Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Алдынгылар хөрмәтләнде
Опубликовано: 28.04.2018Традицион рәвештә, уку елы ахырына якынлашканда, быел да район мәдәният йортында, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвапович Фәттахов, район җитәкчелеге, килгән кунаклар, педагогик коллектив һәм әти-әниләр катнашында, гимназия алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы үткәрелде. Тантананың иң югары ноктасы, рейтинг буенча уку елы дәверендә иң күп балл туплаган укучыларны бүләкләү мизгелләре булды. Гимназиянең 12 укучысына электрон китап бүләк ителде. 5б классыннан Усманова Адилә, 7а классыннан Вәлиева Нәфисә, 10а классыннан Газизова Сөмбелләр исә җиңүче укучылар булып танылдылар һәм Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Нәвапович Фәттахов кулыннан ноутбук алу бәхетенә ирештеләр. Фотомизгелләрне түбәндәге сылтама аша карый аласыз: http://aktanysh-rt.ru/photo/sltle-balalar-chen-gumanitar-gimnaziya-internat-uku-aldyngylaryn-khrmtlde
К списку новостей