Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Рус әдәбияты призерлары 21.02.2022

Рус әдәбияты фәне буенча республика олимпиадасында призерларыбыз: Закирова Розалия (7 сыйныф), Шәемова Гөльяр (8 сыйныф), Гилметдинова Миләүшә (9 сыйныф), Тишкинбаева Нигинә (9 сыйныф), Таһирова Эльвина (10 сыйныф). Кызларны һәм укытучылары Гильфанова Изалия Изаил кызын, Нурыева Ирина Альбин кызын котлыйбыз!
-
Иң оста уйнаучы 19.02.2022

Интернатта яшәүче егетләрнең вакытлары күңелле һәм файдалы үтә. Көн саен егетләр үзләре арасында турнир үткәреп бүгенге көннең иң оста уйнаучысын билгелиләр.
-
Радиотапшыруга әзерләнәбез 19.02.2022

"Милли җәүһәрләр" мәктәп радиосы әгъзәләре. Чираттагы тапшыруга әзерләнү мизгелләре.
-
Волейбол турнирында 19.02.2022

Туп сөюче егетләребез Югары Яркәй авылында оештырылган волейбол турнирында катнашып кайттылар. 2008-2009 нчы елгы егетләрдән торган команда III урынга, 2007-2008 нче елгы егетләр IV урынга лаек булдылар. Остазлары Ленар Миншакир улы. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
-
Әлифба бәйрәме 18.02.2022

Бүген, 18 февраль көнне, 1б һәм 1в сыйныфларында Әлифба бәйрәме үтте. Бәйрәмдә балалар әти-әниләргә үзләренең алган һөнәрләрен күрсәттеләр. Чара бик матур, күңелле үтте.
-
Батырлык урыны - Әфганстан 17.02.2022

Кызлар интернатында "Батырлык урыны - Әфганстан" дигән темага кичә үтте. Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган райондашларыбызны искә алып, алар турында истәлекләр укылды. Кичәне тәрбияче Шәрифуллина Алия Вил кызы үткәрде.
-
Муса Җәлилне искә алу 16.02.2022

15 февраль - патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алу көне уңаеннан 7в сыйныфында язучының иҗатына багышланган викторина һәм китапханәдә күргәзмә оештырылды.
-
Рәсәй чаңгы юллары 15.02.2022

Районкүләм үткәрелгән "Рәсәй чаңгы юллары" бәйгесендә гимназиябез коллективы актив катнаша.
-
Татар халык ризыгы - пәрәмәч 14.02.2022

Пәрәмәч - татар халык ризыкларының берсе. 6-7 нче сыйныф укучылары Резеда Шамил кызы җитәкчелегендә пәрәмәч пешереп сыйландылар. Яңа пешеп чыккан пәрәмәч исенә битараф калып булмый.
-
Саф һавада 14.02.2022

Интернатта торучы кызларыбыз кичләрен чаңгы шуып, рәхәтләнеп сәламәтлекләрен ныгыталар.















