Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Олимпиада көндәлеге 03.12.2019
Җәмгыять белеме фәненнән Россия олимпиадасының муниципаль этабы нәтиҗәләре: Хөҗҗәтова Сөмбелә (11 класс), Ибрагимов Раил (10 класс) – җиңүчеләр, Асадуллина Алсу (8 класс), Гизамов Йосыф (8 класс), Ганеева Эльвира (9 класс), Галяутдинова Сәлимә (9 класс), Агумов Әнвәр (11 класс), Сафиуллина Алия (11 класс) – призерлар исемлеген тулыландырдылар. Укучыларны һәм остазлары Абдуллина Миләүшә Мәгъсүм кызын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Олимпиада көндәлеге 01.12.2019
Бүген физкультура фәненнән Россия олимпиадасының муниципаль этабына нәтиҗә ясалды. Харисов Ренат (7 класс), Шарипянова Язилә (11 класс), Хафизов Айнур (11 класс) – җиңүчеләр, Хөҗҗәтов Газиз (7 класс), Гәрәев Айбулат (6 класс), Нуруллин Мансур (6 класс), Шәмсиева Адилә (7 класс), Галимянова Ясмин (6 класс), Ибрагимов Раил (10 класс), Газетдинов Айгиз (9 класс) – призерлар исеменә лаек булдылар. Укучыларны һәм остазлары Харрасова Алсу Рәскать кызын уңышлары белән котлыйбыз!
-
Әлфия Авзалова музее ачылды 30.11.2019
Бүген гимназия, районыбыз тарихында истәлекле вакыйга – легендар җырчы, РСФСРның атказанган җырчысы, якташыбыз Әлфия апа Авзаловага багышланган музей ачылды. Тантанада Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Нәвап улы Фаттахов, КФУ ректоры Илшат Рафкат улы Гафуров, Алабуга педагогика институты директоры Елена Ефимовна Мерзон катнаштылар.
-
Олимпиадный дневник 29.11.2019
Сегодня стали известны результаты всероссийской олимпиады школьников по русской литературе. По итогам олимпиады ученица 9 класса Ганеева Эльвира стала победителем, Хазиева Тансылу (9 класс), Кальтиева Регина (11 класс), Хуззятова Сумбеля (11 класс) пополнили список призеров. Поздравляем учеников и их тренера Саматову Гульнар Дилфасовну с заслуженной победой!
-
Әниләрдән мастер-класс 29.11.2019
Сарман районы кызы, 7а классы укучысы Яруллина Чулпанның әнисе полимер глинадан бизәкләр ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Укучылар бик кызыксынып, бизәк төшерү серләрен өйрәнделәр, әниләр бәйрәме уңаеннан матур бүләкләр ясадылар.
-
Математик карусель 28.11.2019
Сәфәр мәктәбе базасында, 5-6 класс укучылары арасында математикадан мәсьәләләр чишү буенча ярыш булып узды. Гимназиянең бер командасы - Тимеров Ислам, Вәлиев Вильдан, Султанов Самат (6 класс укучылары) – җиңүче, икенче команда – Чекалин Гадел, Саттаров Самат, Газизов Әмир (6 класс укучылары) - призер исеменә лаек булдылар. Укучыларны һәм остазлары Хазиева Рәмилә Әдип кызын, Вәлиева Земфия Гыйлфан кызын чын күңелдән котлыйбыз!
-
Олимпиада көндәлеге 27.11.2019
Бүген тормыш иминлеге нигезләре фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Исламов Айзат (8 класс) – җиңүче, Габдрахманов Айнур (8 класс) – призер, Гиздатуллин Ралиф (9 класс) - җиңүче, Вазетдинов Булат (10 класс) – призер исеменә лаек булдылар. Укучыларны һәм остазлары Сибгатуллин Ришат Тимершаех улын уңышлары белән котлыйбыз! Әфәрин!
-
Кадерлеләребез 26.11.2019
Гимназия классларында әниләр көненә багышланган бәйрәмнәр циклы дәвам итә. Бүген 6а сыйныфы укучылары, класс җитәкчеләре Хазиева Рәмилә Әдип кызы һәм тәрбиячеләре Әхмәдгалиева Айгөл Ралиф кызы җитәкчелегендә, әниләр көненә багышлап, гаилә бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмдә әтиләр һәм дәү әтиләр дә теләп катнашты. Укучылар үзләренең концерт номерларын, сәхнәләштерелгән спектакльләрен тәкъдим иттелләр. Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында, уен-көлке һәм әти-әниләрдән, дәү әни, дәү әтиләр тарафыннан җиткерелгән җыр-теләкләр белән үрелеп дәвам итте.
-
Олимпиада көндәлеге 26.11.2019
Бүген биология фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Вәлиева Мәдинә (7 класс) – призер, Әмирханова Алсу (8 класс) – призер, Салихов Таһир (9 класс) - призер, Исхаков Сәйдәш (9 класс) – призер, Хаев Альберт (10 класс) – җиңүче, Вәлиева Алина (10 класс) –призер исеменә лаек булдылар. Укучыларны һәм остазлары Исламова Зөлфия Әскать кызын уңышлары белән котлыйбыз!
-
Патриотик тәрбия 25.11.2019
“Татаркино” кинокомпаниясенең Яр Чаллыдагы филиалы тарафыннан, гимназия укучыларына “Солдатик” дип исемләнгән, Бөек Ватан сугышы елларын чагылдырган кинофильм күрсәтелде.