Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 291 ) 292 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Онлайн-дәрес 07.02.2013

Бүген гимназиянең 9 нчы класс укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган татар әдәбиятыннан "Эпик әсәргә анализ" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Зур җиңүләр дәвам итә 07.02.2013

Татар әдәбияты буенча республикакүләм олимпиада нәтиҗәләре буенча гимназия-интернат укучысы Галиева Алинә (фотода) призер дип табылды. Алинәне һәм аның укытучысы Ландыш Филүс кызы Әгълетдинованы чын күңелдән котлыйбыз!
-
4 нче класс укучылары тестлар тапшырды 06.02.2013

Бүген 4 нче класс укучылары математика һәм татар теле фәненнән республикакүләм тест тапшыруда катнаштылар. Иртәгә тест рус теле һәм табигать белеме фәненнән узачак.
-
Онлайн-дәрес узды 06.02.2013

Бүген гимназиянең 8 нче класс укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган "Гомәр Бәширов әсәрләрендә авыл сурәтләнеше" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар. Дәресне академик Фоат Галимуллин алып барды.
-
Очрашу 05.02.2013

Бүген гимназияда Мөхәммәт Мирза җитәкчелегендәге бер төркем язучылар белән очрашу узды. Очрашуда укытучылар һәм 7-9 нчы класс укучылары катнашты.
-
Онлайн-дәрес 05.02.2013

Бүген гимназиянең 7 нче класс укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган "Татар театры оешу. "Сәяр" труппасы эшчәнлеге" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Чаңгы юлына рәхим ит! 05.02.2013

“Россия чаңгы юлы” исеме астында ел саен уздырылучы Бөтенроссия ачык массакүләм чаңгы ярышлары Актанышта 10 февраль көнне, “Бүләк” чаңгы базасында үтәчәк. Теркәлү иртәнге сәгать 9.00га тәгаенләнгән, ярышлар сәгать 10.00да башлана.
-
Гимназияда гуманитар фәннәр атналыгы бара 05.02.2013

Гимназияда узучы гуманитар фәннәр атналыгы кысаларында инглиз, рус һәм татар телләре көннәре узды. Бу көннәрдә укытучылар һәм укучылар тиешле бер телдә генә аралашалар. "Тел көннәре" уздыру традицияга әверелер дип уйлыйбыз.
-
Уңышларыбыз 05.02.2013

Татар теле буенча республикакүләм олимпиада нәтиҗәләре буенча гимназия-интернат укучылары Исламова Ләйлә һәм Шәвәлиева Гүзәл (фотода, укытучылары Ләйсән Галиәкбәр кызы Әминова) призерлар булдылар. Афәрин, кызлар!
-
Яшь мәргән 04.02.2013

Район мәктәпләрендә февраль ае хәрби-патриотик ай дип игълан ителде. Шул нисбәттән, район мәгариф бүлеге һәм РОСТО ДОСААФ җәмгыяте тарафыннан 2 февраль көнне Сталинград янындагы бөек җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан, “Яшь мәргән” ярышы оештырылды. Пневматик мылтыктан ату ярышында 28 мәктәптән барысы 63 укучы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча гимназиянең 11 нче класс укучысы Абдуллина Айсылу (фотода) 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
















