Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Бөтенроссия фән олимпиадасы призерлары 28.04.2021
Казан шәһәрендә дөнья сәнгате бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабы төгәлләнде.
Гимназиянең 10А класс укучысы Мөхәмәтдинова Лиана, 9Б класс укучысы Камилҗанова Динара призер булдылар.
Кызларны һәм аларның укытучысы М.М.Абдуллинаны зур җиңүләре белән ихлас котлыйбыз.
-
Race on MARS 27.04.202127 апрель көнне үткәрелгән «Race on MARS-2021» робототехника ярышында, гимназия командасы 3 урынны яулады.Конкурста катнашыр өчен укучылыларга кагыйдаләргә туры килгән робот ясарга кирәк иде. 6 сыйныф укучылары: Габдрашитов Исламнур, Галиев Камиль, Амерзьянов Роман, Нигматдинов Инсаф, Lego Mindstorm EV3 конструкторыннан «Ripsaw» роботын төзеп, ярышта катнаштылар
-
Eвропейская неделя иммунизации 27.04.2021
Eвропейская неделя иммунизации
-
Без Тукайны яратабыз 26.04.2021
26 нчы апрель –бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135ел.Шул уңайдан педагог-китапханәче Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы тарафыннан ,,Без Тукайны яратабыз” уен-викторинасы үткәрелде. Бу уен-викторина аша укучыларның шагыйрь турында белемнәре ныгытылды.Г.Тукайның иҗатына, тормышына карата кызыксыну, горурлык хисе, телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләнде.
-
Тукай - сүнмәс йолдыз ул 21.04.2021
26 нчы апрель-татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел.Китапханәбездә китап күргәзмәсе эшли.
-
"Йолдызлык-2021" 20.04.2021
19 апрель көнне Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның “Хәзинә” бию коллективы “Йолдызлык” яшьләр фестиваленең республика этабында бик матур чыгыш ясап кайттылар. Коллектив жюри әгъзаларына “Туган тел” биюен тәкъдим итте. “Хәзинә” бию төркеменең җитәкчесе Хатмуллин И.Б.
-
Рамазан – рәхим-шәфкатьлелек, юмартлык һәм изгелекләр ае. 19.04.2021
Шул уңайдан гимназиягә Актаныш районының имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин чакырылды. Ул укучылар белән очрашты һәм Рамазан ае һәм Ураза тоту тәртипләре турында сөйләде, балаларга вәгазь укыды, һәрберебезне изге гамәлләр генә кылырга чакырды, ил-көннәребезгә тынычлык, җаннарыбызга сафлык, тәннәребезгә саулык-сәламәтлек теләде.
-
9 нчы сыйныф укучылары “Беренче театр” комидиясен карадылар 17.04.2021
Бүген тәрбия сәгатендә 9 нчы сыйныф укучылары Галиәсгар Камалның “Беренче театр” комидиясен карадылар. Спектакль 1961 енче елда төшерелгән булган. Укучылар белгәннәрен искә төшерделәр, ял иттеләр, илһам алдылар.
-
«Цифрлы җитештерү» дәресе 16.04.2021
Укучылар өчен чираттагы «Урок цифры» чарасы үткәрелде. Дәрестә укучылар предприятиеләрне һәм учреждениеләрне автоматлаштыру өлкәсендәге җитештерү, ERP-система, "акыллы склад", сәнәгать интернеты, бизнес-аналитика һ.б. төшенчәләр белән таныштылар. Предприятиеләрдә цифрлы трансформацияны уздыручы белгечләр турында белделәр.
Дәреснең икенче өлешендә уен формасындагы тренажерда укучылар космик кондитер фабрикасы үрнәгендә автоматлаштыру белән таныштылар. Алар үз көчләрен склад роботлары маршрутларын көйләүдә, пончиклар җитештерү буенча конвейер эшен көйләүдә сынап карадылар.
-
“Узган көннәр тере хәтердә” 16.04.2021
16 апрель көнне Яшьлек күңел ачу үзәгендә район үзәге мәктәпләреннән җыелган укучылар арасында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган “Узган көннәр тере хәтердә” хәрби-патриотик рухтагы квест-уены узды. Уенның шартлары буенча һәр команда, 7 станция аша үтеп, төрле авырлыктагы биремнәрне үтәделәр, Бөек Ватан сугышы хәтирәләренә багышланган җырлар, һәйкәлләр, шәһәрләр буенча белемнәрен сынадылар, герой балалар һәм аларның батырлыклары турында сөйләделәр. Гимназия укучылары бу бәйгедә кабаттан Беренче!