Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Мира, д.35А |
Телефон: | +7(8555)-23-16-08 |
E-Mail: | mdou2-aktansh@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №2 с. Актаныш» |
Руководитель: | Марданова Лайсан Рависовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 124 воспитанников (из них воспитанники инвалиды - 3 детей). Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №2 с.Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Zoom аша катнаштык/ Участие в Zoom 17.02.2022
Зурлар б төркеме балалары белән "Салават күпере" журналы уздырган Zoom аша катнаштык. Балалар өчен файдалы һәм кызыклы шогыль булды, бу шогыль белем алуга мөһим этәргеч булуы расланды.
Мы с детьми старшей б группы приняли участие в занятии, проведенном журналом “Радуга”, через Zoom.Это было полезное и интересное занятие для детей, это важный стимул к получению образования.
-
Миләш агачы\ Рябина 16.02.2022
Кышын кошлар өчен "Ашханә" булып торган агач бар. Бу- миләш агачы. Без бүген беренче кечкенәләр төркеме балалары белән шул агачны күзәттек. Алар миләш агачының кәүсәсе, ботаклары һәм җимешләре барлыгын белделәр. Шулай ук балаларга миләшнең файдалы дару үзлекләре, ә кыш көне кошлар өчен ашханә булуын аңлаттык. Аннан балаларга әлеге агачны сакларга, ботакларын сындырмаска кирәклеген искәрттек. Соңыннан балалар белән "Миләш һәм кошлар" дигән хәрәкәтле уен уйнадык. Балалар алган мәгълүмәттән һәм миләш агачын күзәтүдән канәгать калдылар.
Есть дерево, которое является "Столовой" для птиц зимой. Это-рябина. Сегодня воспитанники первой младшей группы наблюдали за этим деревом. Они рассмотрели её ствол, ветки, плоды. Также узнали, что рябина имеет полезные лекарственные свойства, кислые красные плоды округлой формы. Зимой птицам трудно достать пищу, и здесь пригодятся ягодки. Поэтому рябину называют птичьей столовой. Дети договорились беречь и ухаживать за нашими рябинами. А в конце мы с детьми поиграли подвижную игру"Рябина и птицы". Малыши остались довольны полученной информацией и наблюдением за рябиной.
-
Балалар кыш килүгә шатлана/Дети радуются приходу зимы 03.02.2022
Кыш көне балалар саф һавада уеннарны бик яраталар. Аеруча чаңгыда шууны сагынып көтеп алалар. Нинди генә һава торышы булмасын, урамда алар табигатьне күзәтә, хәрәкәтле уеннар уйнап, чаңгыда шуып чыныга. Зурлар Б төркеме балалары белән саф һавада төрле уеннар уйныйбыз, чаңгыда йорибез. Саф һава балаларның кәефләрен күтәрә, иммунитетларын ныгыта, физик көчне үстерә.
Куана бала – чага
Кыш килүгә шатлана.
Чана – чаңгылар алып
Алар баралар тауга.
Зимой дети очень любят игры на свежем воздухе. Особенно с нетерпением ждут катания на лыжах. В любую погоду на улице они наблюдают за природой, играют в подвижные игры, катаются на лыжах. Мы с детьми старшей группы играем в различные игры на свежем воздухе, катаемся на лыжах. Свежий воздух поднимает настроение, укрепляет иммунитет, развивает физическую силу.
Всё! Зима взяла разбег,
В поле выпал первый снег.
Дети лыжи надевают,
Зиму с радостью встречают. -
"Без чаңгыда!"/ "Мы на лыжах!" 02.02.2022
Зурлар Б төркеме балалары белән саф һавада уеннар уйнадык, чаңгыда йөрдек. Саф һава балаларның кәефләрен күтәрә, иммунитетларын ныгыта.
-
"Хастаханә"сюжетлы-рольле уены\Сюжетно-ролевая игра"Больница" 24.01.2022
Сюжетлы-рольле уен-балаларның төп яраткан шөгыле булып тора. Сюжетлы-рольле уенда катнашып, балалар әйләнә- тирә дөнья белән танышалар, үзләренә алган роль аша тормыш тәҗрибәсе алалар, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашалар. Беренче кечкенәләр төркеме нәниләре уйнарга бик яраталар. Менә бүген алар "Хастаханә" дигән сюжетлы-рольле уенын уйнадылар. Балалар үзләренең яраткан курчакларын-кызларын табиб янына алып килделәр. Табиб барсында җентекләп карап чыкты һәм кирәкле дәвалауны билгеләде. Уен балаларга үз сәламәтлегеңә сакчыл карарга кирәклеген аңларга ярдәм итте.
Сюжетно-ролевая игра - основное и любимое занятие детей. Участвуя в сюжетно-ролевой игре, дети знакомятся с окружающим миром, через принятую на себя роль, приобретают жизненный опыт, учатся общению со сверстниками и взрослыми.Первая младшая группа очень любит играть. Вот сегодня они играли в сюжетно-ролевую игру "Больница" с игровой ситуацией "Заболела дочка". Дети привели своих любимых кукол-дочек на осмотр к врачу. Доктор любезно осмотрела всех и назначила нужное лечение. Игра помогла детям понять, что надо бережно относиться к своему здоровью.
