Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Идел буе спорт һәм туризм акдемиясендә 19.11.2019
Бүген гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары бер төркем укучылар белән Казан шәһәрендә, Идел буе спорт һәм туризм академиясе уздырган, 10-11 сыйныфлар өчен татар теле буенча олимпиадада катнаштылар. Нәтиҗәләр сөенечле, 11 сыйныф укучысы Шәрипҗанова Язилә 2 урын, 10 сыйныф укучысы Сәлахова Ләйсән Татар теле һәм халкы тарихын иң яхшы белүче номинациясе җиңүчесе. Укытучылары Ч.Р. Шәрипова, Л.Ф. Әһлетдинова "Опыт и перспективы развития информатизации языкового обучения" семинарында чыгыш ясадылар.
-
Олимпиада көндәлеге 18.11.2019
Россия фәннәр олимпиадасының район этабында катнашучы укучыларыбыз уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Бүген география фәненнән көчләрен сынаучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: Галиев Илназ (7 класс) –җиңүче, Габдрахманов Альфред (8 класс) – III урын, Ильдарханов Азат (8 класс) – I урын, Валиева Нәфисә (9 класс) - I урын, Гарипов Булат (9 класс) - III урын, Гизетдинов Данил (10 класс) - призер, Вахитов Булат (10 класс) – җиңүче, Рахматуллин Эльдар (11 класс) – җиңүче исемнәренә лаек булдылар. Укучыларны һәм укытучылары Фәйзуллин Рөстәм Уел улын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчесе 16.11.2019
-
Олимпиада көндәлеге 16.11.2019
15-16 ноябрь көннәрендә “Бүләк” олимпида үзәгендә инглиз теленнән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы булып узды. Безнең гимназия укучылары сынатмадылар: 5-6нчы сыйныф укучылары арасында Чекалин Гадел, Ибрагимова Алия, Амирханова Рәмилә, Мингазова Нурзилә, Мухаметдинова Эльвина, Шакирова Лиана призерлар (укытучылары – Гимранова Сания Мударисовна Һәм Саттарова Голгенә Глүсовна), 7-8 нче сыйныфлар арасында Асадуллина Алсу – җиңүче (укытучысы - Гимранова Сания Мударисовна), 9-11 ләр арасында Вәлиева Нәфисә - җиңүче, Вәлиева Альбина һәм Вәлиева Алинә – призерлар исеменә лаек булдылар (укытучылары Әюпова Ләйсән Рәшитовна). Укучыларны һәм остазларын уңышлары белән котлыйбыз, алдагы этапларда уңышлар телибез!
-
Театр атналыгы дәвам итә 14.11.2019
Гимназиядә театр атналыгы дәвам итә. Бүген 7а классы укучылары Туфан Миңнуллинның "Кайда хаклык, кайда дөреслек?" исемле драма әсәрен сәхнәләштерделәр.
-
Волейбол ярышы 09.11.2019
Район мәктәпләре арасында үткәрелгән волейбол ярышында гимназия егетләре командасы III урынга лаек булды. Остазлары Харрасова Алсу Рәскать кызы. Котлыйбыз!
-
Эшлекле семинар 08.11.2019
Бүген, гимназия базасында, Актаныш районы мәктәпләре директорлары һәм аларның укыту-тәрбия буенча урынбасарлары катнашында семинар узды. Семинарда, гимназия укытучылары тарафыннан, мастер-класслар, үрнәк дәресләр күрсәтелде, гимназиянең укыту-тәрбия тәҗрибәсе өйрәнелде. Соңыннан район башлыгы Фаттахов Энгель Нәвап улы катнашында киңәшмә узды.
-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән! 06.11.2019
1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде. Әлеге Конституция, Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы һәм татар халкы ихтыярын чагылдырып, кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең өстенлеген гамәлгә ашыра, халыкларның гомумтанылган үзбилгеләнү хокукына, аларның тигез хокуклылыгы, ихтыяр белдерүнең иреклелеге һәм бәйсезлеге принципларына нигезләнә, тарихи, милли һәм рухи традицияләрнең, мәдәниятләрнең, телләрнең сакланып калуына һәм үсешенә, гражданнар татулыгын һәм милләтара килешүне тәэмин итүгә ярдәм итә, федерализм принципларында демократиянең ныгуы, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше, Россия Федерациясе халыкларының тарихи барлыкка килгән бердәмлеген саклап калу өчен шартлар тудыра.
-
Бәйрәм белән! 04.11.2019
Халыклар бердәмлеге көне белән!
-
Тәҗрибә уртаклашу семинарында 01.11.2019
Гимназия-интернатның ике тәрбиячесе (Бакирова Фәнилә Фирдәвис кызы һәм Хөҗҗәтова Гөлназ Илгизәр кызы) Казан шәһәренең “Лицей Иннополис”ы һәм Казан федераль университетының Алабуга институты белән берлектә оештырылган “Интернат шартларында сәләтле балалар белән эш оештыру үзенчәлекләре” темасына багышланган семинарда катнаштылар.