Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
ҖӘЙГЕ ТУКТАЛЫШ: КЫРЫМГА ЮЛЛАМА – БҮЛӘККӘ!!!
Опубликовано: 09.09.2022«Tatar Hack» цифрлы карарлар эшләү конкурсында җиңүче укучыларыбызга Татарстанның мәгълүмати технологияләр үзәге җәен Кырымда ял итү һәм уку мөмкинлеге тудырды быел – гимназиянең биш укучысына юллама бүләк итте. “Информатика буенча татарча БДИ” проектын эшләүче Булат Камалов, “Авыл туризмы” проектын эшләүче Булат Төхбәтуллин, “Татарча информатика” проектын эшләүче Ләйсән Әфтахова һәм Динара Исхакова, “Эволюция теориясе” проектын эшләүче Айбулат Гаянов 12-30 август көннәрендә «Сәләт» яшьләр үзәгенең Кырым Республикасы, Форос бистәсе, «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгендә ял итте.
«Сәләт - Аршан» аланында алар лидерлык сыйфатларын үстерде һәм мәгълүмати технологияләрне өйрәнде. Смена дәвамында шәхси үсеш, проектлар белән идарә итү өлкәсендә дә үзләрен сынап карады алар. Хыялларын, идеяларын тормышка ашыру юлларын эзләделәр, әлеге юнәлештәге заманча технологияләр белән таныштылар. Дәресләрне, остаханәләрне алдынгы белгечләр һәм остазлар алып барды. Уку-укыту программасыннан тыш, егет-кызларыбыз спортта, кичке чараларда, интеллектуаль уеннарда да бик теләп катнаштылар.
К списку новостей