Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
НТИ.Junior
Опубликовано: 10.12.2020Идел буе федераль округында НТИ түгәрәк хәрәкәтенең инженерлык олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Онлайн-ярышларда Идел буеның 13 регионыннан 189 финалист катнашты.
НТИ.Junior түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы «Мәгариф» милли проектының «Социальные лифты для каждого» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Проектның төп бурычларының берсе - талантлы укучыларга туган төбәкләрдә үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр табарга ярдәм итү. Олимпиадага илнең 83 регионыннан 28 732 укучы гариза биргән, финалга 1600 дән артык катнашучы чыккан, шуларның арасында "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"тан 4 укучы катнашты: Амерзьянов Роман, Нигматдинов Инсаф, Хусаинов Ирхан һәм Габдрашитов Исламнур.
Йомгаклау этабы кысаларында биш өлкә буенча сынаулар узды. Барлык ярышлар да дистанцион форматта оештырылды: видеоэлемтә һәм чатлар ярдәмендә команда, оештыручылар һәм тьютор-модераторлар белән аралаштылар.
Гимназия укучылары, конкурсның «Виртуаль дөнья өчен технологияләр» өлкәсендә катнашып, «фән»темасына компьютер уены эшләделәр. Командалар уен сценариен, персонажларның холкын һәм тышкы кыяфәтен уйлап таптылар, уен процессының логикасын эшләделәр, код яздылар һәм йомгаклау проектын якладылар. Финалистларны котлыйбыз, уңышлар һәм алдагы конкурсларда җиңүләр телибез.
К списку новостей