Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Казан федераль университеты ректоры гимназия укучылары белән очрашты
Опубликовано: 19.10.2020Казан шәһәренә оештырылган сәяхәт барышында гимназия укучылары Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров белән шәхсән очрашу мөмкинлегенә ия булдылар. Узган елны университет белән Актаныш муниципаль районы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган иде. Әлеге очрашу да ике якның дустанә мөнәсәбәтләренең бер дәвамы булды.
“Хәзерге көндә КФУ – зур уку йорты гына түгел. Вуз үзенә күрә бер холдингка әверелде. Ул белем бирү белән генә шөгыльләнми, фәнни эзләнүләр дә алып бара, иң яңа технологияләрне трансферлау мәйданчыклары да бар аның”, - диде Илшат әфәнде. Университетта һөнәри яктан үсү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылганын да әйтеп китте ул.
Чара кысаларында гимназия укучылары КФУның данлыклы музейлары белән дә танышты. Университетның кабул итү комиссиясе әгъзалары вуз турында барлык сорауларга җавап бирде. Укучылар Фундаменталь медицина һәм биология институтының Симуляция үзәгендә дә булдылар.
Казан федераль университеты белән гимназия арасында эшлекле мөнәсәбәтләр алга таба да дәвам итәчәк.
К списку новостей