Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Санкт-Петербургка сәяхәт
Опубликовано: 22.10.201814 – 21 октябрь аралыгында гимназиянең 9 укучысы Санкт-Петербург шәһәрендә “Пушкин, Тургенев и мировая культура” дип исемләнгән XX халыкара яшьләр фәнни конференциясендә чыгыш ясап кайттылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әглетдинова Ландыш Филүс кызы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Исламова Лилия Тәлгать кызы, 6 класс укучысы Галиев Илназның әнисе Лариса Рабис кызы җитәкчелегендәге әлеге группа чал тарихлы Питер шәһәренә татар моңын, милли биюләрен дә бүләк иттеләр. Конференциядә чыгыш ясаган Мухаметдинова Лиана I урынга, башка укучылар 3 урынга лаек булдылар. Укучылар төркеме Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы вәкиллегеннән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аларны әлеге зур җиңүләре белән кайнар котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
К списку новостей