Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Күперләр аша хәзинәгә 25.03.2016

№7 балалар бакчасында үткәрелгән коллегиаль утырышында мәктәпкә әзерлек б төркеме балалары һәм тәрбияче Лотфуллина Ләйсән Глүс кызы лего белән төзү шөгылен күрсәттеләр. Шөгыльдә балалар архитектор, конструктор һөнәр ияләре белән таныштылар һәм легодан хәрәкәт итүче күпер төзеп хәзинә таптылар.
-
Ата-аналар белән берлектә 24.03.2016

Бакчабыз территориясендәге агачларга ата-аналар белән берлектә сыерчык оялары ясадык. Язның иң моңлы кунаклары безнең бүләкләребезне күреп бик шатланырлар, шат, күңелле җырларын бүләк итәрләр дип ышанабыз. Сезнең игътибарыгызга да берничә сыерчык оясы тәкъдим итәбез.
-
"Кышны озату" 18.03.2016

-
Ачык ишекләр көне 17.03.2016

Мәктәпкә әзерлек " Б" төркемендә "Ачык ишекләр көне " булып узды. Балалар ата-аналар, башлангыч класс укытучылары, логопед алдында интегральләштерелгән шөгыльдә (математика, ФЦКМ,рус теле, грамотага өйрәтү,сәнгать үсеше, физик үсеш) үзләренең белемнәрен, зирәклекләрен, мәктәпкә әзер булуларын күрсәттеләр, һәм әлбәттә, сынатмадылар.Киләчәктә аларга сәламәтлек, белем үрләрен яулауда зур уңышлар телибез.
-
Әниемнең һөнәре 16.03.2016

1 нче кечкенәләр төркемендә ФЦКМ буенча коллектив күзәтү булды. Шөгыльдә һөнәр ияләре турында белемнәре ныгытылды.Балалар актив булдылар, тәрбияче сынатмады.
-
Утырып бер ял итик! 15.03.2016

1 нче кечкенәләр төркемендә танып белү шөгыле буенча коллектив күзәтү булды. Балалар ел әйләнәсендә туплаган белемнәрен бик теләп күрсәттеләр. Шөгыльгә анализ ясап, тәрбиячегә тәкъдимнәр, киңәшләр әйтелде. Алдагы эшендә зур уңышлар теләнде.
-
"Матур сүзләр көне" 09.03.2016

Хуш, көнне кешеләргә яхшылык, дөньяга иминлек теләп башладык. Ә нинди теләк белән тәмамлыйбыз! Шулай! Тыныч йокы теләп: «Тыныч йокы, әнием!», «Тыныч йокы, әтием!», «Тыныч йокы үземә, тыныч йокы күземә!» дип без бүген якты теләкләр теләштек.
-
"Аулак өйдә " кунакта 04.03.2016

-балаларны милли йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү;
-сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү;
-халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту, туган телебезгә, халкыбызның йола бәйрәмнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан чыгап без балалар белән мәдәният йорты фойэсында күрсәтелгән "Аулак өй" күренешендә татар биюе белән катнаштык
-
8 март белән!! 03.03.2016

Балалар бакчасында халык-ара хатын кызлар көне уңаеннан бәйрәмнәр үтә:
Умырзая сафлык бүләк итсен!
Яз кояшы сипсен җылысын!
Март җилләре өмет бүләк итсен!
Урап алсын бәхет барысын!Хөрмәтле гүзәл затлар !
Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телибез!
-
Йолдызлык-2016 03.03.2016

"Йолдызлык - 2016" республика эстрада сәнгатенең яшьләр фестиваеле конкурсының район этабында "Ромашка" балалар бакчасы III урынга лаек булды.










