Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Әнием, кадерлем! 03.03.2016

Яз килде. Җылы, матур көннәр белән бергә язның иң матур бәйрәме- халыкара хатын- кызлар көне якынлаша.1 нче кечкенәләр төркемендә дә 8 март бәйрәменә багышланган бәйрәм иртәсе булып узды. Бәйрәм шигырьләр, матур җырлар, биюләр, күңелле уеннар белән бергә үрелеп барды. Балалар әниләрен, дәү әниләрен котладылар. Һәр килгән кунак сөенеп, бәйрәмдә катнашып, күңелен күтәрде.
-
Матур буласым килә!!! 02.03.2016

Җәмгыятебезгә икмәк ничек кирәк булса, матурлык та кирәк. Без чын матурлыкның һәрвакыт кешелекле булуына ышанабыз. Гүзәллек кешене нәфисләндерә, яхшырта, рухи һәм әхлакый сафландыра. Хәзер көнкүрештә, балалар бакчасында , гаиләдә, җитештерү тармагында эстетик тәрбия бирү турында басым ясап әйтелә, языла. Киләчәк дөньяның яшь гражданын тормыштагы һәм сәнгатьтәге гүзәллекне күрә, дөрес бәяли белергә өйрәтү – аны һәрьяктан үскән шәхес өчен кирәк булган әһәмиятле сыйфатлар белән баету дигән сүз. Шундый шәхесне тәрбияләү – безнең , балалар бакчасының һәм әти-әниләрнең төп бурычларының берсе. Ә менә бүген бездә “ Матур буласым килә!” тигән темага әңгәмә оештырдык. Төрле мәкальләр, әйтемнәр, хикәя, әкиятләргә презентация карадык.
-
Әти- әниләргә киңәшләр 01.03.2016

Сез балагызны көнгә ничә тапкыр кочаклыйсыз?
Галимнәр кимендә көнгә 4 тапкыр кочакларга кирәк. 8 тапкып да ярый. Кочаклау балага гына түгел, үзебезгәдә кирәк.
Ә сез эш белән мәшгүль вакытта килсә, сез аңа” Балам мин әле эш эшлим”, - дип тыныч кына эйтергә кирәк. Баланың сорауларына теләп җавап бирергә кирәк, бер кайчанда кул селтәмәгез, кычкырмагыз. Әгәр балагыз кирәкмәгән эш эшләсә. Сез аңа “Син, балам, бик начар эшләдең, без ышанабыз, син башка моны кабатламассың”. Бала кешесенең ялгышырга да хокукы бар. Сез шуны онытмагыз.
Безнең бурыч – баланы хөрмәт итү, аның уңышларына сөенү, аңа сайлау мөмкинлекләре бирү.
Әгәр балагыз тыңламый икән, тәртипсез икән. Монда баланың гаебе юк, монда баланың психологиясен белмәгән әти-әни гаепле.
-
Ашларыбыз тәмле булсын 29.02.2016

Завтрак:
Плов фруктовая (из риса с курягой)-200/4
Чай с сахаром- 180/6
Хлеб с маслом- 50/5
Второй завтрак:
Сок фруктовый-180
Обед: Варёная свекла
Суп кортофельный с горохом 250/3
Ленивые голубцы с мясом – 220/5
Компот из сухофруктов - 220
Хлеб ржаной – 60
Полдник:
Отварные макароны – 180
Яйцо на молоке
Чай сладкий с молоком - 200
-
“Сәләмәт тәндә- сәләмәт акыл” 26.02.2016

Яшь буынны табигатьнең катлаулы законнары, җәмгыять, кешеләр белән аралашып-килешеп яшәргә өйрәтү – тәрбиячеләрнең һәм ата-аналарның мөһим максаты. Бу белем балаларда чиксез рухи байлыккка ия булу теләге уята, аларны бәхетле булу юлларын табарга өйрәтә.
Һәрбер тәрбияче һәм ата-ана үз баласының сәламәт һәм бәхетле булуын тели. Әмма барыбыз да балаларны ничек итеп үз-үзләренә, әйләнә-тирәгә, табигатькә игътибарлы итеп тәрбияләү турында уйланамы икән? Ә бит моның “сере” бик гади – сәламәт яшәү рәвешенә омтылу, ягъни:
— физик сәламәтлекне саклау һәм ныгыту;
— зарарлы гадәтләргә өйрәнмәү;
— дөрес туклану;
— кешеләргә эчкерсез мөнәсәбәттә булу, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга омтылу;
— балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, һәр көнне физик әзерлек күнегүләре үткәрү;
— үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләре бирү
-
"Юл кагыйдәләрен төгәл үтибез" рәсем күргәзмәсе 25.02.2016

- Балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү.
- Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күтәреп балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын киметү.
- Юлда, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, әдәплелек күнекмәләре булдыру.
- Балаларның сөйләмен, сүзлек запасын юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы яңа сүзләр, терминнар белән баету.
- Юл хәрәкәтендә катнашучылар буларак балаларның тирә-юнь турында гомүми мәгълүматлыгын булдыру.
- Юл йөрү кагыйдәләрен үзләштергәндә баланы тыңлаучы гына түгел, ә күзәтүче, нәтиҗә ясаучы итеп катнаштыру
-
Ватанны саклаучылар көне 24.02.2016

Совет Армиясендә, һава һәм диңгез флотында хезмәт иткән кадерле абыйлар, әтиләр һәм булачак солдатларыбыз! Сезне чын күңелдән 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, шатлык, бәхет телибез.Илебезнең тынычлыгын саклау ир-егетләребезнең изге бурычы. Чын ир-егетләр илебезнең тынычлыгы өчен сакта торалар. Без төнлә тынычлап йолыйбыз, ә чик сакчылары сакта тора. Безнең күгебезне күзәтүчеләр дә, көн-төн үзләренең постларында уяу торалар.
-
Кошлар ашханәсе 22.02.2016

Кыш җиттеме- кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
-Рәхим итеп, ашагыз!
Шунда хәзер кошлар өчен
Җимнәр сибәбез
Бире килә күк күгәрчен,
Песнәк һәм чыпчык,
Җыелалар бер-бер артлы
Пыр-пыр очынып.
Ашап туйгач китә алар
Төрле якка.
Тик күгәрчен генә кала
Иң азакка.
Ул да туйган,
Биегән күк уйнап йөри.
Миңа рәхмәт әйткән сыман
“Гөлдергү”,- ди.
-
"Ел тәрбячесе" 19.02.2016

Хәзерге вакытта тәрбияче Гайнуллина Гөлназ район тәрбиячеләре арасында үткәрелгән "Ел тәрбиячесе" конкурсында унышлы гына чыгыш ясады.
-
Китапханәдә 17.02.2016

"Китап белем чишмәсе" мәкален истә тотып без мәктәпкә әзерлек б төркеме китапханәгә кунакта булдык. Китапханәдә китаплар күп, алар махсус стелажда торалар. Китапханәче китапларны балаларга формулярга язып бирә. Китапны сакларга кирәк икәнен без тагын бер кат инандык.










