Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Тәрбия һәм өстәмә белем бирү юнәлеше бәйгесе җиңүчеләребез 15.03.2022
Тәрбия һәм өстәмә белем бирү буенча һөнәри конкурста катнашучы хезмәттәшләребез Әмирова Айзилә Наил кызын, Аграпова Миләүшә Рәдис кызын, Хәсәнов Рәмис Илгиз улын, Халиуллина Мария Владимировнаны җиңүләре белән тәбриклибез!
-
"Тархан" 15.03.2022
Зилия Мансурова бүген Казан шәһәрендә иҗади бәйгенең ярымфиналында катнаша. "Тархан" тарихи-мәдәни конкурсында уңышлар телибез, Зилия!
-
Шәхси проектлар яклау 15.03.2022
Гимназиядә 10 марттан 21 мартка кадәр укучылар үзләренең еллык күзәтү һәм тикшерү алымнарына нигезләнгән шәхси проектларын 10 секциядә яклыйлар. Бүген, 15 нче март көнне укучылар психология, физкультура, тормыш иминлеге фәне секцияләрендә үз эшләрен тәкъдим итә.
-
"Онытмаска иде үткәннәрне" 15.03.2022
"Пушкин картасы" билетлары белән, 82 укучыбыз бүген "Онытмаска иде үткәннәрне" спектаклен тамаша кылып кайтты.
-
Интернатта 15.03.2022
Бүген егетләр интернатында 10 класс укучылары "Оливье" салаты эшләп, иптәшләрен сыйлады.
-
Гөлияне котлыйбыз 14.03.2022
Чаллы шәһәрендә узган "Музыкальный звездопад" конкурсында 9а классы укучысы Загертдинова Гөлия 1 дәрәҗә лауреат булды. Котлыйбыз!
-
Китапханәдә остазларның һөнәри дәресе узды 14.03.2022
Гимназиябездә яңа уку атнасы да күңелле, файдалы һәм нәтиҗәле башланды. Төрле фәннәрне тирәнтен үзләштерергә мөмкинлек бирүче дәресләр дә, алган белемнәрнең нәтиҗәсенә бәя бирүче проект эшләрен яклау да, төрле һөнәрләрне яшьтән үк үзләштерергә мөмкинлек бирүче мастер-класслар да.
Укучыларның гаҗәпләнү катыш кызыксынуларын, сокланып, үзләренең дә мөмкинлекләрен сынап карауларын бүген – 14 март көнне мәктәп китапханәсендә узган “Төрки йөзләр” милли фото, бәйләм сумка, чигүле калфак күргәзмәсендә дә күзәтергә мөмкин иде.
-
Һөнәри мисал: Таңсылу+Динара+Ландыш=? 14.03.2022
Чыннан да, күңелендә йөрткән хыялларын милли фотойөзләрдә ачып бирүче һәвәскәр фотограф Таңсылу Галимова-Фәттахованы, сумка, кәрҗиннәр бәйләүче бәйләм остасы Динара Гыйльманованы, әбисе һөнәрен дәвам итеп калфаклар чигүче калфакчы Ландыш Мәрданованы нәрсә берләштерә? Иң беренче чиратта, табигатьнең, кешеләрнең гүзәллеген күрә белүләредер. Яраткан шөгыльләрен һөнәри дәрәҗәдә башкарулары бизнеста да үзләрен сынап карарга этәргеч биргән. Иҗади проектлар яклаучы укучыларыбыз өчен дә менә дигән үрнәк бу! Мастер-классларда укучыларыбыз үзләрен төрле шөгыльләрдә сынап карады бүген.
-
Һөнәри юнәлеш 12.03.2022
Бүген 12 нче март көнне 9 сыйныф укучылары Минзәлә педагогика көллияте вәкиле белән очраштылар.
-
"Урок цифры" Квант дөньясы 10.03.2022
Гимназияда «Саннар дәресе» проекты кысаларында мәктәп укучылары өчен «Квант дөньясы: квант компьютеры ничек төзелгән» темасы буенча дәресләр үткәрелде. Дәрес ике өлештән - теоретик һәм практик өлешлтән торды. Башта укучылар квант физикасы һәм дөнья төзелеше турында фильм карады, ә соңыннан онлайн платформада биремнәр үтәделәр.