Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Ачык ишекләр көне 17.03.2016

Мәктәпкә әзерлек " Б" төркемендә "Ачык ишекләр көне " булып узды. Балалар ата-аналар, башлангыч класс укытучылары, логопед алдында интегральләштерелгән шөгыльдә (математика, ФЦКМ,рус теле, грамотага өйрәтү,сәнгать үсеше, физик үсеш) үзләренең белемнәрен, зирәклекләрен, мәктәпкә әзер булуларын күрсәттеләр, һәм әлбәттә, сынатмадылар.Киләчәктә аларга сәламәтлек, белем үрләрен яулауда зур уңышлар телибез.
-
Әниемнең һөнәре 16.03.2016

1 нче кечкенәләр төркемендә ФЦКМ буенча коллектив күзәтү булды. Шөгыльдә һөнәр ияләре турында белемнәре ныгытылды.Балалар актив булдылар, тәрбияче сынатмады.
-
Утырып бер ял итик! 15.03.2016

1 нче кечкенәләр төркемендә танып белү шөгыле буенча коллектив күзәтү булды. Балалар ел әйләнәсендә туплаган белемнәрен бик теләп күрсәттеләр. Шөгыльгә анализ ясап, тәрбиячегә тәкъдимнәр, киңәшләр әйтелде. Алдагы эшендә зур уңышлар теләнде.
-
"Матур сүзләр көне" 09.03.2016

Хуш, көнне кешеләргә яхшылык, дөньяга иминлек теләп башладык. Ә нинди теләк белән тәмамлыйбыз! Шулай! Тыныч йокы теләп: «Тыныч йокы, әнием!», «Тыныч йокы, әтием!», «Тыныч йокы үземә, тыныч йокы күземә!» дип без бүген якты теләкләр теләштек.
-
"Аулак өйдә " кунакта 04.03.2016

-балаларны милли йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү;
-сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү;
-халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту, туган телебезгә, халкыбызның йола бәйрәмнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан чыгап без балалар белән мәдәният йорты фойэсында күрсәтелгән "Аулак өй" күренешендә татар биюе белән катнаштык
-
8 март белән!! 03.03.2016

Балалар бакчасында халык-ара хатын кызлар көне уңаеннан бәйрәмнәр үтә:
Умырзая сафлык бүләк итсен!
Яз кояшы сипсен җылысын!
Март җилләре өмет бүләк итсен!
Урап алсын бәхет барысын!Хөрмәтле гүзәл затлар !
Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телибез!
-
Йолдызлык-2016 03.03.2016

"Йолдызлык - 2016" республика эстрада сәнгатенең яшьләр фестиваеле конкурсының район этабында "Ромашка" балалар бакчасы III урынга лаек булды.
-
Әнием, кадерлем! 03.03.2016

Яз килде. Җылы, матур көннәр белән бергә язның иң матур бәйрәме- халыкара хатын- кызлар көне якынлаша.1 нче кечкенәләр төркемендә дә 8 март бәйрәменә багышланган бәйрәм иртәсе булып узды. Бәйрәм шигырьләр, матур җырлар, биюләр, күңелле уеннар белән бергә үрелеп барды. Балалар әниләрен, дәү әниләрен котладылар. Һәр килгән кунак сөенеп, бәйрәмдә катнашып, күңелен күтәрде.
-
Матур буласым килә!!! 02.03.2016

Җәмгыятебезгә икмәк ничек кирәк булса, матурлык та кирәк. Без чын матурлыкның һәрвакыт кешелекле булуына ышанабыз. Гүзәллек кешене нәфисләндерә, яхшырта, рухи һәм әхлакый сафландыра. Хәзер көнкүрештә, балалар бакчасында , гаиләдә, җитештерү тармагында эстетик тәрбия бирү турында басым ясап әйтелә, языла. Киләчәк дөньяның яшь гражданын тормыштагы һәм сәнгатьтәге гүзәллекне күрә, дөрес бәяли белергә өйрәтү – аны һәрьяктан үскән шәхес өчен кирәк булган әһәмиятле сыйфатлар белән баету дигән сүз. Шундый шәхесне тәрбияләү – безнең , балалар бакчасының һәм әти-әниләрнең төп бурычларының берсе. Ә менә бүген бездә “ Матур буласым килә!” тигән темага әңгәмә оештырдык. Төрле мәкальләр, әйтемнәр, хикәя, әкиятләргә презентация карадык.
-
Әти- әниләргә киңәшләр 01.03.2016

Сез балагызны көнгә ничә тапкыр кочаклыйсыз?
Галимнәр кимендә көнгә 4 тапкыр кочакларга кирәк. 8 тапкып да ярый. Кочаклау балага гына түгел, үзебезгәдә кирәк.
Ә сез эш белән мәшгүль вакытта килсә, сез аңа” Балам мин әле эш эшлим”, - дип тыныч кына эйтергә кирәк. Баланың сорауларына теләп җавап бирергә кирәк, бер кайчанда кул селтәмәгез, кычкырмагыз. Әгәр балагыз кирәкмәгән эш эшләсә. Сез аңа “Син, балам, бик начар эшләдең, без ышанабыз, син башка моны кабатламассың”. Бала кешесенең ялгышырга да хокукы бар. Сез шуны онытмагыз.
Безнең бурыч – баланы хөрмәт итү, аның уңышларына сөенү, аңа сайлау мөмкинлекләре бирү.
Әгәр балагыз тыңламый икән, тәртипсез икән. Монда баланың гаебе юк, монда баланың психологиясен белмәгән әти-әни гаепле.









