Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Адаптация чоры!! 06.09.2016

Балалар ясле төркеменә йөри башлагач нигә еш авырый соң дигән сорауны һәрбер әти-әни үз-үзенә бирәдер мөгаен.
– Сабыйлар балалар бакчасына килгәч аны авыр кичерә. Чөнки монда алар ияләшкән мохит, ашау үзгәрә һәм башка кешеләр барлыкка килә. Яңалыкка ияләшкән вакытта баланың иммун системасы какшый һәм ул авырып китәргә мөмкин. Шуны да искәртеп узарга кирәк, баланың иммун системасы 3 яшькә генә ныгып җитә. Адаптация чоры берничә төркемгә бүленә:
1 стадия – бала балалар бакчасына тиз ияләшә, җиңелчә генә авырып алырга мөмкин;
2 стадия – баланың ияләшү вакыты 20-40 көнгә кадәр сузылырга мөмкин, сабый ешрак авырый (ОРВИ, бронхит, ангина), осложнениеләр булырга мөмкин;
3 стадия – авыр адаптация, 40-60 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Бала еш авырый (пневмония, бронхит), начар йоклый, ашамый, авырлыгын югалта.Калган мәгълуматны балалар бакчасы кечкенәләр төркемендә ата-аналар почмагыннан укый алырсыз РӘХИМ ИТЕГЕЗ!!
-
Безнең уеннар.. 05.09.2016

Бер – ике яшьлек баланың сөйләм дәрәҗәсен билгеләү өчен шундый тәҗрибә үткәргәннәр: балага бер (ике, өч) бармагын күрсәтергә кушыла: олы кеше бер, ике, өч бармагын күрсәтә; “ Синдә шулай эшлә”- ди. Биремне дөрес үтәүче бала яхшы сөйләшә, ә начар сөйләшүче балалар бармакларын аерып күрсәтә алмый (барысы бергә бөгелә, яисә җәелә). Димәк, балаларның кул хәрәкәтләрен төгәл, иркен башкарырга өйрәтми торып, аның сөйләме тиешле үсештә була алмый. Шуңа күрә без кечкенәләр төркеме белән бармакларның хәрәкәтен үстерүче уеннар уйныйбыз.
-
Сәламәтлек иленә сәяхәт 04.09.2016

Балаларның үз сәламәтлеге турында күзаллауларын киңәйтү;
– дөрес туклану, физик күнегүләр, гигиена кагыйдәләрен үтәү белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу;
– табышмаклар, мәкальләр аша сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү;
– үзеңнең сәламәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү теләге тәрбияләү максатларын истә тотып балалар белән бүген “Сәламәтлек көне” үткәрдек.
-
1 сентярь- белем әйрәме 01.09.2016

Менә кояшлы беренче сентябрь иртәсе безне кабат бергә җыйды.
Бүген бакчаларда hәр бала көтеп алган ,кызыклы вакыйгаларга бай булган белем бәйрәме. Күңелләрдә сөенеч ,йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы hәркемгә шатлык-сөенечләр,бары тик яңа уңышлар алып килсен.
Бакчабыз мөдире М.Р.Марданова, нәни дусларыбызга белем иленә мирас итеп серле ачкыч тапшырды.
Сезнең алда сүз бирәбез
Бик нык тырышып булырга
Бирегезче безгә ачкыч
Белемнәр сараена.
-
Бакчабыз нәкъ ГӨЛБАКЧА РОМАШКА 15.08.2016

Бакчабыз – нәкъ гөлбакча,
Матур гөлләр һәр якта.
Каршы алалар безне
Бакчага килгән чакта.
Исле гөлләр тибрәлеп
Хуш ис бөркеп торалар,
Миләүшәләр куанышып
Елмаеп утыралар.
Бакчабыз – нәкъ гөлбакча
Бик тә якын күрәбез.
Шуңа анда матур-матур
Чәчәкләр үстерәбез.
-
Театр бездә кунакта 12.08.2016

Безнең ” балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча зур эш алып барыла. Төрле чаралар үткәрү планына курчак театры чыгышларын карау да кертелгән. Бүген тәрбиячеләр курчак театры күрсәттеләр. Балалар “Акыллы юл” дип аталган тамаша карап, юлда үзеңне ничек дөрес тотарга, төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын өйрәнделәр
-
День наоборот 11.08.2016

"День наобаорот" очень веселый праздник. Суть этого праздника состоит в том, что мальчики принужденно становятся девочками, а девочки- мальчиками.Наша задача развивать фантазии и творческие способности детей; проводить их оздоровление
-
Күңелле балачак иле 10.08.2016 Шулай итеп, балагыз бакчага бара. Димәк, гаилә тормышыгызда яңа чор башлана дигән сүз... Чиратыгыз җиткән, балалар бакчасында сезгә инде урын тәгаенләнгән.. Бакча – ул мөстәкыйльлек дигән сүз. Шуңа күрә балагызны үз-үзен карарга өйрәтегез: киенергә һәм чишенергә, салфетка, бәдрәф кәгазе кулланырга, кашык, чәнечке тотып ашарга, үз артыннан уенчык-ларны җыеп куярга. Баланың бакчага ияләшүе ярты елга кадәр сузылырга мөмкин. Шуңа күрә үзегезнең көчегезне, планнарыгызны, мөмкинлекләрегезне алдан ук уйлап, чамалап куегыз. Әмма баланың: «Мин бакчада гына калам, кайтмыйм!» – дигән көне барыбер җитә ул!

-
" Авыл укытучысы" бәйгесе. 09.08.2016

«Авыл укытучысы–2016» конкурсы үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү максаты белән «Мәгариф» журналы редакциясе тарафыннан оештырыла. Конкурска Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы теләктәшлек күрсәтә. Безнең балалар бакчасы тәрбиячеләре: Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы, Ибрагимова Албина Рәшит кызы актив катнаштылар, ә Мингазова Гөләндәм Әхмәтсафа кызы 2 турга үтте.
-
Матур, яңа, уңайлы, шәп һәм без бик нык шат !!!!! 08.08.2016

Бу уку елында бакчабызда капиталь ремонт бару нәтиҗәсендә бакчабыз мәйданчыклары заманча атрибутлар белән баетылды. Алар балаларның кәефләрен, күңелләрен күтәрәләр, балалар бакчасына бик теләп йөриләр.









