Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Туган телләр буенча олимпиадада 12.05.2022

Гимназиябезнең укучылары Себер һәм Ерак Көнчыгышның туган телләре буенча төбәкара олимпиадада катнаша. Олимпиада дистанцион режимда уза. Регионара олимпиаданы Алтай Республикасының Мәгариф һәм фән Министрлыгы оештыра. Бүгенге олимпиадада Алтай, Бурятия, Саха (Якутия), Татарстан, Тыва, Хакасия һәм Кемерово өлкәләреннән 9-11 сыйныф укучылары катнаша.
-
Уку елы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы 07.05.2022

6 нчы май көнне гимназиябездә зур бәйрәм - 2021-2022 уку елы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы узды. Уңыш бәйрәме!
-
"Дөнья яшь язучылар күзлегеннән" 06.05.2022

Яр Чаллы шәһәрендә узган регионара "Дөнья яшь язучылар күзлегеннән" иҗади конкурсында 1б классы укучысы Солтанова Таңсылу һәм 4б классы укучысы Шәйхуллина Зилә җиңү яуладылар һәм диплом, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Укытучылары: Шәйхуллина Светлана Риф кызы һәм Солтанова Гөлназ Дилшат кызы.
-
Бассейнда 04.05.2022

Егетләребез атнага 2 тапкыр бассейнга йори.
-
Тренажерлар залында 04.05.2022

Интернатта торучы егетләребез көн дә тренажерлар залында үз көчләрен артыру һәм сәламәтлекләрен ныгыту өстендә эшлиләр.
-
"Тукайны укыйбыз" 04.05.2022

"Тукайны укыйбыз" балалар иҗаты II республикакүләм конкурсында катнашып, Алмазия Закирова "Шигырь язам" номинациясендә II дәрәҗә дипломга лаек булды. Җитәкчесе - Лилия Васик кызы Галләмова). Алмазия, котлыйбыз сине! Киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез!
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышлап 03.05.2022

Гимназиябез китапханәсендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган күргәзмә һәм 5 г сыйныфында әңгәмә уздырылды.
-
Чакыру 03.05.2022

Хөрмәтле ата-аналар, укучылар, укытучылар! Сезне 6 май көнне 2021-2022 уку елы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасына көтеп калабыз. Программада:
10.00 сәгать - гимназиядә иҗади проектлар фестивале
13.00 сәгать - район мәдәният йортында уку алдынгыларын хөрмәтләү.
-
Лимарны котлыйбыз! 02.05.2022

Композитор һәм музыкант Максат Гумеров призына II республикакүләм фестиваль - бәйге уздырылды. Яшь башкаручылар баян, аккордеон и гармоникада уйнадылар. Әлеге бәйгедә Шакиров Лимар да катнашты. Ул баянда "Бишле биюе" көе һәм "Оренбург яшьләре көе"н уйнап, III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчесе - Камалов Флүн Фәнил улы. Котлыйбыз!!!
-
Өмә - безне, без өмәне яратабыз! 30.04.2022

Тирә-ягыбызны чүптән арындыру, ямьләндерү максатыннан бүген гимназиябез коллективы өмәгә чыкты.















