Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
БДИ көндәлеге 13.07.2019
Бүген физика фәненнән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре билгеле булды. Гимназиядән әлеге фәнннән бер укучы имтихан тотты. Рахманов Азамат (укытучысы Багаутдинова Римма Гранитовна) 97 балл җыюга иреште. Азаматны һәм аның остазын әлеге югары нәтиҗәгә ирешүләре белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез!
-
Укырга кая керергә? 05.07.2019
Чыгарылыш сыйныф укучыларының иң җаваплы чоры: бердәм дәүләт имтиханнары тапшырылды, хәзер киләчәктә үзләштерәсе һөнәр буенча югары уку йортын сайлыйсы. Гимназия-интернатның күптәнге һәм сыналган партнеры - Казан дәүләт федераль университетының Алабуга институты педагогик белгечлекләр буенча белем алырга теләүче укучыларны үзенә чакырып кала. Тулырак мәгълүматны әлеге сылтама аша таба аласыз: https://kpfu.ru/elabuga
-
Гимназия классларына рәхим итегез!
02.06.2019
Гимназиягә укырга керергә теләүче укучылар өчен 03 июнь көнне сәгать 09.00 сайлап алу турлары үткәрелә. Түбәндәге фәннәрдән тест эшләү көтелә:
- 5 класс: математика, рус теле, логика;
- 6-8, 10 классларга: математика, рус теле, инглиз теле
-
Тәрбияле бала – әти-әни горурлыгы 21.05.2019
Гимназия базасында район мәктәпләренең ата-аналары өчен укулар булды. Чаллы мэрының мәгарифне үстерү буенча киңәшчесе, якташыбыз Фәйрүзә Зөфәр кызы Мостафина, психологик фәннәр кандидаты Ольга Константиновна Репина әти-әниләргә бала тәрбияләүдәге нечкәлекләр, хәзерге буынның психологик үзенчәлекләре турында чыгыш ясадылар. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Рамазан – изге ай! 17.05.2019
Белгәнебезчә, мөселман динендәге кардәшләребез өчен бик тә мөһим булган ай бара. Бу айда, без барыбыз да әдәп-әхлак, үзара толерантлы мөнәсәбәт, бер-береңне хөрмәт итү, изге гамәлләр кылу турында күбрәк уйланабыз. Һәм шул нисбәттән чыгып, гимназиядә хәзрәт белән очрашу, ифтар мәҗлесе үткәрелде. Дәниф хәзрәт Гарипов укучыларга әти-әни, туганнар хакын хаклау, мәктәптә алган белемнәрнең файдасы, үзара дустанә мөнәсәбәтләрдә гомер итү турында мәгънәле сүзләр сөйләде, тыңлаучыларның күңеленә иман нуры иңдерде.
-
Сайлап алу турлары 16.05.2019
Гимназиягә укырга керергә теләүче укучылар өчен 18 май көнне сәгать 08.00, 26 май көнне сәг 09.00дә сайлап алу турлары үткәрелә. Түбәндәге фәннәрдән тест эшләү көтелә:
- 5 класс: математика, рус теле, логика;
- 6-8, 10 классларга: математика, рус теле, инглиз теле
-
Гаилә көне уңаеннан җәйге спартакиада 15.05.2019
Быелгы җәйге спартакиада гаилә көне белән туры килде. Төп дәресләр тәмамлангач, барлык укучылар да Актаныш үзәк стадионына җыелдылар. Биредә, физик тәрбия укытучылары Алсу Рәскать кызы һәм Раил Хәләф улы җитәкчелегендә, һәр класс укучылары 100 м, 200 м, 400 м, биеклеккә, озынлыкка сикерү, эстафета ярышларында катнашты. Һәр төрдә иң-иң җитез укучылар ачыкланды. Гомумән әлеге чара коллектив рухы тудыруда, укучыларда позитив кәеф булдыруда этәргеч ролен башкарды. Барлык катнашучылар да зур канәгатьлек хисе белән таралдылар.
-
“Уңышка юл” 11.05.2019
Традицион рәвештә, уку елы ахырында, Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йорты бинасында гимназия алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы булып узды. Әлеге чара район башлыгы Энгель Нәвап улы Фаттахов, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Рәзил Исмәгыйль улы Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең яшьләр иҗтимагый оешмалары белән эшләүче урынбасары Тәбрис Мөдәрис улы Яруллин, Казан шәһәренең “Талантлар университеты” башкарма директоры Айдар Фәрит улы Акмалов һ.б. мәртәбәле кунаклар, республика вакытлы матбугать чаралары катнашында үтте. Фотомизгелләрне биредә күзәтә аласыз: http://aktanysh.tatarstan.ru/rus/fotoreports.htm/photoreport/5193767.htm
-
«Здоровое утро с РДШ» 30.04.2019
«В здоровом теле – здоровый дух» ученики гимназии-интерната придерживаются этой пословицы. Каждое утро в гимназии начинается с утренней зарядки, где воспитанники интерната получают бодрость и природную энергию на целый день. На этой недели зарядка была посвящена акции «Здоровое утро с РДШ». В рамках данной акции наши ученики провели флешмоб в поддержку движения школьников, провели разъяснительную работу о важности здорового образа жизни и, конечно же, сделали хорошие селфи и групповые фото.
-
Һөнәр сайлау – киләчәкне сайлау 29.04.2019
Мәктәпне тәмамлау чоры якынлашкан саен, укучыларны, киләчәктә нинди һөнәр сайларга дигән сораулар ешрак борчый. Тормыштагы профессияләр белән таныштыру максатыннан, еш кына район җирлегендәге оешма-предприятиеләргә, җәмәгать урыннарына экскурсияләр оештырыла, төрле һөнәр ияләре гимназиягә килеп укучылар белән очрашалар. 29 апрель көнне 10 сыйныф укучылары Актаныш районы суды эшчәнлеге белән танышып кайттылар. Алар анда суд барышын күзәттеләр, бинага экскурсия ясадылар, гомумән, хөкем йортының эш үзенчәлекләрен өйрәнделәр.