Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
"Кайсы очракларда "Юк!" дип әйтә белергә кирәк" 24.01.2022

Башлангыч сыйныфларда "Кайсы очракларда "Юк!" дип әйтә белергә кирәк" темасына сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар яхшыны яманнан аерырга өйрәнделәр, сәламәт булу өчен зарарлы гадәтләрдән тыелырга кирәклеген үзләренә тагын бер кат искәрттеләр.
-
Класс сәгатьләре 24.01.2022

"Мин сәламәт булырга телим! Мин сәламәт була алам! Мин сәламәт булырга тиеш! Начар гадәтләргә -ЮК!!!" Шушы шигарь астында 2 нче сыйныфларда саф һавада класс сәгатьләре үтте.
-
Интернатта ашау сыйфаты 24.01.2022

Егетләр интернаты ягында ашау сыйфатын бәяләр өчен ата-аналар кичке ашка килә башлады. 6в сыйныф укучысы Газизов Инсафның әти-әниләре "Кичке аш бик тәмле, туклыклы, алдагы көннәрдә дә уңышлар" дип теләп, канәгать булып киттеләр. Барыбыз да сәламәт булыйк!
-
Китапханәгә экскурсия 22.01.2022

21 гыйнвар көнне 1 нче сыйныф Сәләт төркеме укучыларына китапханә белэн таныштыру максатыннан экскурсия оештырылды һәм укучылар кулларына беренче китапларын алып укыды.
-
"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" 22.01.2022

Җомга чарасы кысаларында интернатта торучы укучылар тәрбиячеләре Зөһрә Спартак кызы җитәкчелегендә "Физкультура һәм спорт иленә сәяхәт" ясады. Соңыннан интернат җитәкчесе аларны чәй тәмнәре белән сыйлады.
-
Олимпиадага әзерлек 21.01.2022

Укучыларыбыз КФУ галимнәре белән берлектә татар теле фәненнән олимпиадага онлайн форматта әзерләнә.
-
"Ел укытучысы" 21.01.2022

Гимназиябез базасында "Ел укытучысы" бәйгесенең икенче көне бара. Район укытучылар жюри каршында дәресләр һәм мастер-класслар үткәрә.
-
"Ел укытучысы" 20.01.2022

Бүген, 20 нче гыйнвар көнне, гимназиябез базасында, "Ел укытучысы" бәйгесенең муниципаль этабы башланды. Укытучылар ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәтә.
-
Әмирсәлихны котлыйбыз 20.01.2022

10 сыйныф укучысы Анамов Әмирсәлих химия фәненнән Бөтенроссия укучылар олимпиадасының региональ этабында катнашып, призер исеменә лаек булды. Укытучысы Гарипова Рузилә Илдар кызы. Афәрин! Котлыйбыз!
-
Уңышлар телибез 19.01.2022

18 гыйнвар көннәрендә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта башлангыч класс укытучылары "Ел укытучысы-2022" бәйгесендә көч сынаштылар. Гимназия данын Солтанова Гөлназ Дилшат кызы яклады. Аңа уңышлар телибез!
















