Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" 06.10.2021
Егетләр интернатында кичке чара "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уены узды. Оештыручы Салахова Гөлназ Анфас кызы укучыларда үз белемнәрен өзлексез камилләштерүгә омтылыш тәрбияләү өстендә даими эшләүче тәрбиячеләребезнең берсе
-
Әхлак дәресләре 06.10.2021
"Балалар – безнең киләчәгебез. Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр".
Интернатта кызлар белән әхлак дәресләре. Дәресләрне Усманова Тәхия Әхтәм кызы алып бара. -
Өлкәннәр ункөнлеге 05.10.2021
Өлкәннәр ункөнлеге башланып китте. Декада кысаларында укучылар әби-бабайларга ярдәм итәләр. Аларга карата хөрмәт, яратуларын белдерәләр
-
"Татарстан кроссы - 2021" 02.10.2021
"Татарстан кроссы - 2021"
???? Хафизова Зилә, Илдарханов Динар - 1 урын.
????Гилфанов Камил - 2 урын.
????Харрасов Ильмар, Султанов Альмир - 3 урын
Сафиуллина Адилә - 5 урын.
Кросста актив катнашкан һәм жиңү яулаган йөгерүчеләребезгә афәрин! -
"Без аралаша беләбез" 01.10.2021
Интернатта егетләр белән "Без аралаша беләбез" дигән темага психологик тренинг үтте. Тренинг усмерлэргә үзеңнең һәм башкаларның хис - кичерешлэрен һәм уз - үзен тоту мотивларын анларга, төрле ысуллар ярдэмендэ башкалар белэн узара йогынты ясашырга, нәтижәле аралашырга ярдәм итүне күздә тотты
-
Фирдәвис Гайнетжан улы гимназияда кунакта 01.10.2021
Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы, Түбән Кама шәһәрендә озак еллар баш архитектор булып хезмәт куйган якташыбыз Ханов Фирдәвис Гайнетжан улы үзенең хезмәттәш дуслары белән гимназиядә булды, Әлфия Авзалова музее һәм гимназия белән танышты. Очрашу истәлеге итеп үзенең "Архитектор" китабын бүләк итте
-
Ясалма интеллект дәресе 29.09.2021
Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә "Урок цифры" бөтенроссия мәгариф проекты кысаларында укучылар ясалма интеллект эшенең нигезләре һәм принциплары, шулай ук бу өлкәдә карьера мөмкинлекләре белән танышты. Ясалма интеллект буенча дәрес видеолекциядән һәм онлайн-тренажердан тора. Лекциядән укучылар ясалма интеллектның ничек эшләнүе һәм анда нәрсә эшләргә кирәклеге турында белделәр. Тренажерда Data Scienсе өлкәсендәге карьераның барлык этапларын үтеп, пилотсыз автомобильләр өчен мөстәкыйль алгоритм төзеделәр.
-
"Кайда минем илем?» 27.09.2021
Әлмәт татар дәүләт драма театры бүген "Адымнар-Актаныш" гимназиясе укучыларына "Кайда минем илем?» документаль спектаклен (режиссеры Ильяс Гәрәев) тәкъдим итте. «Идел-Урал» легионы вәкиле, якташыбыз Гарәф Фәхретдинов истәлекләре буенча сәхнәләштерелгән спектакль фашист әсирлегендә, соңрак легионда газап-михнәт кичкән, концлагерьдан җай чыгу белән үз ягына качу теләге белән янган, сугыштан соң совет лагерьларында җәфа чиккән ачы язмышлы каһарманнар турында..
-
"Адымнар-Актаныш" "Могҗизалар кыры"нда 25.09.2021
"Адымнар-Актаныш" полилингваль гимназия-интернатының "Ак нур" вокаль ансамбле егет-кызлары Мәскәү каласында "Могҗизалар кыры" тапшыруын төшерүдә катнашып кайтты. Яшь талантларыбыз Казан шәһәренең 15 мәктәбе директоры Иван Филатовның командасы буларак чыгыш ясады һәм сынатмады. Сәнгатьне яратучы укучыларыбыз белән горурланабыз!
Тапшыруны 1 октябрь көнне 19 сәгать 45 минутта карарга мөмкин булачак -
Уфаның "Нур" театры артистлары бн очрашу 14.09.2021
Артист булу өчен нинди сәләткә ия булу кирәк, артист булу авыр һөнәрме, грим салу серләре укучылар өчен кызыклы булды.