Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Юл хәрәкәте иминлеге атнасы" 22.09.2022

Районыбызда 19-23 сентябрь көннәре "Юл хәрәкәте иминлеге атнасы" дип игълан ителде. Юл хәрәкәте иминлеге атнасы кысаларында Юл хәрәкәте дәүләт автоинспекциясенең Актаныш бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм административ җәза үтәтү инспекторы Чулпан Габидинова бүген гимназияябезнең башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты.
-
"Татар сүзе" 21.09.2022

Гимназиябезнең "Татар сүзе" иҗат түгәрәгенә йөрүче укучылар белән остазыбыз - Габдулла Тукай премиясе лауреаты, язучы, шагыйрь Илфак Мирза улы Ибраһимов Әлфия Авзалованың интеактив музеенда очрашты бүген. Укучыларыбыз үзләре язган шигырьләрне Мөхәммәт Мирзага сөйләделәр, шагыйрь беләнфикер алыштылар, киңәшләрен тыңладылар. Әлеге хакта татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова ТНВ журналистларына эксклюзив интервью бирде.
-
Талантлар академиясендә 20.09.2022

Гимназиябезнең тарих һәм иҗтимагый дисциплиналар укытучысы Рәмис Илгиз улы Хәсәнов, 5-19 сентябрь көннәрендә, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Алгарыш» гранты хисабына белем күтәрү курсларында укып кайтты. Ике атна дәвамында Санкт-Петербург шәһәрендә “Талантлар академиясе” – сәләтле балаларны ачыклау һәм ярдәм үзәгендә укучылар белән эшләү күнекмәләренә, яңа алымнарга өйрәнде Рәмис Илгиз улы.
-
Урман хезмәткәрләре көне 19.09.2022

18 сентябрь - Урман хезмәткәрләре көненә багышланган күргәзмәгә бүген атналык линейкада нәтиҗә ясалды. Җиңүче укучыларыбызны, сыйныфларны Актаныш районы урманчылыгы җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев котлады.
-
Көзге кросс 19.09.2022

Шимбә, 17 сентябрьда, оештырылган көзге кросста гимназиябез укучылары актив катнашты.
-
"Мөһим темага сөйләшү" 19.09.2022

Бүген – 19 сентябрь көнне, гимназиябездә “Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләре Космос, очучылык темасына багышланды. Әлеге фотода 5Б сыйныфы укучылары дәрес вакытында.
-
ИГЪТИБАР, ЯҢАЛЫК! 15.09.2022

Гимназиябезнең үз телевидениесе “Гимназия сулышы” тапшыруы белән эфирга чыга башлады. Бүгенге алып баручылар - 10 сыйныф укучылары Сөмбел Яхина, Адилә Зиязетдинова.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 14.09.2022

«Тәэсир» татарча видеороликлар бәйгесендә актив катнашкан 3А сыйныфы укучысы Динә Наил кызы Нурлыева диплом белән бүләкләнде. Җитәкчеләре педагог-оештыручылар Алсу Мирзамөхәммәт кызы Хафизова, Миләүшә Рәдис кызы Аграпова.
-
Үзидарә утырышы 14.09.2022

“Ялкын” балалар оешмасының икенче үзидарә утырышы класс активлары катнашында узды бүген. Активларның фикер-тәкъдимнәре үзидарә министрлыкларының эш планын тулыландырды.
“Урман көне”нә багышланган рәсем, кул эшләре конкурсына нәтиҗә шимбә көнне ясалачак. Җомга көн гимназиякүләм узачак көзге экскурсияне күңелле итеп үткәрүгә әзерлек, “Бала хокук дөньясында” видеороликлар бәйгесенә эшләрне туплау, сыйныфларда дәреслекләрнең тышлыгына, чисталыгына рейд үткәрү, гимназистлыкка кабул итүгә әзерлек эшләре атна дәвамында барачак. -
Методик ярдәм 13.09.2022

Район мәгариф идарәсенең башлангыч белем бирү методисты Роза Әсгать кызы Имамов абашлангыч класслардагы укыту-тәрбия эшчәнлеге, белем һәм тәрбия бирүнең туган телдә алып барылуы белән танышты. Укучылар белән әңгәмә корды. Методик киңәшләрен бирде.
















