Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Биология фәне буенча олимпиада нәтиҗәләре 29.01.2022

Биология фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының регион этабыннан шатлыклы хәбәрләр:
Гаянов Айбула - җиңүче
Әмирханова Рәмилә - призер
Хафизова Зилә - призер.
Укытучыларны һәм остазлары Ханнанова Руфина Риф кызын котлыйбыз!
-
Студентлар белән очрашу 29.01.2022

"Бер күрешү үзе бер гомер бит, очрашуга сәбәп табылсын. Бер-берләрен сагынышкан дуслар күрешергә монда агылсын". Ялга кайткан студентларыбыз укытучылар - укучылар белән очрашуга килделәр.
-
Олимпиадага әзерлек 28.01.2022

КФУ галимнәре белән берлектә үткән татар теле дәресләре дәвам итә. Бүген 9 сыйныф кызлары олимпиада биремнәрен җентекләп карадылар.
-
Студентлар очрашуы 27.01.2022

25 гыйнвар Бөтенроссия студентлар көнө буларак билгеләнеп үтә. Әлеге уңайдан без дә гимназия-интернатны тәмамлап, бүгенге көндә төрле югары уку йортларында белем алучы студентларыбызны котлыйбыз. 27 гыйнвар көнне оештырылачак студентлар очрашуына көтеп калабыз. Вакыты: 15.00, урыны: гуманитар гимназия-интернатның актлар залы.
-
Әхлак дәресләре 27.01.2022

26 гыйнвар көнне егетләребезгә Рушан хәзрәт "Иблиснең мәкерле юллары" дигән темага әхлак дәресе үткәрде. Дәрес бик үтемле итеп аңлатылды.
-
Республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре 27.01.2022

Физик культура фәне буенча республика олипиадасының йомгаклау этабында гимназиябезнең 6-7 сыйныф укучылары Имамразыева Әминә, Харрасов Илмар, Әмирҗанов Роман призер исеменә лаек булды. Укытучылары Харрасова А.Р., Исламов И.Р. Афәрин! Котлыйбыз!
-
"Сандык тулы табышмак. Зирәк булсаң, җавап тап!" 25.01.2022

Интернатта яшәүче кызларыбыз тәрбиячеләре Зөлфия Мазгар кызы белән беренче илбашыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевның тормыш һәм хезмәт юлына күзәтү ясадылар.
-
Сәламәтлек - зур байлык 24.01.2022

Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле утә кышлар.
Чангы, чана, тимераяк -
Безнең иң якын дуслар.
Сәламәтлек - зур байлык. Сәләт төркеменең күңелле ял вакытлары.
-
Алинәне котлыйбыз 24.01.2022

Тормыш иминлеге нигезләре фәне буеннча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының региональ этабы призеры исемен яулаган укучыбыз Габдуллина Алинәне зур җиңүе белән котлыйбыз! Укытучысы - Сибгатуллин Ришат Тимершәех улы. Афәрин!
-
Олимпиадага әзерлек дәвам итә 24.01.2022

Татар теле фәне буенча КФУ галимнәре үткәргән олимпиадага әзерлек дәресләре дәвам итә. Бүгеннән башлап укучылар ике төркемдә шөгыльләнәләр.
















