Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Халыкара татар теле олимпиадасы 25.04.2019
Бу уку елында татар теленнән халыкара олипиадага гимназиянең 11 укучысы катнашты. Шулар арасыннан 11 класс укучысы Исламова Алия, 10 класс укучысы Язилә Шәрипҗанова – призер, Галләмова Эльвина җиңүче исеменә лаек булдылар. Барлык катнашкан, җиңүгә ирешкән укучыларны һәм остазлары Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызын, Әһлетдинова Ландыш Филүс кызын, Шәрипова Чулпан Рәмзил кызын уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
"Илһам" яшь язучылар бәйгесе 25.04.2019
Традицион рәвештә Габдулла Тукай туган көне алдыннан, Казан шәһәрендә, “Илһам” яшь язучылар иҗат бәйгесенә йомгак ясалды. Әйтергә кирәк, бу елгы нәтиҗәләр гимназия өчен аеруча сөенечле: 11нче класс укучысы Хәбибуллина Алинә (укытучысы Әминова Ләйсән Галиәкбәр кызы) гран-при дәрәҗәсен алуга иреште, шулай ук, 8 класс укучысы Вәлиева Нәфисә - II урын (укытучысы Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы), 6 класс укучысы Шәмсиева Әдилә (укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы) актив катнашучы дипломнарына ия булдылар. Укучыларны һәм остазларын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Татарстанның цифрлы киләчәге 22.04.2019
Алабуга шәһәрендә узган "Цифровое будущее Татарстана" регионара фәнни-эзләнү конференциясендә 8 сыйныф укучылары Вәлиева Нәфисә I урын, Ганеева Эльвира - II урын, Мухаметдинова Лиана - III урын яуладылар. Укучыларны һәм җитәкчеләре Фәрдиева Регина Равиль кызы, Хөснетдинова Гүзәл Фәрит кызын котлыйбыз!
-
Җәйге спорт сезоны ачылды 19.04.2019
Традицион рәвештә, районкүләм җәйге спорт сезонын ачу уңаеннан Фирая Солтанова-Жданова кубогына җиңел атлетика ярышлары булып узды. Гимназия йөгерешчеләре җыелма командасы III урынга лаек булды. Укучыларны һәм остазлары Харрасова Алсу Рәскат кызын чын күңелдән котлыйбыз!
-
Дуслык күпере ныгыды 18.04.2019
Башкортстан республикасында Татарстан көннәре кысаларындагы очрашуда Актаныш районыннан да эшлекле делегация катнашты. “Сәләтле балалалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ы белән Уфа шәһәренең 84 һәм 65 номерлы гимназияләре арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде.
-
"Минем кече Ватаным" 17.04.2019
Гимназиянең 7 класс укучысы Габдрахманов Айнур (җитәкчесе Сибгатуллин Ришат Тимершаех улы), Казан дәүләт аграр университеты үткәргән “Минем кече Ватаным” республика яшь уйлап табучылар олимпиадасында катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Театр на английском языке 16.04.2019
15-16 апреля на базе Центра детского творчества прошел районный конкурс театральных постановок на английском языке. Команда гимназии под руководством Валиевой Р. Ф. и Саттаровой Г. Г. заняла в этом конкурсе 1 место. Поздравляем ребят и их наставников с заслуженной победой!
-
Әти-әниләр өчен ачык ишекләр көне 13.04.2019
Гимназиядә бүген әти-әниләр өчен ачык ишекләр көне үтте. Килгән кунаклар укучыларның укыту-тәрбия, интернатта яшәү шартлары, проектлар, дәрестән тыш шөгыльләр системасы белән таныштылар. Очрашу ахырында “Без яшь, без сәләтле...” олимпиадасында уңышлы чыгыш ясаган 26 укучының әти-әниләренә, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаттахов Энгель Нәвап улы тарафыннан, рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Волейбол ярышлары 13.04.2019
Районкүләм үткәрелгән волейбол ярышында кызлар командасы – I, егетләр командасы II урыннарга лаек булды. Укучыларны һәм остазлары Харрасова Алсу Рәскать кызын җиңүләре белән котлыйбыз. Афәрин!
-
Алдынгылар хөрмәтләнде 12.04.2019
Чебешләрне көзен санасалар да, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы Актаныш районында традицион рәвештә, апрель аенда үткәрелә. Бу уку елында фән олимпиадаларының республика этабында гимназия укучыларының 52 призлы һәм җиңүче урыннары бар. Әлеге укучылар арасында ике яки аннан да күбрәк призлы урын алучылар да булды. Мәсәлән, 8 класс укучысы Вәлиева Нәфисә 6 фәннән республика дәрәҗәсендә урын алып, “Ел укучысы” исеменә лаек дип табылды. Район мәктәпләре арасында гимназия I урынга ия булды. Олимпиадада югары нәтиҗәләр күрсәткән укучы һәм аларның остазларын җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!