-
Без китапханәчеләр/ Мы библиотекари 13.01.2022
Безнең бакча белән райн балалар китапханәсе белән тыгыз элемтәдә. Китапханәче хезмәткәрләре зурлар төркеме балаларына үзләренең мактаулы эшләре белән таныштырдылар.Китапханә уены 3 бүлектән торды: абонемент, уку залы һәм күргәзмә өлеше. "Абонементта" балалар китапны "өйгә" алып карадылар, "уку залында" журналлар белән таныштылар, ә күргәзмә өлешендә шагыйрь Р.Корбан иҗатына багышланган китаплар куелган иде.Әлеге уен аша балалар үзләрен китпханәче һөнәрендә сынап карадылар һәм аны зур кызыксыну белән башкардылар.
-
Каз өмәсе/ Национальный татарский праздник "Ощипывание гусей 26.11.2021
2021 ел "Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы" буларак Ромашка балалар бакчасында төрле халык милли йолалары белән таныштыру план нигезендә бара. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Лотфуллина Л.Г., Ибраһимова А.Р., музыка житәкчесе Бакирова Л.Р. "Каз өмәсе" бәйрәме үткәрделәр.Балалар татар халкының көнкуреше белән таныштылар, жыр-биюләр, уеннар башкардылар.Мондый йолалар балаларда телебезгә, халкыбызның үткәненә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияли.Приобщение учащихся к национальной культуре и истории татарского народа;
-формирование бережного отношения к традициям народа;
- осознание татарского фольклора как непременной составляющей духовности поколений.
- знакомство с национальной песней, национальными обрядами;
- возрождение традиций, обычаев, обрядов своего народа;
-расширениекругозора учащихся.
-
Беренче кар/ Первый снег 15.11.2021
Иң кызыклы һәм кызыклы эшләрнең берсе - балалар бакчасында һәрвакыт экспериментлау булды.Әле кыш җитмәгән, без беренче кечкенәләр төркеме балалары белән тәҗрибә үткәреп өлгердек. Балаларның кар һәм аларның үзлекләре турында күзаллауларын киңәйттек. Экспериментлау барышында балалар үзләренең кызыксынуларына канәгатьләндерү мөмкинлеге һәм барлык сорауларына җаваплар алдылар.
Одним из самых интересных и занимательных дел в детском саду всегда было экспериментирование. Ещё не зима, а мы с детьми первой младшей группы успели провести опыты со снегом. Расширили представление детей о снеге и его свойствах. В процессе экспериментирования дети получали возможность удовлетворить свою любознательность и получили ответы на волнующие их вопросы.
-
Жәлил укулары/ Джалиловские чтения 09.11.2021
Бакчабызда Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесе үткәрелде. Бу бәйге Муса Җәлилнең һәм фронтовик язучыларның иҗади мирасын Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илдә танытуны, сөйләм телен үстерү, матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәтүне максат итеп куя./ В нашем саду был проведен Международный литературный конкурс “Джалильские чтения”. Конкурс направлен на популяризацию творческого наследия Мусы Джалиля и писателей- фронтовиков в Татарстане, регионах России и за рубежом, развитие разговорной речи, пробуждение интереса к художственной литературе, воспитание чувства сущности и смысла поэтического слова.
-
Яшь төзүчеләр /Юные строители 29.10.2021
Балаларның төзелеш уеннары - ул иҗади эшчәнлек, ул балаларның инициативаны күрсәтү өчен киң мөмкинлекләр ача. Төзелеш уенында балаларның үзара мөнәсәбәтләре төрле: гомуми ният, рольләрне бүлү, бер - берсенә ярдәм итү, киңәшләр, сораулар. Тик кайчагында ызгышлар да була, үзара уенчыкларны бүлешми, башка кешеләрне үз ниятләре белән мавыктыра алмый. Балалар төзелеше үзе уен характерында, ул кешенең төзелеш эшчәнлеге белән практик танышу булып тора. Уен процессында балалар даими рәвештә детальләрнең төсенә, аларның зурлыгы, формалары һәм башкага игътибар бирә, бу исә аларга ниятләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Төзелеш уеннары балаларны, уртак мәнфәгатьләр нигезендә берләштерә. Бер корылманы бергә төзү өчен чираттагы катлаулы бирем, монда балалар һәм тәрбияченең уртак эшчәнлеге кирәк һәм бу бездә килеп чыга!
Строительные игры детей - это творческая деятельность, которая открывает широкое возможности детей для проявления инициативы. В строительной игре у детей разнообразные взаимоотношения: общий замысел, распределение ролей, помощь друг другу, советы, вопросы. Но иногда происходят и ссоры, не поделив между собой игрушки, не сумев увлечь других своим замыслом. Детское строительство само по себе носит игровой характер, оно является практическим ознакомлением со строительной деятельностью человека. В процессе игры дети постоянно прибегает к сравнению цвета деталей, их величины, формы и т.д., это дает им возможность полнее, увлекательнее реализовать свои замысел. Строительные игры объединяют детей на основе общих интересов и являются коллективными, Научить сообща строить одно сооружение поочередно - сложное задание, здесь нужно общая деятельность детей и воспитателя. И это у нас получается!