Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Республикакүләм форумда 16.08.2022

Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева җитәкчелегендәге делегация Казанда "Адымнар" мәктәбендә узучы "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" республикакүләм форумында катнашты.
"Мәктәпләрдә туган телне өйрәнүне саклау максатыннан, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы, республика җитәкчелеге, депутатлар корпусы тарафыннан федераль үзәк, Россия Мәгариф министрлыгы белән эшлекле очрашулар узды. Нәтиҗәдә, яңартылган стандартларга уку планнарында дәресләр санын арттыру турында үзгәрешләр кертелде", - дип хәбәр итте форумда ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.
Форум барышында Актаныш гимназиясендә туган телне укыту эшчәнлеге югары бәяләнде. Иҗади эшләүче һәм югары нәтиҗәләргә ирешүче татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Чулпан Рәмзил кызы Шәриповага Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улының Рәхмәте белдерелде. -
Уку елына әзерлек 16.08.2022

16 август көнне район башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов, аның җитәкчелегендәге махсус комиссия гимназиябезнең яңа уку елына әзерлеген карады.
Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә заманча эш оештыру, яңа алымнар куллану, коллектив эш һәм яңа уку елына әзерлек Ленар Рафак улы тарафыннан югары бәяләнде. -
Методик берләшмә 11.08.2022

Гимназиябезнең инглиз теле укытучылары методик берләшмәсе август ае җыелышын үткәрде. Биредә узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, яңа уку елында кулланылачак китаплар, дәреслекләр өйрәнелде, бурыч-максатлар билгеләнде.
-
Гимназиябез кунагы 03.08.2022

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева, Актанышка эшлекле сәфәре кысаларында, гимназиябез эшчәнлеге белән танышты.
-
"Бәхетле балачак" агымының ябылу тантанасы 07.07.2022

Актаныш район башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Рафак улы Зарипов "Бәхетле балачак" агымының ябылу тантанасында катнашып, "Бүләк"аланы коллективына, Арча педагогика көллияте студентларына рәхмәт белдерде. Актаныш һәм Рәсәйнең төрле өлкә-шәһәрләреннән: Оренбург, Пенза, Киров, Нижгар, Коми, Пермь, Рязань, Ульян, Әстерхан, Мәскәү, Башкортстан, Иркутск, Свердловск, Краноярск, Чиләбе, Саратовтан ял итүче балаларга имин юллар, уңышлар теләде. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева ял итүче балаларга мөрәҗәгать итте. Киләсе елга да "Бүләк аланы"нда ял итәргә чакырды. Әлеге балаларга үз өлкәләрендәге мәктәп-гимназияләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучы мөгаллимнәрне дә Актанышка - тәҗрибә уртаклашырга чакырды.
-
Игътибар! 06.07.2022

5 нче август көнне 9.00 сәгатьтә укучыларны 5 сыйныфка сайлап алу имтиханы була. Мөрәҗәгать итү өчен - 8-939-933-94-95, Римма Гранит кызы Баһаутдинова.
-
Рәсем дәресләре 02.07.2022

"Бүләк" аланында рәсем дәресләрен Балалар иҗат үзәге педагогы Акмалова Рәзифә Мирсәгыйть кызы алып бара. Балалар мәктәптә өйрәнелмәгән, гадәти булмаган рәсем ясау ысуллары кулланып җәй, табигать темасына рәсемнәр ясыйлар.
-
Сүрәт төшерү дәресләре 01.07.2022

"Бүләк аланы" нда агачка, яндырып, сурәт төшерү дәресләре дәвам итә. "Бәхетле балачак" агымында ял итүче балаларны Актаныш балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Дилшат Мөхәмәдиев укыта.
-
Татарча, русча, инглизчә! 01.07.2022

Аралашу, дуслашу, хис-тойгыларны җыр-бию аша җиткерү аланда өч телдә бара. Регионнан килгән балалар татарча камил сөйләшергә өйрәнсә, Актаныштан ял итүче балалар, алар белән аралашып, русча сөйләшүләрен шомарта.
Ә инде инглиз телен камил белү - заман, яшәү таләбе. Аланда әлеге дәресләрне гимназиянең инглиз һәм төрек теле укытучысы Румия Данис кызы Темел алып бара. -
Сәйлән белән үрү 30.06.2022

Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Гөлнара Индус кызы Гарипова лагерьда балалар белән сәйлән белән үрү дәресләре алып бара.
















