Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 ( 293 ) 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Экологик марафон 28.01.2013

25 гыйнвар көнне гимназияда “Экологик марафон”чарасы уздырылды. Табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен билгеләү, экологик тәрбия бирү максатыннан оештырылган чарада балалар 3 командага бүленеп жюрига үзләренең табигатьне саклауга багышланган музыкаль номерларын, скетчларын, плакатларын күрсәттеләр, шулай ук уеннарда, табышмак чишүләрдә үткенлекләрен сынадылар.
-
Онлайн-дәрес 26.01.2013

Кичә гимназиянең 9 нчы класс укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган инглиз теленнән "Творчество В.Шекспира" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Онлайн-дәрес узды 25.01.2013

Кичә гимназиянең 9 нчы класс укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган "Бүгенге әдәбияттагы төп темалар" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Табышмаклар кичәсе 25.01.2013

Күптән түгел гимназияда “Табышмаклар кичә"се уздырылды. Бу кичәдә безгә тәрбияче апалар төрле табышмаклар әйтеп, милли уеннар уйнаттылар. Күбрәк табышмаклар җавабын белгән кешегә бүләкләр бирелде. Бу бәйрәм безгә татар фольклорын тирәнрәк өйрәнергә, үзебезнең гореф-гадәтләрне ныгытырга ярдәм итте.
Бу кичә безгә бик охшады. Киләчәктә дә шушындый мавыктыргыч, кызыклы кичәләр күбрәк булсын иде.
Исламова Илүзә, 9а классы. -
Котлыйбыз! 24.01.2013

Районыбызда һәр яңа ел башында борылып артка карап, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау, хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан алдынгылар слеты уздырыла. Кичә әлеге күркәм чара район мәдәният сараенда үтте.
Гимназиянең 9 нчы класс укучысы Шәйхин Айдар муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.М.Камаевның Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде.Хатта мондый сүзләр язылган:
Кадерле яшь дус Айдар Шәйхин!
XXI гасыр - фән-техника казанышларының күз иярмәслек тизлек белән үсүе, җитештерүнең бөтен тармагында югары технологияләрне куллану чоры. Син - шушы җәмгыятьтә яшәячәк илнең лаеклы гражданины.
Бүгенге көндә районның елъязмасында синең уңышларың лаеклы урын алып бара. Туган ягыбызның милли-мәдәни мирасын, районның данын, мәгарифебезнең йөзен яклап үткәрелгән чарадарда актив катнашканың өчен зур рәхмәт сиңа.
Син - татар милләтенең бер асыл баласы. Аның теле, тарихын, мәдәниятен өйрәнеп, милләтнең үсеше өчен үзеңнән дә зур өлеш кертеп, күркәм нәтиҗәләрең белән сөендереп киләсең. Үткәннәрне бүгенге белән тоташтырып, тарихта үз урыннарын хаклы алганнар янәшәсенә бүгенне киләчәккә бәйлиячәк зыялылыр арасында синең дә лаеклы урын алачагыңа ышанып калам. Синең кебек милли җанлы, иманлы, гыйлемле яшьләребез булганда, милләтебез дә яшәр!
Зыялы, мәдәниятле, гыйлемле бул, шуңа бар көчеңне сал. һәр көнеңне зирәк акыл яктыртсын, белем учагың сүрелмәсен!Афәрин, Айдар!
-
Айдар - җиңүче 23.01.2013

Бөтенроссия тарих фәне буенча олимпиаданың региональ этабы нәтиҗәләре буенча гимназия-интернат укучысы Шәйхин Айдар (укытучысы Миләүшә Магъсум кызы Абдуллина) җиңүче булды. Булдырасың, Айдар!
-
Видеодәресләр 23.01.2013

Бүген гимназиянең 7 нче класс укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган "Тукай һәм Пушкин иҗатында аваздашлык", ә 8 нче класс укучылары "Бүгенге көн балалар прозасында герой характерын ачу алымнары" исемле видеодәресләрдә катнаштылар.
-
Ел укытучысы - 2013 23.01.2013

"Ел укытучысы - 2013" Бөтенроссия конкурсының мәктәп этабы нәтиҗәләре буенча гимназиянең тарих һәм җәмгыять фәннәре укытучысы Мирзаянов Азат Фәрит улы җиңүче дип табылды. Аңа конкурсның муниципаль этабында уңышлар теләп калабыз.
-
Уңышлар 22.01.2013

21 нче гыйнвар көнне узган районкүләм "Математик карусель" конкурсында Рәмилә Әдип кызы һәм Регина Равил кызы укучылары Исламова Алия (5а классы), Саррахов Данияр һәм Насртдинова Гөлшат ( 6 нчы класс) 2 нче урынны алып кайттылар. Котлыйбыз!
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы узды 21.01.2013

19 нчы гыйнвар көнне Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы узды. Гимназия командасы анда уңышлы гына чыгыш ясады.
Кул көрәше ярышында Азат Мирзаянов 1 нче, Лена Шәйхетдинова 3 нче, өстәл теннисында Рүзилә Гарипова 2 нче, Әгъләмов Данил 3 нче, чаңгы ярышында Зөлфия Хафизова, Регина Фәрдиева, Ришат Сибгатуллин һәм Әгъләмов Данилдан команда 1 нче урынны алдылар.
Гомуми зачетта гимназия командасы 2 нче урынга лаек булды.
















