Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Юл кагыйдәләрен төгәл үтибез 05.02.2016

Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез, әңгәмәләр, экскурсияләр төрле рәсемнәр, альбомнар аша транспортта йөргәндә үзләрен ничек тотарга тиешлекләрен аңлатабыз. Бала башка кешеләргә уңайсызламыйча, этешми-төртешми транспортка керә белергә, кергәч, тыныч кына утырырга, кычкырып сөйләшмәскә кирәклегенә төшенергә тиеш.
-
Рәссам-дизайнер һөнәре 04.02.2016

Гыйлфанова Зәйнәп Роберт кызы:Балаларда хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын үстерү, рәссам-дизайнер һөнәре турында балаларның белемнәрен арттыру максатыннан рәссам-дизайнерга укучы үзебезнең групадагы Ринатыбызның апасы Гайнанова Чулпан белән очрашу үткәрдек.
Дизайнер – төрле өлкәләрдә кешенең иҗтимагый таләпләрен зәвыклы итеп тормышка ашыручы. Дизайнерлар төрле өлкәләрдә эшлиләр: өй җиһазлары, кием-салым, аяк киемнәре, автомобиль сәнәгатендә, архитектура өлкәсендә, фасадларны, ландшафт- ларны, флористика-чәчәкләрне зәвыклы итеп бизәү өстендә эшли. Рәссам-дизайнер программалар, эскизлар, макетлар төзи. Журналлар, буклетлар матурайтуны тормышка ашыра. Бу һөнәр бүгенге җәмгыятьтә икътисадның үсешендә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булып тора
-
"Йолдызлык - 2016" 01.02.2016

1 февраль көнне бакчабызда "Йолдызлык - 2016" бәйгесенең 2 туры узды. Катнашкан барлык балаларда бик матур чыгыш ясадылар. Зур сәхнәгә менеп тагы да зур үрләр яулауларын телибез.
-
"Могжизалы юллар" 20.01.2016

Ромашка балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Могжизалы юллар” исемле ярыш-уен булып үтте.Мәктәпкә әзерлек А төркеме белән Б төркеме көч сынаштылар.Балалар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган шигырьләр,жырлар башкардылар, ситуатив мәсьәләләр чиштеләр, шөгыльләрдә алган белемнәрен практикада ныгыттылар. Уен- ярыш балаларыбызның күңелләрендә уелып калып, киләчәктәдәдә төрле очракларда югалып калмаслар дип ышанып калабыз.
-
Конкурс "Юный чтец" 19.01.2016

19 январь көнне "Ромашка балалар бакчасында район күләмендә үткәрелгән "Юный чтец" конкурсының сайлап алу туры үтте. Катнашкан балаларыбызга уңышлар телибез.
-
Юлда йөрсәң, уяу бул,юл кагыйдәләрен бел! 18.01.2016

Балалар юл - транспорт һәлакәтләренә очрамасыннар, юлда үзләрен дөрес тота белсеннәр, төрле кыен ситуацияләрдән чыгу юлларын тизрәк һәм дөрес таба белсеннәр өчен балалар бакчасында махсус эш алып барыла.Шөгыльләр барышында балаларга төрле ситуацияләрдән чыга белү юлларын аңлатырга өйрәтергә тырышабыз, юлда үз-үзләренә ышаныч тәрбиялибез.
-
"Хуш киләсең Яңа ел!" 28.12.2015

Яңа ел – һәркем көтеп алган иң серле бәйрәмнәрнең берсе! 1 нче кечкенәлә төркемендә дә “Яңа ел” иртәсе булып узды. Балалар бик теләп катныштылар, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлап, биеп күрсәттеләр, ярышларда көч сынаштылар. Бәйрәмдә актив катнашып ата-аналарны сөендерделәр!
-
Яна ел бәйрәме
25.12.2015
Бакчабызда Яңа елга багышланган бәйрәм иртәләре башланды.Балалар Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, жырлар жырладылар, бәйрәм ахырында Кыш бабаай белән Кар кызы балаларга бүләкләр өләштеләр, истәлеккә балалар белән фотога төштеләр.
-
Афәрин, кызлар! 09.12.2015

Район Башлыгы призына биючеләр бәйгесендә кызларыбыз: Мирзаханова Л.Р., Вакилова Л.Ф., Гайнуллина Г.Р., Гайнанова Ч.Ф., Хабибуллина А.М., Туктарова Э.В., Хасанова Л.Х., Закиржанова Л.Р.,Сабирова Р.Р., Ибрагимова А.Р., Гибадуллина Р.М.лар катнашып, гала концертта халкыбызның каз өмәсе күренешләре белән бизәп, татар биюен башкардылар, район Башлыгының Дипломы белән бүләкләнделәр. Киләчәктә дә чыгышларыгызның тамашачылар алкышлавына күмелеп, сәхнә йолдызлары булып балкуыгызны телибез. Афәрин, кызлар!
-
"Ромашка" кызлары дэртле бюлэре белэн халыкны соендерэ. 08.12.2015

Биюченен итэклэре,
Бии-бии кыскара.
Биючегэ суз эйтмэгез,
Бии- бии остара.









