Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Муса Җәлилне искә алу 16.02.2022

15 февраль - патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алу көне уңаеннан 7в сыйныфында язучының иҗатына багышланган викторина һәм китапханәдә күргәзмә оештырылды.
-
Рәсәй чаңгы юллары 15.02.2022

Районкүләм үткәрелгән "Рәсәй чаңгы юллары" бәйгесендә гимназиябез коллективы актив катнаша.
-
Татар халык ризыгы - пәрәмәч 14.02.2022

Пәрәмәч - татар халык ризыкларының берсе. 6-7 нче сыйныф укучылары Резеда Шамил кызы җитәкчелегендә пәрәмәч пешереп сыйландылар. Яңа пешеп чыккан пәрәмәч исенә битараф калып булмый.
-
Саф һавада 14.02.2022

Интернатта торучы кызларыбыз кичләрен чаңгы шуып, рәхәтләнеп сәламәтлекләрен ныгыталар.
-
"Камыр ашлары" сәгате 14.02.2022

8-9 нчы сыйныф кызлары Зөлфия Мазгаровна белән "камыр ашлары" сәгатендә тел йотмалы, бик тәмле кабартма пешерде.
-
"Сәламәтлек - зур байлык" 14.02.2022

Кызларыбызга Тәхия апа "Сәламәтлек - зур байлык" дигән темага әхлак дәресләре алып барды. Дәрес бик үтемле булды.
-
Киләчәк беренчеләр 14.02.2022

12 февраль көнне гимназиябездә "Киләчәк беренчеләр" әзерлек дәресләрен башлап җибәрдек. Дәресләрдән соң балалар күтәренке күңел белән кайтып китте. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, балалар!
-
Уфа шәһәрендә 12.02.2022

11 февраль көнне Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр бунча урынбасары Нурлыева Ләйсән Фоат кызы җитәкчелегендә гимназиябез директоры Венера Нәсих кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәмзил кызы, инглиз теле укытучысы Рузилә Айдар кызы Уфа шәһәрендә булып, 44 номерлы полилингваль гимназия, 20 номерлы гимназия, Мостай Кәрим исемендәге 158 нче башкорт гимназиясе, Рәми Гарипов исемендәге гимназия эшчәнлеге белән таныштылар. Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында булып, мәгариф министры Хаҗин Айбулат Вакил улы белән очраштылар, киләчәккә максатлары белән бүлешеп, киләчәкттә хезмәттәшлек алып бару турында фикер алыштылар.
-
Шәфкать туташыбыз чыгышы 12.02.2022

Шәфкать туташыбыз Филария Анфасовна яшелчәләр, җиләк-җимешләр, витаминнар турында бик кирәкле һәм файдалы чыгыш ясады.
-
География фәне олимпиадасы нәтиҗәләре 11.02.2022

География фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында гимназиябез укучылары Солтанов Самат һәм Чекалин Гәдел призер исеменә лаек булдылар. Укучыларны һәм остазлары Фәйзуллин Рөстәм Уел улын котлыйбыз!
















