Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
| Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
| E-Mail: | Detsad2.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
| Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 2 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 ребёнок. |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Сәламәтлек көне/День здоровья 13.07.2022

Балалар бакчасында чыныктыру чаралары.Актаныш "Ромашка" балалар бакчасында чыныктыру чаралары уздырылды. Кеше өчен иң кадерле әйбер ул-сәламәтлек. Сәламәтлекнең нигезе, мәктәпкәчә яшьтә, балалар бакчасында салына. Укыту-тәрбия бирү процессының ничек оештырылуыннан чыгып, баланың алдагы сәламәтлеге турында күзалларга була. Кечкенәдән сәламәтлеге турында кайгырмаган кеше, олыгайгач аны кире кайтара алмый. Шуңа күрә,балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең төп бурычлары булып-балаларның организмын ныгыту, сәламәтләндерү һәм чыныктыру чаралары куллану тора.
Сегодня у нас день здоровья. Этот день еще раз подчеркивают необходимость в комплексном развитии детской личности, служат напоминанием юным воспитанникам о необходимости беречь и поддерживать свое здоровье.
-
Сабын куыгы көне/День мыльных пузерей 12.07.2022

Җәйге чорда балаларның ялын күңеллерәк уздыру максатыннан, балалар бакчасы тәрбиячеләре саф һавада төрле чаралар оештыралар.12 июльдә «Сабын куыклары бәйрәме» оештырылды. Балалар сабын куыклары очырып уйнадылар һәм аларның матурлыгына һәм үзенчәлеклегенә сокландылар. Иң зур сабын шарчыгын, иң кечкенә сабын куыкларын күреп сөенделәр. Сабыйлар бәйрәмнән бик канәгать калдылар, чөнки бу алар өчен кечкенә генә тылсым.
Выдуваем пузыри
Вот такие - посмотри!
Все они воздушные
И очень непослушные!
Как бы нам их поймать
На ладошке подержать!
-
Файдалы үләннәр/ Лекарственные растения 11.07.2022

Җәй- дару үләннәренә мул вакыт. Бакчабызда үскән юкә агачының чәчәген җыйдык,бергәләп гербари ясадык. Файдасы турында мәгьлүмат бирдек.
Лето- время лекарственных растений. С детьми собирали цветы липы, сделали гербари. Обсуждали о пользе липы.
-
Корбан гаете/ Курбан Байрам 08.07.2022

Корбан гаете алдыннан бакчабыз балалары һәм тәрбияче апалары Актанышның Җәмигъ мәчетенә юл тоттык. Анда безне Раушан хәзрәт каршы алды һәм вагәзьләр белән таныштырды.
9 июля празднуем праздник Курбан Байрам.В честь этого с детьми посетили мечеть Жамигъ.
-
Гаилә көне/День семьи 07.07.2022

Бакчабызның зурлар А төркеме барчагызны гаилә бәйрәме белән котлый. Бакчабызда бер дус-тату гаилә булып яшибез.Гаиләләрегезгә иминлек, ныклы сәламәтлек телибез.Балалар куанычын,игелеген күреп яшәргә язсын.Бәйрәм белән!
Бүген- Гаилә бәйрәме,
Бүген-бездә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана!
Старшая А группа поздравляет всех с днем семьи и верности! Желает крепкого здоровья и благополучия в семье!
-
Асфальтка рәсем ясау/ Рисование мелом на асфальте 06.07.2022

Актаныш "Ромашка" балалар бакчасында асфальтка рәсем ясау чарасы булып узды. Балалар үзләре теләгән образларны акбур белән асфальтка тошерделәр. Асфальтта рәсем ясау- мавыктыргыч шөгыль генә түгел, ә әйләнә-тирә дөньяны танып белү, иҗат, фантазия, игътибар, вак моторика күнегүләре, иҗади сәләтләрне үстерү, ә иң мөһиме, яхшы кәеф тә. Асфальтта рәсем ясап, балалар карандаш һәм пумала белән кәгазьдә ясаганга караганда бөтенләй башка хисләр кичерәләр. Ахыр чиктә, асфальтта нинди рәсем ясау мөһим түгел, рәсем ясау процессы үзе мөһим, ул балаларга зур ләззәт бирә. Чара ахырына территориядәге барлык асфальт юллары төрле төстәге келәмгә охшап калды. Балалар үз рәсемнәре белән бөтен кешене тынычлыкка һәм яхшылыкка - бәхетле балачак нигезенә өндиләр.
Нетрадиционное рисование - это развитие мышления, логики, воображения, памяти, внимания, речи, мелкой моторики, творческих способностей, навыков успешного взаимодействия со сверстниками и взрослыми, ну и, конечно же, хорошее настроение.
Рисование позволяет снять стресс. Кроме того, это чудесная возможность для полноценного общения с детьми. Можно использовать различные материалы. Летом мы используем цветные мелки. Неограниченные возможности предоставляют асфальтовые дорожки.
Говорил хвастливо мел:
- Я б не то еще сумел!
Не прямую, не овал,-
Я б картины рисовал!
«Это правда, ну чего же тут скрывать, дети любят, очень любят рисовать на бумаге, на асфальте, на стене...»
-
Джинсылар көне/ День джинсов 05.07.2022

