Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
“Көйне таны” 16.04.2021
16 апрель көнне гимназия-интернатта җомга чарасы - “Көйне таны” уены узды.Чараны тәрбияче Бакирова Фәнилә Фирдәвис кызы әзерләде. “Көйне таны” уены аша укучыларды татар көйләренә мәхәббәт уятылды, танып белү сәләте камилләште. 10Б сыйныф укучысы Рәсүл татар халык җырларыннан тезмә уйнады. Чара бик кызык, күтәренке рухта узды.
-
“Табигатьне сакла – макулатура тапшыр!“ 15.04.2021
Экологик айлык кысаларында гимназия укучылары бик теләп “Табигатьне сакла – макулатура тапшыр!“ акциясенә кушылдылар. Барлык укучыларның тырышлыгы белән 760 килограмм макулатура җыелды. 15 апрель көнне акциягә йомгак ясалды. Гимназиянең волонтерлар отряды укучылары, табигатьне саклауга үз көчләрен керткән өчен, диплом белән бүләкләнде. Афәрин, укучылар!
-
“Хуш киләсез, кошкайлар!” 13.04.2021
Укучыларыбыз үзләренең изге, матур гамәлләре белән сөендерә.
Яз – җырчы кошлар, сыерчыкларны каршы алу вакыты. Шул уңайдан гимназия укучылары “Хуш киләсез, кошкайлар!” акциясе уздырды. Акция кысаларында һәр укучы сыерчыкларга оялар әзерләүдә үзеннән зур өлеш кертте. Ояларны җыелып паркка элеп тә куйдылар балалар. Хуш киләсез, кошкайлар! Без ясаган ояларга рәхим итегез!
-
12 апрель – авиация һәм космонавтика көне 12.04.2021
Педагог-оештыручы Хафизова Алсу Мирзамөхәммәт кызы җитәкчелегендә 6-7 класс укучылары Закирова Розалия, Шаемова Гөльяр 12 апрель – авиация һәм космонавтика көненә карата стена газетасы чыгарды.
-
Космонавтика көне 12.04.2021
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары тәрбия сәгатендә космонавтика көненә карата башваткычлар чиштеләр. Галәм белән бәйле белемнәрен искә төшерделәр, яңа һәм кызыклы мәгълүматлар тупладылар.
-
Гимназиядә - Тоталь диктант 10.04.2021
10 апрель көнне гимназия базасы халыкара белем бирү акциясе -Тоталь диктант яздыру мәйданчыгы булды. Акциянең төп максаты – мәктәп укучыларында грамоталылыкны арттыру, рус телен популярлаштыру.
Бу чарада гимназиянең 7-9 класс укучылары катнашты. Барлыгы 66 укучы. Акциянең девизы да: “Дөрес язу – модада!”
Диктанты рус телчеләренең методик берләшмә җитәкчесе Э.Ф.Шәгъзамова укыды.
-
Бөтенроссия “Ел укытучысы – 2021” бәйгесенең йомгаклау этабы 10.04.2021
Кичә, 9 апрель көнне, Казан шәһәрендә бөтенроссия “Ел укытучысы – 2021” бәйгесенең йомгаклау этабы төгәлләнде.
Гимназиябез укытучылары бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Рус теле, әдәбияты укытучысы – И.И.Хәлимова “Педагогик дебют” номинациясендә – лауреат, татар теле укытучысы – Ч.Р.Шәрипова “Иң яхшы татар теле, әдәбияты укытучысы” номинациясендә – абсолют җиңүче.
Укытучыларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз. Иҗади уңышлар теләп калабыз. -
“Телләр белгән, илләр гизгән” 09.04.2021
9 апрель көнне 5-8 нче сыйныфлар арасында “Телләр белгән, илләр гизгән” җомга көн чарасы узды. Уен-квест форматында оештырылган чара укучыларның күңеленә бик хуш килде.
-
Галәм буйлап, сәлам юллап 07.04.2021
7 апрель көнне Иҗат үзәгенең актлар залында Минзәлә педагогия көллияте 9 сыйныфлар арасында “Галәм буйлап сәлам юллап” региональ конкурсы үткәрде. Бәйге өч этапта үтте. Укучылар космонавтика өлкәсендә белемнәрен сынадылар.Чарада Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укучылары лаеклы 1 урынны яулады! Укучыларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Бездә кунакта – мәгариф министры 07.04.2021
7 апрель көнне Актанышка эшлекле сәяхәт белән ТР Мәгариф һәм фән министры И.Г.Хәдиуллин килде. Илсур Гәрәй улы Хәдиуллин тарафыннан 2021 елда педагогларның август киңәшмәсенә әзерлек торышын, яңа мәктәп
бинасы төзелешен карады, педагогик коллектив белән күреште.Шулай ук министрлык гимназия-интернатның укыту-тәрбия процессы белән таныштылар. Легендар җырчы Әлфия Авзаловага багышланган музей аларда матур хисләр калдырды.