гимназиянең тарих һәм җәмгыять белемнәре укытучысы Мирзаянов Азат Фәрит улы Бөтенроссия "Педагогик солянка" конкурсында катнашып "Электрон мәгариф ресурслар" номинациясендә II нче дәрәҗә дипломга ия булды.
-
Кызыклы очрашу 17.12.2012

14 нче декабрь көнне гимназиянең яшь инспекторлар отряды ЮХИДИ хезмәткәрләре Имамразыев Илдус һәм Саетова Рәсимә белән очрашуда катнаштылар. Балалар кунакларга “Юлларда бул син уяу” темасы астында театральләштерелгән сәхнә күренешен тәкъдим иттеләр. Шулай ук, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән җанлы әңгәмәдә катнашып, бик кызыклы мәгълүматлар алдылар. Укучылар "Сорау-җавап" уенында катнашып, ЮХИДИ хезмәткәрләренең бүләкләренә дә ия булдылар.
-
Аксаков укулары - 2012 16.12.2012

II Республикакүләм "Аксаков укулары - 2012" укучыларның фәнни-эзләнү һәм иҗади эшләр конкурсында гимназия укучылары Әхмәтшин Данил - 1 нче дәрәҗә дипломга (укытучысы Шагзамова Э.Ф.), Абдуллина Айсылу - 1 нче дәрәҗә дипломга (укытучысы Сәрвәрова И.А.) ия булдылар. Афәрин!
-
Олимпиададагы уңышларыбыз 15.12.2012

Республикакүләм татар әдәбияты буенча олимпиаданың муниципаль этабында гимназиянең 9б класс укучысы Галиева Алинә - җиңүче, 9а класс укучысы Шәкүрова Гөлназ призер булды. Җиңүчеләрнең укытучылары - Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы. Котлыйбыз!
-
Олимпиада нәтиҗәләре 14.12.2012

Республикакүләм татар теле буенча олимпиаданың муниципаль этабында гимназиянең 9б класс укучысы Исламова Ләйлә, 10 нчы класс укучысы Шәвәлиева Гүзәл (фотода) - җиңүчеләр, 11 нче класс укучысы Валькова Алена призер булдылар. Җиңүчеләрнең укытучылары - Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызы. Котлыйбыз!
-
Олимпиададагы уңышларыбыз 13.12.2012

Бөтенрәсәй рус әдәбияты буенча олимпиаданың муниципаль этабында гимназиянең 9а класс укучылары Әхмәтшин Данил һәм Шәйхин Айдар призер булдылар. Җиңүчеләрнең укытучылары - Шагзамова Энҗе Фирдәвес кызы. Котлыйбыз!
-
Информатикадан БДИ 13.12.2012

Кичә, ягъни 12 нче декабрь көнне, 11 нче класс укучылары Актанышның 2 нче санлы мәктәбендә информатика буенча БДИ биреп карадылар. Гимназиядән имтиханда 5 укучы катнашты.
-
"Мирасыбыз" проекты җиңүче дип табылды 13.12.2012

11 нче декабрь көнне Казан шәһәрен "Корстон" үзәгендә Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды тарафыннан үткәрелгән "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идеяләр" конкурсының җиңүчеләрен котладылар. "Мәгарифтәге инновацияләр" номинациясендә гимназия-интернатның "Мирасыбыз" интернет-проекты җиңүче дип табылды һәм 50 мең сумлык грантка ия булды. Чарада гимназиянең директоры Ләйсән Фоат кызы Нурлыева катнашты.
-
Рус теле атналыгы 11.12.2012

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты игълан иткән "Рус теле атналыгы" Республикакүләм фәнни-методик форум кысаларында гимназиядә түбәндәге чаралар үтә:
13 нче декабрь - "Рус телендә аралашу көне",
14 нче декабрь - "Рус телендә дөрес язу көне",
15 нче декабрь - "Рус әдәбияты сөючеләре көне".
-
Олимпиададагы уңышларыбыз 11.12.2012

Бөтенрәсәй химия фәне буенча олимпиаданың муниципаль этабында гимназиянең 8а класс укучылары Анамова Диләфрүз, Минниярова Элина, 9б класс укучысы Надергулов Марат призер булдылар. Җиңүчеләрнең укытучылары - Гарипова Рүзилә Илдар кызы. Котлыйбыз!
