Бугенге көннедә безнең балалар бик күңелле уздырдылар. Бүген бездә джинсылар көне булып узды. Барлык балада джинсы киемен яратып киеп килгәннәр. Башта балалар джинсының кайда килеп чыгышы белән таныштылар, соңнан мода күрсәттеләр, төрле ярышлы уеннар белән дәвам иттеләр.
Детки, будь то мальчик или девочка, предпочитают джинсы. Ведь они так удобны в повседневной жизни. Сегодня в детском садике все дети оделись в джинсовую одежду. Сначала дете узнали от воспитателей о происхождении джинсов, кто и когда сшил первую джинсовую одежду. Потом показывали моду, играли в разные соревновательные игры.
-
Буяулар белән уйныйбыз\Играем с красками 04.07.2022

Җәй- кояш яктысы, һава, су, ком белән тәҗрибә үткәрү өчен елның иң яхшы вакыты. Табигатьләре буенча балалар - иң яхшы тикшерүчеләр һәм аларга ачышлар ясарга,кабып карарга, эзләргә, өйрәнергә, уйларга, анализларга, нәтиҗә ясарга, тәҗрибәләр үткәрергә ярдәм итергә, ә иң мөһиме - үз - үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирергә кирәк. Бүген без беренче кечкенәләр төркеме балалары белән "Буяулар белән уйныйбыз" дигән тәҗрибә уздырдык. Балалар суның төсе булмавын белделәр, әмма аңа буяу ярдәмендә төс бирергә мөмкин булуын ачыкладылар.
Лето - самое хорошее время года для проведения опытов с солнечным светом, воздухом, водой,песком. Дети по природе своей - исследователи и необходимо помочь им делать открытия, дать возможность пробовать, искать, изучать, думать, размышлять, анализировать, делать выводы, экспериментировать, а самое главное самовыражаться, И сегодня мы с детьми первой младшей группы провели опыт " Играем с красками". Дети узнали, что вода не имеет цвета,но её можно покрасить. Вот что получилась.
-
Бүләк урманына сәяхәт/ Путешествие в "Буляк" 28.06.2022

Балалар белән бүген Бүләк урманына сәяхят тоттык.Урман – ул тиңсез хәзинә. Урмандагы байлыкларны санап бетергесез. Тәмле җиләкләр, хуш исле гөмбәләр, чикләвекләр, дару үләннәре, чәчәкләр, бар да урман хәзинәсе. Без, урманның саф, чиста һавасын иснәп, тәнгә сихәт алабыз, файдалы үләннәре белән төрле авыруларны дәвалыйбыз.
-
Спорт уеннары / Спортивные игры 27.06.2022

Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес итеп формалаштыруда нигез булып тора. Балаларны теге яки бу физик күнегүләрне аңлы рәвештә башкарырга, үз организмнарының мөмкинлекләрен белергә өйрәтү – безнең төп бурыч. Мәктәпкәчә яшь ул – шәхеснең кеше буларак формалашуы гына түгел, ә балаларның физик үсешенә нигез салыну чоры да. Сәламәт бала – ул күңеле дә, психикасы да, физик үсеше дә камил булган зат. Моның өчен без тиешле хәрәкәт, дөрес туклану, тирә-юньнең гигиеник нормаларга туры килүе, ата-аналар белән эшләүгә, гаиләдә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга, аны контрольдә тотуга зур игътибар бирәбез.
Всестороннее развитие детей: развивать быстроту, ловкость, умение самостоятельно выполнять задание.
- способствовать сохранению и укреплению физического и психологического здоровья, активизация работы легких, способствование насыщению организма ребенка кислородом, повышение общего жизненного тонуса
- способствовать развитию культуры взаимоотношений при работе в команде
- Воспитывать взаимодействие детей и выполнение совместных действий в команде, прививать активную жизненную позицию.










