Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Тестирование по английскому языку 18.10.2019
Сегодня ученики 5-9 классов гимназии проходят тестирование по английскому языку.
-
Көзге бәйрәм - Сөмбелә
18.10.2019
Традицион рәвештә, гимназиякүләм “Көзге бал” бәйрәмнәре гөрләде. 9-10 класслар өчен аны 9б классы коллективы оештырды. Чара Сөмбеләләр бәйгесе белән үрелеп барды. Һәр классның гүзәлләре җитезлекләрен, уңганлыкларын, иҗадилыкларын күрсәттеләр. Кичә дискотека белән тәмамланды.
-
"Тылсым"да кунакта 18.10.2019
Гимназиянең 5а сыйныфы укучылары, педагог-оештыручы Гөлгенә Глүсовна җитәкчелегендә, “Тылсым” мәктәп-бакчасы укучылары белән аралашуларын өзмиләр. Бүген алар әлеге мәктәп-бакчага барып, 4 класс укучылары белән табигатьне саклау темасына багышланган “Серле урманга сәяхәт” квест-уенын уйнап кайттылар.
-
Тату сыйныф серләре! 11.10.2019
Гимназиянең 6а сыйныфы коллективы, быел 4 нче тапкыр уздырылучы Республикакүләм “Тату сыйныф серләре” конкурсында катнашты. Класс җитәкчеләре Хазиева Рәмилә Әдип кызы, тәрбиячеләре Әхмәтгалиева Айгөл Ралиф кызы туплаган әлеге коллектив уңышлы чыгыш ясап, муниципаль этапта II урын яулады. Аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз, татулыклары сүрелмәсен дигән теләктә калабыз!
-
Олыласаң олыны, олыларлар – үзеңне 11.10.2019
10а, 10б класс укучылары коллективы, класс җитәкчеләре Шагзамова Энҗе Фирдәвис кызы, Гыйлметдинов Марат Илсур улы, тәрбиячеләре Бакирова Фәнилә Фирдәвис кызы җитәкчелегендә, әби-бабайларын чакырып, бәйрәм тамашасы бүләк итте. Дәү әниләр, дәү әтиләр оныкларының концерт программасын карадылар, чәй табыны артында җанлы әңгәмә кордылар.
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле педагоглар! 05.10.2019
Укытучым! Алтыннардан коеп
Салган һәйкәл генә аз сиңа.
Кешелеккә иткән изгелегең
Рәхмәт булып кайтсын үзеңә!
Хөрмәт булып кайтсын ул сиңа!!!
-
“Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына!” 04.10.2019
Бүген, гимназиядә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне хөрмәтләү булып узды. Бәйрәм чарасы, чәй табыны артында, укучыларның җыр-бию, уен-көлкеләре белән үрелеп барды. Өлкәннәребез матур хатирәләр, күңелле истәлекләрен яңарттылар.
-
Амстердам университеты профессоры гимназиядә 04.10.2019
Гимназия укучыларының татар дөньясындагы кызыклы шәхесләр белән очрашулары дәвам итә: бүген Амстердам университеты профессоры, PhD, тарихчы Әлфрид Бостанов кунак булды. Галим укучылар белән аралашты, үзенең тормыш һәм фән юлы турында сөйләде, фән өлкәсендә уңышларга ирешер өчен нинди белемнәр кирәклеген аңлатты. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Олыласаң олыны... 02.10.2019
Октябрьнең беренче ункөнлеге өлкәннәр декадасы буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан гимназиядә дә төрле чаралар планлаштырылды.
-
Бер рәхмәт – мең бәладән коткарыр 28.09.2019
Гимназиянең волонтерлар отряды вәкилләре өлкәннәргә ярдәм акциясен башлап җибәрделәр. Шимбә көнне педагог-оештыручы Гөлгенә Глүсовна җитәкчелегендә, 95 яшьлек Нәкыя әбинең хәлен белешеп кайттылар. Волонтерлар төркеме мондый акцияләрне ел дәвамында оештырырга вәгъдә итте.