Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
Телефон: | 89172573988, 89270410506 |
E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
Год основания учреждения: | 2005 |
У нас учатся: | 447 учащихся |
У нас учат: | 39 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Безнең тарих 08.04.2022
БЕЗНЕҢ ТАРИХ:
Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча "Хуҗа Насретдин" спектакле - Гуманитар гимназия-интернат коллективы куелышында. Актанышны шаккаттырган иҗат коллективы белән сез дә таныша аласыз.
https://youtu.be/tkfVfjKL-z4
-
Музеебыз турында 08.04.2022
Әлеге шигъри юллар Әлфия Авзалованың Актаныш гимназиясендә урнашкан интерактив музее диварына уеп язылган. Музей экспонатларга, тарихи фактларга бай. Үзегезгә килеп карау, мәгълүмат алу өчен дә бик уңайлы эшләнгән.
-
Экологик дәрес 08.04.2022
Бөтендөнья су ресурсларын саклау көне уңаеннан, егетләр интернатында экологик дәрес узды. "Россия диңгезләре: яналган хәвефләр һәм саклау" темасына эчтәлекле сөйләшү булды.
-
Тәҗрибәләр 08.04.2022
Егетләр интернатында узган экологик дәрестән соң, укучылар су үзлеген тикшереп, төрле тәҗрибәләр үткәрделәр.
-
"Татар кызы нинди була?" 08.04.2022
"Татар кызы нинди була?" - әлеге сорауга җавапны гимназиябез кызлары бергәләп эзләде. Татар кызы-гади кыз түгел. Татар кызы-чибәр һәм сылу. Татар кызын бар да ярата - Татар кызы шатлык тарта. Кызларыбыз татар милли киемнәре, татар халык ашлары, милли бәйрәмнәр буенча белемнәрен тулыландырдылар. Сорауларга җавап эзләделәр. Мәкальләр әйттеләр. Уңган кызларыбыз калфак та эшләделәр. Татар халык ашларын пешерү буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Тәрбияче - Исламова Зөлфия Зәет кызы.
-
"Яшьлек" үзәгендә 07.04.2022
10 класс укучылары "Яшьлек" яшьләр үзәгендә "Сайлау хокукы" исемле фильм карадылар. Фильм бүгенге яшьләрнең үзара мөнәсәбәтләре турында булды.
-
Үзара хезмәттәшлек 07.04.2022
Гимназиябез Башкортостан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Уфа, Күмертау, Сибай шәһәрләреннән, Илеш районыннан мәгариф өлкәсендә хезмәт куючы җитәкче-белгечләрне кабул итте. Актанышлыларның Башкортостан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә эшлекле сәфәр барышында алган тәҗрибәсе, үзара хезмәттәшлек бүген тагын бер баскычка күтәрелде. Кунаклар Актаныш гимназиясендә укучыларның һәр яклап талантларын ачуларына сокландылар. Сәнгатьтә, спортта, һөнәрчелек өлкәсендә һәм IT проектларны гамәлгә куюдагы уңышларыбызны да бик кызыксынып өйрәнде кунакларыбыз. Үзләре дә бик теләп укучылар үткәргән мастер-классларда катнашты алар. Гимназиянең “Акыллы мәктәп” буларак инновацион эшчәнлеге дә, яңалык буларак, хуплау тапты аларда. БР Мәгариф һәм фән министры Айбулат Вәкил улы Хажин үзара хезмәттәшлек өчен Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховка, гимназия директоры Венера Хәмәтнасыйх кызы Хәевага Рәхмәт белдерде.
-
Интернатта 07.04.2022
9 сыйныф кызлары тәрбиячеләре Зөлфия Мазхар кызы Хафизова белән токмач кистеләр.
-
МАТУР ЯЗ КӨННӘРЕ 07.04.2022
Бүген безне 5 сыйныф укучысы Лилия Вәлиева сәламли. Лилиядән шигъри сәлам!
МАТУР ЯЗ КӨННӘРЕ
Җитте матур яз көннәре -
Кояш елмаеп карый.
Күчмә кошлар сөенешеп
Яшәргә оя сайлый.
Сыерчыкның оясына
Чыпчыклар оялаган,
Ә сыерчык аны куа
Чыгарырга оядан.
Без аларга ярдәм итик -
Ясыйк матур оялар.
Без ясаган ояларга
Алар кереп оялар.
-
Гүзәл Хамматуллина республика ярышында җиңү яулады 06.04.2022
Алабуга шәһәрендә узган «Бадминтонные надежды» республика ярышында 5г сыйныфы укучысы Гүзәл Хамматуллина 2 урын яулады. Котлыйбыз!
#ГимназияАктаныш