Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Олимпиадный дневник 04.02.2020

Сегодня подведены итоги заключительного этапа республиканской олимпиады по русскому языку, на котором наша ученица 9 класса Валиева Нафиса стала победителем, Галяутдинова Салима (9 класс), Усманова Аделя (9 класс) заняли призовые место. Поздравляем учеников и их учителей Шагзамову Энже Фирдависовну и Саматову Гульнар Дильфасовну с заслуженной победой!
-
Олимпиада көндәлеге 01.02.2020

Олимпиада көндәлеге. Химия фәненнән Россиякүләм олимпиаданың республика этабы нәтиҗәләре билгеле булды: 11 класс укучысы Галлямова Эльвина призерлар исемлеген тулыландырды. Эльвинаны һәм остазы Гарипова Рузилә Илдар кызын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
“Гәрәбә” клубы кунакта 15.01.2020

Бүген гимназиягә районыбызның “Гәрәбә” клубы үзешчәннәре экскурсиягә килде. Лаеклы ялдагы хезмәт ветераннары гимназия тормышы белән танышты, Әлфия апа Авзалованың туган көнен искә алып, музейга сәяхәт кылдылар. Музейда урнаштырылган караоке системасына кушылып, Әлфия апа репертуарынннан җырлар җырлап, күңел ачтылар. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
-
Хәзрәт белән очрашу 15.01.2020

Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин гимназия укучыларына әдәп-әхлак укулары үткәрә башлады. Бүгенге очрашуда 8, 9, 10 класс укучылары катнашты. Хәзрәт балаларга әдәп-әхлак төшенчәләре, гыйлемнең кирәклеге турында мәгълүматлар җиткерде.
-
Музей ишекләрен ачты 14.01.2020

Гимназия-интернат базасында ачылган Әлфия Авзалова музее укучылар һәм киң җәмәгатьчелек өчен хезмәт күрсәтә башлады. Музей җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы гимназия укучыларына Әлфия апа иҗаты белән таныштыру экскурсиясе ясады.
-
Спорт – сәламәтлек нигезе 14.01.2020

Гимназиякүләм сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау максатыннан чыгып, укучылар арасында чаңгы ярышлары башланып китте. Ярышлар өч көнгә бүлеп оештырыла:
14 январь - 8, 9, 10, 11 классы егетләре;
15 январь - 5, 6, 7 класс укучылары;
16 январь - 8, 9, 10, 11 классы кызлары.
-
Олимпиада көндәлеге 13.01.2020

Республикакүләм "Олимпка юл" фәннәр олимпиадасының физика фәненнән нәтиҗәләре билгеле булды: Гыйлаев Айнур (7 класс) - җиңүче, Хайбиев Әмир (10 класс), Төхбәтуллин Булат (8 класс) призерлар исемлеген тулыландырдылар. Укучыларны һәм остазлары Багаутдинова Римма Гранит кызын җиңүләре белән котлыйбыз! Афәрин!
-
Олимпиада көндәлеге 11.01.2020

Өченче чирек гимназия укучылары өчен уңышлы башланып китте: Татарстан һәм татар халкы тарихы фәненнән республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабында Зилия Мансурова (9 класс), Газиз Мансуров (10 класс), Рафаэль Рафиков (11 класс) – призерлар исеменә лаек булдылар. Укучыларны һһәм остазлары Гыйлметдинов Марат Илсур улын җиңүләре белән котлыйбыз! Әфәрин!
-
Ур-ра, каникуллар! 27.12.2019

Бүгеннән укучыларның кышкы каникуллары башланды. 3 чирек 9 гыйнвардан башланачак. Ялларыгыз күңелле, файдалы һәм имин генә үтсен! Яңа еллар мөбәрәк булсын!
-
Яңа еллар мөбәрәк булсын! 25.12.2019

Гимназия-интернатта яңа ел тамашалары башланып китте. Бүген, “Бүләк” олимпиада үзәге базасында, 5-8 класс укучыларының бал-маскарады үтте. 8 класс коллективы (класс җитәкчесе Фәйзуллин Рөстәм Уел улы, тәрбиячеләре Хөҗҗәтова Гөлназ Илгизәр кызы) тарафыннан оештырылган кичә, укучыларга бәйрәм рухы бүләк итте. Бәйрәм барышында “Иң матур бәйрәм костюмы” (Рахматуллина Миләүшә) һәм “Иң актив катнашучы класс” (7а классы) ачыкланды. Кичәдән барлык укучылар да бәйрәм кәефе һәм бүләк каплары белән таралыштылар.















